ТАТАР ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШЕРГӘ ОЯЛАМ
Аноним:
«Мин татарча сөйләшергә яки комментарий язарга, гомумән, язышырга оялам. Һәм иң авыры – кешегә җавап бирү, чөнки бер кеше икенчесен гел аңлый алмый. Татарча яхшы белгән кешеләр бик тиз сөйләшә. Аңламаган әйберләрне туктатып сорау, минем өчен – кринж».
Чит телләр белән кызыксынучыларның мондый проблема белән күзгә-күз очрашуы – гадәти хәл. Әлеге язмада без бу сорауга төрле яктан карарбыз. Психолог фикере белән генә түгел, ә татар телен өйрәнүче егетнең дә киңәшен белербез.
Дмитрий Останин, студент:
– Татар телен өйрәнүгә кызыксыну беренче курста уянды. Тулай торакта яши башлагач, дуслар таптым. Аларның берсе миңа татар теле курслары турында сөйләде. Актив һәм аралашырга яратучы кеше буларак, шунда ук килергә булдым. Тел барьерын бетерү өчен, хаталар җибәрүдән курыкмыйча, күп сөйләшә башладым. Шул ук вакытта телнең грамматикасын яхшылап өйрәндем. Татарлар белән сөйләшү рәхәт, бигрәк тә алар минем белән сөйләшергә курыкмаса. Читенсенү бөтенләй юк, киресенчә, тел белүчеләр минем белән русча сөйләшә башласа, мин татарча җавап бирәм. Мин өч тел беләм, хаталардан курыкмыйм, чөнки хата булса, тәҗрибә күбрәк туплана.
Минемчә, иң мөһиме – дөрес итеп башларга. Бер видеода ишеткән киңәшне әйтәсем килә: синең илһам һәм теләгең шул кадәр зур булырга, син бу телне өйрәнмичә яши алмаска тиешсең. Һәм, әлбәттә, әлеге телдә фильмнар, видеолар карарга, музыка тыңларга киңәш итәр идем.
Хәбил Сәхәбиев, педагог-психолог:
– Беренче чиратта эмоцияләргә игътибар итү мөһим. Кешегә оят хисе кичерергә туры килә икән, аңа аны кабул итәргә кирәк. Ояласы килә икән, оялырга кирәк! Көләсе килә икән – көлергә.
Оялу ике яклы ситуация барлыкка килүдән туа. Беренчесе, без җәмгыятьтә үзебезне күрсәтергә тиеш, ә икенче яктан, шул күрсәтергә тиеш образга туры килмибез. Ике нәрсә бер-берсенә туры килмәү оялырга мәҗбүр итә. Телне яхшы белмәсәң дә, сөйләшергә кирәк. Һәм сорауны бирүче бу чикләүләр аның башында гына икәнен аңларга тиеш. Ничек бар, шулай сөйләшү, киресенчә, бик яхшы, чөнки син куркып тормыйсың, үз-үзеңне җиңәсең. Тырышканны күргән кешеләр мактыйлар да әле! Башкалар ярдәме белән синең татар телең яхшырырга мөмкин бит!
Фото: Freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 января 2025 - 10:14
КӨРӘШ БУЕНЧА ТР БЕРЕНЧЕЛЕГЕНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
15 января 2025 - 11:12
ИЛЬЯ АВЕРБУХ КАТНАШЫНДА WINTER FEST ФЕСТИВАЛЕ «КАРА КҮЛ» ПАРКЫНДА УЗАЧАК
-
14 января 2025 - 16:33
ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ 5НЧЕ ЭТАБЫ КАЗАНДА УЗАЧАК
-
9 января 2025 - 14:57
ГЫЙНВАР АЕНДА КАЗАНДА TEN SPIRIT БРЕЙКИНГЫ БУЕНЧА БАЛАЛАР-ЯШҮСМЕРЛӘР ТУРНИРЫ УЗАЧАК
Нет комментариев