Логотип Идель
Бу – тема!

БАЛАЛАР IT-ПАРКЫ – ЯҢА МӨМКИНЛЕКЛӘР МӘЙДАНЧЫГЫ

Хәзерге вакытта технологияләр тормышыбызның барлык өлкәләренә дә үтеп керә. Программалаштыру, роботлар һәм 3D модельләр ясау белән башта олы абый-апалар гына шөгыльләнә кебек тоелса да, хәзер исә балалар да боларның барысын да эшли белә. Казанда хәтта балаларга моның өчен аерым мәйданчык та бар! Язмабызда Балалар IT-паркы белән якыннанрак танышырбыз. Киттек!

Динара Фердинанд кызы, Балалар IT-паркының җитәкчесе:

«Кайбер балалар 5-6 яшьтән үк инде үзләренең беренче роботларын ясый».

 «Балалар IT-паркы – ул сәнгать һәм IT өлкәсендә иң яңа технологияләр кулланып белем алуны берләштергән пространство. Монда балалар өчен 40тан артык юнәлеш бар һәм алар 3 тармакка бүленә: инженерлык, сәнгать һәм программалаштыру. Әлеге IT-парк боларның барысын да кечкенә яшьтән үк өйрәнергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, кайбер балалар 5-6 яшьтән үк инде үзләренең беренче роботларын ясый ала.

Шулай ук 12-13 яшьтән генә дә шөгыльләнеп була ала торган дәресләр бар. Моңа квадрокоптерлар белән идарә итү (пилотирование) яисә 3D модельләрне өйрәнү кебек дәресләр керә. Төрле яшьтәге балалар нәрсә эшли алуыннан чыгып, төрле юнәлешләрне сайлый».

Балалар IT-паркы – ул өстәмә белем бирү мәйданчыгы, шуңа күрә дәресләр кичке 5тә башлана һәм 9да бетә. Дәресләрнең күбесе гадәти мәктәптә кебек 45 минут бара. Әмма кайберләре, мәсәлән, программалаштыру телен өйрәнү дәресе сәгать ярымга сузыла, чөнки балаларның билгеле бер максатка ирешүе мөһим. Мондый дәрестә, әлбәттә, тәнәфес каралган.

Кызыклы фактлар:

1. Группаларда укучылар саны 10нан да артмый. Һәр балага да укытучының игътибары җитә.

2. Монда өй эшләре бирелми, укытучылар өчен балаларның булдыра алганча күбрәк белем алып китеп, аны икенче дәресләрдә куллана алулары мөһимрәк. Бала һәрвакыт белә – ул IT юнәлешендә яңа мәгълүмат алып китәчәк.

3. Балаларны олыларга әйтмичә IT-парк территориясеннән чыгармыйлар, шулай ук чит-ят кешеләрне дә монда кертмиләр. Хәтта әти-әниләр дә бинага администрация аша гына керә ала.

4. Дәресләрдә башта уен форматында теорияне өйрәтәләр, аннары инде бу белемнәрне балалар практикада куллана.

Айнур, 3D-модельләштерү буенча укытучы:

– Балалар өчен мондый дәресләр авыр бирелмиме?

– Материалны кабул итүнең катлаулылыгы баланың баштан ук нинди күнекмәләр белән килүенә бәйле. Әлбәттә, башта 3D пространствода ориентлашу һәм объектлар белән бәйләнешне аңлау катлаулы булып тоелырга мөмкин. Әмма мин укытучы буларак, хәтта авыр программа интерфейсын да булдыра алганча аңлаешлы формада җиткерергә тырышам.

Балаларга дәресләрнең иҗади өлеше һәрвакыт җиңел бирелә. Без җитәрлек инструментарийны өйрәнгәч, балалар үз идеяләрен һәм уйларын минем җитәкчелектә тормышка ашыра башлыйлар. Аларның үз теләкләре белән барлыкка килгән проектларда чын күңелдән катнашуы аркасында, очраган кыенлыклар да нәтиҗәдә җиңел генә чишелә.

– Киләчәктә 3D-модельләштерүнең кайсы өлкәдә кирәге чыгачак һәм балалар нинди һөнәр иясе була ала?

– Алар сызымнар буенча, 3D принтерда модельләштерелгән төрле детальләр ясый алачаклар, һәм, тулаем алганда, геометрик фикерләү күнекмәләре техник эшчәнлектә ярдәм итәчәк. Әгәр баланы сәнгать юнәлеше күбрәк кызыксындыра икән, без төрле персонажлар, анимацияләр ясыйбыз, иҗади фикерләүне үстерәбез. Моны киләчәктә дизайн, мультипликация яки уеннар эшләүдә һәм компьютер графикасында кулланырга мөмкин.

– Әгәр укучы дәрескә килә алмаса, сез нишлисез: үзегез аңлатасызмы, яисә укучы мөстәкыйль рәвештә теманы үзләштерә аламы?

– Гадәттә, укучыга материалны мөстәкыйль өйрәнү өчен җибәрәм, әмма соңрак, дәрес башланыр алдыннан, укучы белән бу теманы кабатлап чыгам. Әгәр аңламаган моментлар калган икән, аерым аңлатам – минем өчен бу мөһим.  

Самат Назмиев, 11 яшь, балалар IT-паркына махсус курсларга йөри:

– Син монда нинди курсларда белем аласың?

– Әлегә робототехника түгәрәгенә йөрим. Киләчәктә 3D-модельләштерү буенча курсларга да языласым килә.

– Мәктәптән соң килеп уку авыр түгелме?

– Юк, минем уку 2дә бетә, ә мондагысы 5тә башлана. Ул вакыт эчендә мин өй эшләрен эшләргә җитешәм. Гомумән, миңа монда уку бик ошый, шуңа авыр да түгелдер инде.

Монда балалар үзләренә ошаган юнәлешне сайлый, цифрлы медиада үз күнекмәләрен үстерә һәм IT-паркның аккаунтын алга этәрә ала.

Түбәндәге юнәлешләр бар:

– Эшмәкәрлек

– Робототехника

– Цифрлы медиа

– VR/AR

– Программалаштыру

– Мультипликация

– Биотех

– Техник инглиз теленә өйрәтү

Моңа өстәмә итеп, алар яңа дуслар, кызыксынулар һәм мавыгулар таба, командада эшләргә өйрәнә, үзләренең беренче проектларын булдыра. Кыскасы, балалар IT-паркы – искиткеч мөмкинлекләр мәйданчыгы!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев