МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР
Тиздән 14 февраль, Гашыйклар көне. Бу матур бәйрәмдә якыннарыгызга, сөйгән ярларыгызга йөрәк түрендә булган мәхәббәт сүзләрен җиткерергә кирәк дип саныйбыз. Шуңа күрә сезгә нечкә күңелле шагыйрьләребезнең әлеге бөек хискә багышлап язылган шигырьләрен тупладык.
***
Мин сине ничек яраттым! —
Мәктәп юллары белә.
Синең эзне аера идем
мең эздән, карау белән.
Мин сине ничек яраттым!
Искә төшерәм дә, тынам.
Орыну түгел, күз атсам да
рәнҗетер идем сыман.
Мин сине ничек яраттым!
Киттең читкә. Көтмәдең...
Хәбәрең бар: «Нигә шулчак
үзеннеке итмәдең?!»
Каян белим мин ул чак
кавышу-кушылулар барын.
Сине яраттым. Яраттым.
Яраттым... менә шул бары.
РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИН
СИН КИРӘК
Хыяллар гел сиңа урала,
бердәнбер булуың хак, димәк.
Көннәрем үткәндә кабатлыйм:
ул кирәк, ул кирәк, ул кирәк!
Ялкыным чәчелә, сибелә,
нур итеп җыярга, кил, өйрәт.
Кышын да, көзен дә — һәрвакыт
җылы яз, җылы наз — син кирәк.
Бер-берен эзләгән кешеләр
очраша, табыша бик сирәк.
Кулыма бик кирәк кулларың,
иңемә иңнәрең бик кирәк.
Ерак юл, зур эшләр алдымда,
Көчләрем кимесә, бул терәк.
Дөньямны, җанымны аңларга
Син кирәк, син кирәк, син кирәк!
КАДЫЙР СИБГАТУЛЛИН
ЯШЕРЕН СӨЮ
Чишмә янын тал ярата,
Ә таллыкны – сандугач.
Чишмә юлын бик яратам,
Бик яратам, син узгач!
Челтер-челтер чишмә җырлый,
Чут-чут итеп сандугач.
Җырламыйча ничек түзсен,
Яннарымда син булгач?!
Чишмә үбә иреннәрең,
Ә мин – салкын чишмәне,
Көн дә шулай үбешәбез –
Һич серемне чишмәмен.
Күпме шулай үпкәнмендер,
Син дип, салкын чишмәне,
Томау төште борыныма,
Тавыш әллә нишләде.
Доктор әйтә: «Үбешүләр
Киткән, ахры, бик күпкә,
Мәхәббәтең ялкыныннан
Ялкынсынган, ди, үпкәң».
... Чишмә суы басмый икән
Яшерен сөю ялкынын...
Үзең, килеп, бер үпсәңче -
Терелер идем, алтыным,
Терелер идем, алтыным!
НАИЛ КАСЫЙМ
КҮЗЛӘРЕҢДӘ
Син әйтмәдең, ә мин сизми йөрдем,
Яшертенме,
йә син түземме? –
Тутырып карау белән,
күзләреңнең
Иң түрендә күрдем... үземне.
Күзләреңдә синең диңгез төсе,
Диңгез холкы –
ярсый, карая.
Ә кайчакта, ярларыннан ташып,
дулкын бәреп керә арага.
Башым куеп дулкын уңаена,
агыйммы соң, каршы йөзимме?
Ә каршыңа бассам,
күзләреңнең
Иң түрендә күрәм үземне.
САҖИДӘ СӨЛӘЙМАНОВА
СИН ҺАМАН СЕР
Гомер буе сине сөйдем…
Син һаман сер, син – тылсым.
Син бит миңа, миңа гына
Насыйп булгансың…
Булсын!
Димәк, Ходай үзе кушкан,
Үзе шулай теләгән:
Сине – миңа, мине – сиңа,
Сиңа гына тиңләгән!
Синнән дә матурларны мин
Тапмадым, табалмадым.
Дөресрәге, мин аларны
Эзләп тә карамадым.
Һәркемнең үз матуры бит,
Һәркемнең үз гүзәле.
Синең гүзәллегеңә дә
Йөрәк көчкә түзәле!
Кайчак сөю давыллары
Алсалар да бөтереп,
Дөньяның бар матурларын
Булмый сөеп бетереп.
Матурлар ул меңләгән дә,
Миндә мең йөрәк түгел.
Миңа, җаным, синнән башка
Беркем дә кирәк түгел!
Минем кебекләр, әлбәттә,
Һәркемгә дә эләкми…
Хәер, мин дә синнән башка
Беркемгә дә кирәкми.
РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН
СӨЙЛӘ!
Сөйлә!
Бик күптәннән тавышың ишетмәдем.
Шундый тансык миңа!
Колак салыйм шатлыкларың чишмәсенә,
нинди көчләр шулай күчкән сиңа?
Мин бәхетле, тыңлыйм озак… Сөйлә!
Сөйлә серләреңне,яшь җанында
нинди хыяллар бар, сөйлә!
Чәч тузгытып җилдә, очынып көлә-көлә,
яшьлегеңнең назлы көен көйлә!
Язгы яңгыр кебек җылы сүзең —
чыланырга ризамын мин.
Кояш тә әнә чыгып килә,
сөйлә!
Сөйлә миңа имин юллар юрап,
кайтыйм синең янга тиз үк урап,
телә: кайгы миннән йөрсен ерак,
җил чәчмәсен җырларымны урлап.
Ә син сөйлә,
арыганчы сөйлә…
Мин киткәч тә, бергә чакны сагынып сөйлә.
Мин кайткач та,
күпләр кебек:
«Соңлап кайттың», — димә.
Шатлыгыма тимә!
Онытсаң да мине,сөйлә!
Һичьюгында,шулчак
кемне
ничек сөюеңне сөйлә!
РӘДИФ ГАТАШ
***
Карап торасың син: «Кагылмаса
Ярар иде», – дигән шик белән.
Синең белән күрешүгә кадәр
Кулларымны юдым чык белән.
Тормышыңда кемгә очрарсыңдыр,
Син бит көйсез язмыш иркендә.
Кулдан төшеп китсәң, бәллүр сыман,
Җыеп ала алмас беркем дә.
Синең фәрештәгә тиңлегеңне
Белми дисең мәллә, бик беләм.
Сөенечтән битләремне юдым
Керфек очындагы чык белән.
ИЛДАР ЮЗЕЕВ
ДАРУ
Кыз авырды, тәне ут шикелле,
Сулыгып-сулыгып тибә йөрәге.
Гаҗиз калды доктор, авыру кызга
Бер дару да файда бирмәде.
Яткан чакта авыру түшәгендә,
Авыр төшләр белән саташып,
Ачылды да ишек, юл киеменнән
Кайтып керде кызның атасы.
Маңгаенда батыр яра эзе
Һәм билендә поход каешы.
Еллар буе кызны зарыктырды
Шул атаның йөрәк сагышы.
Таныш йөзне күреп кыз елмайды:
«Әти!» - диеп, аңа үрелде.
Шул төнне үк йөздән тире чыкты,
Кызу кайтты, тәне сүрелде.
Гаҗәпләнмә, доктор, күреп кызның
Дару эчми кинәт савыгуын.
Белмәдеңме җирдә «сөю» дигән
Иң куәтле дәва барлыгын!
МУСА ҖӘЛИЛ
ЯРЫЙ ӘЛЕ...
Ай болытка туңып ябышкан чак.
Аяусыз кыш безнең якларда.
Егылды кош
канатлы боз булып,
Очып барган төштән
Ак карга...
Зәмһәрирле кышта бичара кош
Ярый әле сиңа юлыкты -
Бияләең салып,
Бичараны
Учларыңа алып җылыттың.
Сулышларың белән терелттең син,
Уянды кош... какты канатын!
...һәм сискәнеп,
Тетрәп куйды йөрәк -
Нәкъ шул мәлдә сине яраттым.
Азмы кичтек гомер зәмһәрирен!
Без дә төштек туңып биектән -
Йөрәгемне,
Учларыңа алып,
Тик син булдың мине терелткән.
Авыр чакларымда
Юаттың син һәм
кышларда туңган кош сыман
Сулышыңнан канат какты йөрәк
Синең җылы, нәни учыңда.
һәм без ачтык табигатьнең серен -
Безнең җаннар җирдә бер икән!
Бу ярату гына түгел бугай...
Сөям,
димәк, мин кош терелтәм!
Сагынганда
шул кош белән бергә
Төшләремә килеп керәсең:
«Яшә!.. Яшә!..» - диеп,
Үрсәләнеп
Нәни кошка сулыш өрәсең.
Карашларың,
Сулышларың белән
Бар дөньямны минем җылыттың -
Бу ярсулы дөнья уртасында
Ярый әле сиңа юлыктым...
ЗӨЛФӘТ
ЮКСЫНУ
Күз карашым нинди уйчанланды,
Син беләсең микән юк, микән;
Син киләсе юлдан күзем алмый
Сине көтәм, иркәм, кич-иртән.
Яратам мин, әйтмим генә аны,
Син йөрәкне минем белмисең,
Кошлар кайта безгә, син һаман юк,
Син һаман юк, никтер килмисең.
Сагынуымны төннәр утырып язган
Хатлар гына басар дисеңме?
Юк, басалмый, сөйгән җырларыма
Сыйдыралмыйм хәзер хисемне.
Син укыган мәктәп буйларыннан
Моңсу гына карап үтәм мин,
Иптәшләрең белән шау-гөр килеп
Күренерсең дип өмет итәм мин.
Көзге яңгыр ява, таш урамда
Басып торам чатта шыкланып;
Берәр җирдән менә кинәт кенә
Син чыгарсың кебек шатланып.
Бәйрәм көннәрендә күзем алмыйм
Поход колоннасы өстеннән;
Күпме кеше агыла, ничек тә мин
Таныр идем, булсаң, төсеңнән.
Бакчабызда шомырт агачлары
Җәй буена сине көттеләр;
Син килмәдең, көзге җилләр инде
Яфракларын җиргә сиптеләр.
Бу вакытлы гына юксынуым,
Дусларымның исе китмәсен;
Тик ярата белгән кеше генә
Сагына шулай үзенең иптәшен.
СИБГАТ ХӘКИМ
Фото: Freepik.com
Теги: любовь стихи про любовь мәхәббәт шигырьләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев