ИМТИХАННАР ТАПШЫРУДАН КУРКАМ
Аноним, 17 яшь
«Мин югары сыйныф укучысы. Быел имтиханнар тапшыра торган елым. «Бирә алмасам, нишләрмен?» дип көн саен кайгырам. Киләчәгем өчен дә бик борчылам. Миңа нишләргә?»
Мин 11 нче сыйныфта имтиханнарга бик җитди карадым, шуңа күрә бу халәт һәм мондый хисләр миңа бик таныш. Уку өчен артык борчылмый торган кеше булсам да, елаган чаклар шактый булды. Һәм үз-үземне шул чакта «Алсу, имтиханнар белән генә синең дөньяң бетми. Елап утырудан мәгънә юк», дип тынычландыра идем. Һәм, беләсезме, бу миңа ярдәм итте. Синең начарны уйларга вакытың да, хәлең дә калмый. Минем тарих белән танышып уздык, хәзер инде белгеч фикеренә күчик.
Хәбил Сәхәбиев, педагог-психолог:
«Тормыштагы беренче зур сынау өчен кайгыру – табигый хәл»
– Югары сыйныф укучысының тормышындагы беренче зур сынау өчен кайгыруы – табигый хәл. Димәк, ул сынауларның мөһимлеген аңлый. Ләкин ул әзерлеккә тотасы көчләрен кайгыруга юнәлтергә тиеш түгел.
«Тәндә киеренкелек беткәннән соң, безнең кирәкмәгән уйлар да кими»
Әгәр борчулы, шомлы уйлар була икән, тыныч бүлмәгә кереп, үзеңнең тәнеңдәге үзгәрешләргә, гомумән, халәтеңә игътибар итәргә кирәк. Әйтик, имтиханнар турында уйлаганда, күкрәк турысында уңайсыз хис барлыкка килә. Һәм мин барлык игътибарымны шуңа юнәлтәм. Кирәкле дәрәҗәдә озак итеп «эчтән» карап торсак, без бу хиснең тән буенча таралганын сизә алабыз. Берничә тапкыр бу күнегүне эшләгәч, без, гомумән, аның юкка чыгуын күзәтәбез. Тәндә киеренкелек беткәннән соң, безнең кирәкмәгән уйлар да кими. Шуннан соң без барлык игътибарыбызны әзерлеккә юнәлтә алабыз.
«Имтиханнарга куркып түгел, ә кызыксынып тотынырга кирәк»
Имтиханга әзерләнгән вакытта, рухи халәтеңә игътибар итмичә, борчылуларны басып килсәң, бу начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Аларны киметү зарур. Ял итү турында да онытмаска кирәк. Имтиханнарга куркып түгел, ә кызыксынып тотынырга кирәк. Иҗатка караган кебек карасаң, әлбәттә, нәтиҗәләр дә югарырак булачак. Киләчәк турында уйлаганда да хисләргә ирек бирергә кирәк. Бу очракта яшәве дә күпкә җиңелрәк була!
Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июня 2025 - 16:54
«КАРАКҮЗ» 2025: ЭТНО-МОДЕРН ФЕСТИВАЛЕ ПРОГРАММАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
8 июня 2025 - 15:15
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ЭКСТРЕМИЗМ ҺӘМ ТЕРРОРЧЫЛЫКНЫ ПРОФИЛАКТИКАЛАУ БУЕНЧА ИНТЕРАКТИВ ҮТКӘРЕЛДЕ
-
5 июня 2025 - 12:04
«ШӘЛПЕРӘЙМӘС ЕГЕТЛӘР» ҺӘМ «САБАЛЕТА» КОМАНДАЛАРЫ «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ҖИҢДЕ
-
4 июня 2025 - 12:40
«КОРБАН-ФЕСТ» БӘЙРӘМЕНДӘ БЫЕЛ НИЛӘР БУЛА?
Нет комментариев