УКЫТУЧЫ ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР
Укытучы
Уч төбенә куеп Җирне гүя,
Бүгенгесен аның, үткәнен
Күрсәтте ул безгә... урап кайттык
Күрелмәгән илләр үтәли.
Аяз дөнья, кешелек бәхете өчен
Көрәшергә безне өндәде:
– Яратыгыз Җирне! – диде һаман,
Ләкин:
– Мине яратыгыз! – димәде.
Аңа бүген еллар аша карыйм:
Көлеп басып тора күңелдә...
Ах, хәйләкәр абый!
Җирне, кешеләрне яраттырып,
Яраттырган икән үзен дә!
Рәдиф Гаташ
Бәйрәм көнне
Майда кайный чәкчәге,
карлы көздә чәчәге...
Гел янында, күз алдында
сабый чагың, яшь чагын:
Киләләр теркен-теркен дә
китәләр төркем-төркем.
Дөньянда алар, әйтерсең –
елгада дулкын-дулкын.
Агыла, күздән югала...
Берәмләп хатлар кайта.
Юлларын сызып, сызылып,
мангайда сырлар арта.
Кечелек, олылык тулы
жанында әллә тып-тын?
Дәрьялар төбенә тиңлә,
аһ, укытучы холкын,
йә чәчәк тамырларына...
Корт күче кебек мәктәп!
Яшь балның әчесе белән
табында кайнар чәкчәк.
Саҗидә Сөләйманова
Укытучым
Һәр карашың – белем нуры синең,
Һәр сүзеңдә синең изгелек.
Әнидер син, бәлки,
Без дә синең
Бәгыреңнән төштек өзелеп.
Тактадагы акбур белән язган
Һәрбер җөмлә безнең күңелдә.
Мең галимнән якты йолдыз булып,
Балкыйсың син белем күгендә.
Галимнәр дә галим була алмый,
Шагыйрьләр дә шагыйрь түгел лә!
Син утырткан гүзәл гөлчәчәкләр
Шытып чыкмый калса күңелдә.
Әнидер син, бәлки,
Без дә синең
Бәгыреңнән төштек өзелеп.
Укытучы булу
Фәрештәләр
Язып бетерә алмас изгелек!
Рифат Сәлах
Алар һаман төшкә керә
Авыл укытучылары
Безнекеләр –
Элеккеләр...
Алар хакында сөйләсәң,
Бүген инде кеше көләр:
Һәм әйтерләр: «Әкияттән
чынбарлыкны
Югалткансың, юләр!»
Авыл укытучылары...
Алар үткер,
Сабыр,
Салмак
Мөмкин түгел
Якын бармак.
Үреләм, дип, уйлаганчы,
Пешә кесәдәге бармак.
Бер могҗиза, мөмкин түгел
Сөйләгәнен алмый калмак
Син бер балык,
Ул тылсымлы кармак.
Авыл укытучылары...
... Әнә чаттан килеп чыга,
Башын сала кибет яны...
Дәнья үзе тәүфыйклана
Күреп аны.
Болгар чорларыннан алып,
Казан ханлыгы чорында
Тоткандыр ул бу дөньяны
Без югалткан шул дөньяны.
Безгә якты төшергәне
Айның теге ягы.
Авыл укытучылары...
Ышаныч бар – керәсең дә,
Барысын сөйләп
Син беләсен
Һәм ул белә
бирәсең дә,
Әнә шунда төшә келә –
Шунда да ул мөгаллимә.
Китә алмый идек ары,
Көтеп тора иде безне
Сугылмаган ындырлары –
Гомерең буе сукканда да
Кыскан иде зынҗырлары.
Алып чыкты шул
афәттән
Авыл укытучылары.
... Балачакта нинди акыл
Төрле җиргә сузыла кул,
Күз карашы үзе җәза,
Шуңа күрә мөгаллим ул,
Ул булганда дөнья матур.
... Өшетсә дә яңгыр, кары –
Саклап алып бара иде
Авыл укытучылары.
Ана бөтен кызлар гашыйк;
Без – гашыйк
мөгаллимәгә.
Чалбарның ямавын
тотып
Сөйләшү юккамы әллә?!
Көндәлекнең бер бәрәңге,
Бер йомырка торган чагы,
Шунда саклап калды илне
Авыл укытучылары.
... Сталин күк юлбашчы да
Түгел иде алар юкса,
Аңлар идең әллә кайдан
Смольныйдан килеп чыкса;
Юк бит,
Юк бит, әнә теге
Күрше авыл кызы гына...
Өйгә кайткач, нәкъ
шул хакта
Кайчагында тел сузыла.
Әйтеп бетерә алмыйсың,
Әти кулы... кашык –
башка!
(Бүгенгеләргә аңлат син
Шуннан башка!)
Авыл укытучылары!
Алар һаман төшкә керә;
Бу кабахәт авыр заман –
Алар булып дәрес бирә.
... Ә мин тыңлыйм
тыныч кына –
Алар һаман чыныктыра:
Алар әүвәлге эшендә,
Алар дәрес бирә.
Мөдәррис Әгъләмов
Сорау
Әтисе бик күпне белә.
Сорый улы аңардан:
– Укытучыбызның чәче
Ник шулкадәр агарган?
– Беләм, укытучыгызны
Һәммәгез яратасыз.
Ә шулай да ул чәчләрне
Күбрәк сез агартасыз!
Роберт Миңнуллин
***
Ачуланма мине, Укытучым!
Мин соң чикне үтәм бугай.
Өйрәтәсең мине абынмаска.
А күгемдә - җырчы тургай...
Күңелемдә язлар шаулый.
Кояш көлә.
Тамчы-күзләр чакыра үзенә.
Китәм инде таныш түгел юлга.
Китәм... сөю көзенә.
Ачуланма мине, Укытучым.
Аңлат миңа
Көзләр - сагыш, моңсу икәнне...
... Төшләремдә генә һаман күрәм
Кардай ап-ак күлмәк кигәнне...
Халисә Ширмән
Укытучы яшьлеге
Яшь-жилбәзәк чаклар узды, дидем,
журнал тотып кергәч класска.
Ничә язмыш хәзер синен кулда! –
Сыйдыр, күнел, барысын колачака.
Тәрәзәләр чиертеп, яшь егетләр,
чакырмагыз кичке уенга, –
ак кәгазьдә тәүге хаталарны
төзәтмичә калу тыела.
Хәрефләре, кыр кәҗәсе кебек,
сикереп чыга дәфтәр юлыннан...
Жаен табып, юлга кертәсе бар
Һәр баланы, тотып кулыннан.
Йә жыр булам, көйгә кертер өчен
очар коштай нәни күңелне....
Сизелми дә шулай узды яшьлек,
мәктәп шау-шуына күмелеп.
Чынлап баксан, яшь-жилбәзәк чаклар
бераз сонрак узган икән лә, –
күкрәп торган чәчкә яшьлегенне
үзен бүләк иткәч бүтәнгә.
Инде кем дә сина тәрәз чиертми,
дәшүче юк кичке уенга.
Аерылгысыз икәү. Башкаларга
урын да юк инде уенда.
Яшь дусларның күзенә тәүге тапкыр
никтер карый алмыйм тутырып,
әйтерсең лә изге бу дуслыкка
бер хыянәт эшләп тотылдым.
Җыелышлар, бәйрәм кичәләре
ныгыттылар тагын дуслыкны.
Иртә-кичләр бергә. Хәләлемә
вакытымның калдык-постыгы.
Ә яшь чаклар барыбер соңрак узган:
Синен кулда нәни, нарасый.
Ана түгелә йөзкәеннен нуры,
ике күзкәеңнен карасы.
Кеше үсә! Күңелең энҗеләре
анын күңеленә коела.
Кеше үстергәндә яшьлегеңнән
аерылмыйсың гомер буена.
Мәктәбенә бер көн бармый торсан,
Үзе йөгереп килә каршына.
Үз баландай газиз болары да –
жаннан аерып булмый кайсын да.
Куп сынаулар бергә кичәсе бар,
канатланып кошлар очканчы.
Тормыш юлындагы хаталарны
сызып кына төзәтеп булсачы!
Алар инде очар кинлек сайлый
син башлаткан дәфтәр юлыннан.
... Яшьлегемне гармунына салып,
әнә, улым
чыгып китте кичке уенга.
Әле бүген генә!
Үзе яна,
узе таныш көйләр ишетәм.
Узмаган ул яшьлек. Эше күпкә
сиздерергә генә кичеккән.
Шул яшьлекнең кочагына атылып,
көн дә керәм шаулы класска.
Ялгышлары, шатлыклары белән
сыйдыр, күнел, барысын колачка.
Саҗидә Сөләйманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев