Логотип Идель
Бу – тема!

ӘНГАМ МӨХЕТДИНОВ: «КӨРӘШКӘН ВАКЫТТА ТӨШЕРЕЛГӘН ВИДЕОЛАРНЫҢ ФАЙДАСЫ БИК ЗУР»

Көрәш – фигуралы шуу, акробатика кебек күз явын алырлык матур спорт төре ул, минемчә. Чиста җиңү булганда бигрәк тә. Дәү-дәү егетләрнең шулай очып келәмгә килеп төшкәннәрен тагын кайда күрә алыр идек әле. Безгә, тамашачыларга, матур, кызык инде ул. Ә менә көрәшчеләргә ничегрәк икән? Бу сорауга җавапны озак эзләмәдем, чөнки үзем белән бер түбә астында татарча көрәш буенча ике тапкыр Татарстан, бер тапкыр Россия чемпионы булган, күп ярышларда беренчелекне яулаган яшь, әмма тәҗрибәле көрәшче яши бит. Таныш булыгыз – минем энем Әнгам Мөхетдинов. Бүгенге әңгәмәне аның белән кордым.

– Көрәш өлкәсенә ничек килеп кердең? Әлеге спорт төренә каян мәхәббәт туды?

– Беренче класста мин көрәш турында ишеткәч, туры шунда барырга уйладым. Көрәш ничектер башка спорт төрләренә караганда миңа якынрак тоелды, беренче көннәрдән үк күңелемә үтеп керде. Беренче тренерым – Лотфуллин Таһир Әхмәт улы иде. Безнең авылда күп көчле көрәшчеләр чыгарган шәхес ул. Ни өчен нәкъ менә көрәш дигән сорауга да төгәл генә җавап бирә алмыйм мин. Шулай үзеннән үзе килеп чыкты: 7-8 яшемдә башланган тренировкалар, ярышлар тарихы әле дә дәвам итә. Башта район күләмендә үткәрелгән ярышлар булды, ә 2024 елда Галиев Рәис Фәнис улы белән беренче тапкыр Татарстан, Россия чемпионатларында җиңдек.

– Көрәш бик травмалы бит инде ул. Әти-әниең ничек ризалашты шушы спорт төрен сайлавың белән?

– Булды инде ул кул сынган, куп травма алган вакытлар да... Ләкин, уйлап карасаң, бер спорт төре дә куркынычсыз түгел бит. Һәрберсендә дә җәрәхәтләр алып була.  Берәр җир авырткан саен, әни: «Улым, җитәр инде, имгәтеп бетерәсең үзеңне», – дип гел әйтә. Ләкин алай гына туктыйсы килми. Әти-әнием көрәшне сайлавыма каршы түгел, Аллага Шөкер. Бүгенге көндә һәр ярышымда миңа көч өстәп, ярдәм итеп торалар. Травмаларның иң авыры – берәр ярыш алдыннан булганы. Күпме әзерләнәсең-әзерләнәсең дә, бер уңышсыз алым аркасында бара алмыйча каласың. Һәр спортчының да шулайдыр ул, миңа калса.

– Ярышка әзерлек процессы, тренировкалар ничек уза?

Мин быел Казанның «Зилант» командасы өчен көрәшә башладым. Тренерым – Төхвәтуллин Илмир Фәрид улы. Тренировкалар көн саен үтә безнең, һәм җиңел түгел дип әйтәсем килә. 3 көн үзебезнең уку йортында, 2 көн «Баһадир» спорт комплексында шөгыльләнәбез. Көн саен яңа алымнар өйрәнәбез, башкаларын кабатлыйбыз, яхшыртабыз, камилләштерәбез. Кайвакыт ярышлар алдыннан көнгә икешәр тренировка да була.

– «Вес куу» турында да сөйләп кит инде. Нәрсә ул? Ничек үтә әлеге авыр юл?

– «Вес куу» – чыннан да авыр әйбер, чөнки син берничә көн эчендә 4-5 кг авырлыкны киметергә тиеш буласың. Ул организмга да зыян китерә, психологик яктан да авыр, кайбер вакытларда бирешәсе килә башлый, ләкин менә шунда чыдамлыгыңны арттырырга, үз-үзең белән көрәшергә кирәк. «Вес куу» вакытында тренировкаларда күбрәк кардио күнегүләр эшлисең. Ашауга килгәндә, рационнан камыр ризыкларын һәм майлы әйберләрне алып атасың. «Вес куу» ярышка бер атна кала башлана, беренче көннәрдә ипи генә ашамыйсың. Ә 3 көн кала бөтенләй рационны үзгәртеп бетерәсең. Мәсәлән, мин иртән карабодай, төшке ашта ит белән карабодай һәм салат, ә кичен тагын берәр төрле салат ашый идем. Күбрәк чиста кара ит ашарга кирәк. Бер көн кала судан да баш тартырга кирәк булырга мөмкин әле. Авыр әлбәттә, әмма аннан соң үзеңнән кечерәк авырлыкта көрәшергә җиңелрәк.

Ә, гомумән, авырлыкны арттырмыйча тотып тору авырмы? Моңа нәрсәләр йогынты ясый?

 – Авыр, әлбәттә. Синең организмың көн саен үсә, күбрәк ашыйсы килә. Монда шул ашау йогынты ясыйдыр инде һәм сабырлык.

– Ярышка әзерләнгәндә физик яктан гына көчле булу мөһимме? Әллә психологик яктан да әзер булырга кирәкме?

– Әлбәттә физик яктан гына түгел, психологик яктан да әзер булырга кирәк. Ярыш алдыннан йокыңны туйдырып килергә, башыңнан бөтен кирәк булмаган уйларны чыгарырга кирәк, чөнки алар көрәшнең нәтиҗәсенә бик нык йогынты ясый. Иң мөһиме – синең көндәшең нинди генә көчле булмасын, келәмгә куркып чыгарга ярамый, курыксаң да, аны берничек тә күрсәтергә тырышма.

– Иң истә калган ярышың нинди иде?

– Барлык ярышлар да күңелгә кереп кала инде, ләкин иң истә калганы  2023 елда Актанышта Татарстанның беренче президенты кубогына узган ярыш булды. Анда мин 2 урын яуладым, минем беренче зур җиңүем иде ул. Шуннан сон тагын да зур үрләргә менү теләге уянды, икенче сулыш ачылган сыман булды.

Алга таба үсеш өчен җиңү күбрәк мотивация бирәме? Әллә җиңелүме? Җиңелгәч, син ниндидер нәтиҗәләр ясыйсынмы үзең өчен?

– Алга таба үсеш өчен мотивацияне нәкъ менә җиңелү бирә, минемчә. Җиңелгәннән соң, син үзеңнең бөтен алымнарыңны анализлыйсың, хаталарыңны карап чыгасың. Боларның барысы да киләчәктә шундый ук хәлдә калмас өчен эшләнә. Шуңа да көрәшкән вакытта төшерелгән видеоларның файдасы бик зур. Һәрбер ярыштан соң мин шуларны карап, анализларга яратам.

– Көрәшкәндә үзеңнең стилең, яраткан алымнарың бармы?

– Яраткан алымнарым бар дип әйтә алмыйм. Күбрәк ситуациянең нинди булуыннан чыгып эшлим. Шулай ук көндәшем кулланган алымнарны да күзәтәм.

– Калган көрәшчеләрдән сине аерып тора торган көчле ягың?

– Алай үземне аерып әйтә алмыйм, барыбыз да техник яктан да, физик яктан да көчле.

Көрәштән башка нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?

– Егетләр белән җыелып футбол, баскетбол уйныйбыз. Хәзер катокка да йөрибез кайвакыт. Шул күбрәк спорт өлкәсе кызыксындыра инде мине.

Көрәшкәндә сөйләшеп бил алышу бармы? Моңа ничек карыйсын?

– Сөйләшеп көрәшү бар инде ул, ләкин, минемчә, бу дөрес әйбер түгел. Кем көчле, шул җиңәргә тиеш. Әмма бергә шөгыльләнгән дус егетең белән финалда эләксәң, монда сөйләшүдән башка булмый инде. Дустың белән чын-чынлап көрәшеп ятып булмас бит, травмалар да булырга мөмкин әле. Шуңа бу очракта беренче урынны бүләсез инде, я син аласың, я бирәсең.

Татарстанның кайсы районнары көрәш буенча беренче урыннарда?

– Арча, Чаллы, Әлмәт һәм Казанның «Зилант» командасы.

– Сабантуйлар периоды көрәшчеләрнең иң яраткан чорыдыр, мина калса. Быел ничә сабантуйда катнаштын, уңышларың ничек булды?

– Төгәл санын белмим, быел аеруча күп катнаштым сабантуйларда. Көненә берничә авылга барган чаклар да булды. Күбесендә беренче урыннарда да калгаладым. Бүләкләре яхшы иде: мультиварка, микроволновка бирделәр. Арча сабантуенда 1 дә калган егетләр арасында үткәрелгән лотореяда велосипед та чыкты. Шуңа күрә быелгы җәйне уңышлы үтте дип әйтә алам.

– Көрәш сиңа гадәти тормышта булышамы? Киләчәктә дә карьераңны, эшеңне көрәш белән бәйләргә теләк бармы?

– Көрәш һәрвакыт кирәк инде ул, гадәти тормышта да еш булыша. Башкаларга караганда син көчлерәк, акыллырак икәне сизелә. Кар көрәү, нәрсәдер ташу кебек эшләр дә җиңел генә бирелә. Киләчәктә яхшы тренер булырга хыялланам. Башкаларга да үземнең тәҗрибәмне җиткерәсем килә.

Җавапларың өчен рәхмәт, энем. Без барыбыз да синең өчен һәрвакыт җан атып торабыз. Киләчәктә дә җиңүләрең, кубок-медальләрең артып торсын, уңышлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев