БУ – СЕР!
-
НӘРСӘ УЛ «УҢЫШЛЫ УҢЫШ»?
«Сыйныфташларым киләчәктә нәрсә белән шөгыльләнәчәкләрен инде белә, ә мин кая укырга керәчәгемне дә белмим. Дус-ишләрем түгәрәкләргә йөри, үзләрен төрле өлкәләрдә сыный, аларның барысы да инде үз юлын тапкан. Минем исә бернәрсә белән дә шөгыльләнәсем килми, үз-үземне беркайчан да таба алмам кебек. Миңа нишләргә?» -
«ӘТИ-ӘНИЕМ БЕЛӘН МӘКТӘПТӘГЕ БИЛГЕЛӘР АРКАСЫНДА ГЕЛ ТАЛАШАМ...»
«Әти-әнием белән мәктәптәге билгеләр аркасында гел талашам. Аларга һәрвакыт “5”ле генә кирәк, ә миңа “4”ле дә әйбәт шикелле, баш бәрә-бәрә укыйсым килми. Быел чыгарылыш елы. Әти-әнинең укуга мөнәсәбәте шундый булгач, имтиханнардан тагын да катырак куркам...» -
«ЮКТАН ГЫНА ДА ЕЛЫЙСЫМ КИЛӘ БАШЛЫЙ...»
«Мин бик нечкә күңелле – юктан гына да елыйсы килә башлый. Башкалар гел “алай йөрәгеңә якын алма инде” диләр, ә мин булдыра алмыйм. Әздән генә дә елап җибәрергә торам. Моны берәр ничек үзгәртә аламмы мин?» -
«ДУС КЫЗЫМ БИК ҮПКӘЧЕЛ. ЯЛГЫШ СҮЗ ӘЙТСӘМ, АВЫЗЫН ТУРСАЙТЫП КИТЕП БАРА...»
«Дус кызым бик үпкәчел. Ялгыш сүз әйтсәм дә, авызын турсайтып китеп бара, мине гел гаепле итеп калдыра. Инде һәр адымымны уйлап, әйтәсе сүземне үлчәп әйтәм, кыл өстендә йөргән сыман хис итәм үземне. Әле өстәвенә үпкәләп «намек»лар белән сторислар куярга ярата, анысы бигрәк тә ачуымны чыгара». -
«ЕГЕТЕМ ҮБЕШЕРГӘ ҮРЕЛӘ, МИН ҺАМАН БЕРӘР СӘБӘП ТАБЫП АНЫ ТУКТАТАМ...»
«Бер егет белән очрашып йөри башладык, озакламый 1 ай була. Бик яратам һәм ышанам да сыман, тик үбешергә оялам, чөнки бер тапкыр да үбешкәнем юк. Аның инде тәҗрибәсе бар, миннән көләр шикелле. Ул үбешергә үрелә, мин оялам, һаман берәр сәбәп табып аны туктатам, әмма гел болай дәвам итә алмавын аңлыйм. Аралар суыныр дип куркам». -
«ӘНИНЕҢ ТЕШЛӘРЕМНЕҢ КЫЛЫЙ ИКӘНЕН ГЕЛ ИСЕМӘ ТӨШЕРЕП ТОРУЫ АЧУЫМНЫ ЧЫГАРА...»
«Әнием гел брекет куйдырыйк дип үгетли. Минем үземә тешләрем ошый, берни дә үзгәртәсем килми. Аның шулай гел тешләремнең кылый икәнен исемә төшереп торуы ачуымны чыгара…» -
«СЫЙНЫФТАШЫМ БЕЛӘН БЕР ЕЛ ОЧРАШЫП ЙӨРДЕК. УЛ МИНЕ ТАШЛАДЫ»
«Сыйныфташым белән бер ел очрашып йөрдек, барысы да яхшы кебек иде. Дәресләрдә гел бергә утырдык, бию өйрәнгәндә дә безне парлап куялар иде. Сәбәбен әйтәсе килми, тик ул мине ташлады. Миңа хәзер бик авыр, чөнки бер сыйныфта укыйбыз, көн саен күрешәбез һәм теләсәк-теләмәсәк тә аралашырга мәҗбүрбез.» -
«СЕҢЛЕМ ЮНЬЛӘП АРАЛАШМЫЙ БАШЛАДЫ. МИҢА МОҢСУ...»
«Сеңлемә 14 яшь, аның белән без кечкенәдән үк бик дус булдык, якын аралаша идек. Соңгы арада ул әти-әни белән дә, минем белән дә юньләп сөйләшми, тиз кызып китә башлады, хәтта 1-2 көн бөтенләй сөйләшмәскә мөмкин. Ул аның шундый үсеш чорыдыр инде, бәлки, тик миңа моңсу, аның белән элеккечә якын буласы килә». -
«БУ БӘЙЛЕЛЕКТӘН БАШ ТАРТА АЛМЫЙМ...»
«Ярты ел чамасы вейп тартам. Сәламәтлеккә начар тәэсир итә икәнен беләм, акча ягыннан да «кесәгә бәрә». Әти-әнидән акча соравы кыен, тик бу бәйлелектән баш тарта алмыйм...» -
«ӘТИНЕҢ БЕРТУГАН АПАСЫ МИНЕ ЯРАТЫП БЕТЕРМИ СЫМАН»
«Әтинең бертуган апасы мине яратып бетерми сыман. Гел өйрәтә, «өчле-тугызлы» киңәшләрен бирә, тәнкыйтьли, һәрвакыт үз балаларын мактый… Икетуганнарым белән дусмын, бу хәлгә хәтта исем дә китмәс иде, тик әниләре шундый булганлыктан, аларга кунакка барасы да, аралашасы да килми». -
«ЯКЫН ДУСТЫМ ЕГЕТЕН ГЕЛ АЛДЫЙ. МИН БАРЫСЫН ДА КҮРЕП, БЕЛЕП ТОРГАЧ, КЫЕН...»
«Якын дустым егетен гел алдый. Кич чыгып китсә, өйдә дип әйтә, күрешергә вакытым юк, дип башка кешеләр белән шыпырт кына очраша. Мин барысын да күреп, белеп торгач, кыен. Егетне жәллим, тик дуслыкны бозасым килми». -
«ИКЕБЕЗ ИКЕ ШӘҺӘРДӘ ТОРЫП, БЕР-БЕРЕБЕЗГӘ СУЫНЫРБЫЗ ДИП КУРКАМ»
«Сыйныфташым белән бер ел очрашып йөрибез. Чыгарылыш якынлаша. Мин Казанда калачакмын, ә ул икенче шәһәргә китәргә җыена. Икебез ике шәһәрдә торып, бер-беребезгә суынырбыз дип куркам» -
«ЯКЫН ДУСТЫМ БӨТЕН ҖИРГӘ СОҢГА КАЛА. МИНЕМ АЧУЫМ ЧЫГА, Ә АҢА – БАРЫБЕР...»
«Якын дустым гел бөтен җиргә соңга кала. Минем бик ачуым чыга, ә аңа – барыбер. Әлеге темага күпме сөйләштек, әмма берни дә үзгәрмәде. Ул миңа бик якын, тик хәзер аның белән күрешәсе дә килми инде». -
«ЮК-БАР НӘРСӘ АЛМЫЙМ ДА СЫМАН, ТИК ДӨРЕС ИТЕП АКЧА ТОТА БЕЛМИМ...»
«Әти-әнием бер атнага биргән акчаны бер көндә үк тотып бетерәм. Тагын сорасам, бирмиләр. Юк-бар нәрсә алмыйм да сыман, тик дөрес итеп акча тота белмим...» -
«СЫЙНЫФТАШЛАРЫМ, РӨХСӘТЕМНӘН БАШКА, ШИГЫРЬЛӘРЕМНЕ АЛЫП УКЫГАННАР...»
«Мин егет кеше, шигырләр язам, тик аларны берәүгә дә күрсәткәнем юк. Классташларым, рөхсәтемнән башка, дәфтәрләрне актарганнар һәм шигырьләрне алып укыганнар. Хәзер көлеп, төрттереп сөйләшәләр минем белән. Мәктәпкә барасым да килми».