«ӘТИ-ӘНИЕМ КЫЗЫКСЫНУЫМНЫ ХУПЛАМЫЙ»
Аноним, 14 яшь:
«Мин рәсем ясарга яратам. Буш вакытымны әлеге шөгыльгә багышлыйм. Киләчәктә кием дизайнеры булырга хыялланам. Ләкин әти-әнием минем бу кызыксынуымны хупламый, гел «юк-бар белән утырма», дип кенә әйтәләр. Миңа нишләргә?»
Яшүсмер вакытта без күп ситуациягә кискен карыйбыз. Бәлки, олылар борчылып, киләчәктә бу кызыксыну белән күп акча эшли, таныла алмас, дип борчыладыр. Һәр нәрсә ике яклы булган кебек, әлеге хәлгә дә төрле күзлектән карарга тәкъдим итәм. Алай да үзеңә ошаган эшеңне дәвам итүдән курыкма, синең барысы да килеп чыгачак. Бу хакта белгеч нәрсә сөйли икән, бергәләп танышыйк.
Хәбил Сәхәбиев, педагог-психолог:
Үзең белән таныш
– Һөнәр сайлау – катлаулы процесс. Бу эшне башкарыр алдыннан син иң беренче чиратта, үзең белән таныш булырга тиеш. Әйтик, кызыксынуларга игътибар бирергә, үзеңне яхшы белергә кирәк. Боларны аңлау өчен шактый җитлеккән шәхес булу зарур. Шуның өчен дә бик аз, әйтик, 1%тан азрак кеше генә күңеленә якын һөнәрне сайлый.
Әти-әни фикере
– Әгәр дә син чынлап та үзеңә туры килә торган кызыклы шөгыль тапкансың икән, бу – бик яхшы күренеш. Нәтиҗә генә түгел, эшләү процессы да сиңа ошарга тиеш. Моңа «ябышып» тотынырга, игътибар бирергә кирәк. Әти-әни, әлбәттә, төрле фикердә булырга мөмкин. Алар, иң беренче чиратта, һөнәрнең төплеме, юкмы икәненә игътибар итә. Киләчәктә бала үз-үзен материаль яктан тәэмин итә алырмы дигән сорауга җавап эзли башлыйлар. Олы буын вәкилләре кайчакта яңа һөнәрләрне аңлап та бетермәскә мөмкин. Утырып, ипләп сөйләшсәгез, уңышлы кешеләрне мисалга китерсәгез, бу эштән ләззәт алуыгыз турында әйтсәгез, әти-әни каршы булырга тиеш түгел.
Киңәш
– Нинди яшьтә булуыңа карамастан, күңелеңә хуш килгән кызыксынуны эзләүдән туктама. Тапкансың икән, әлеге шөгыльдән тәм тап, андый очракта нәтиҗә дә озак көттермәячәк. Алга таба карьера баскычы буенча менү дә бик күпкә җиңелрәк булачак. Беркайчан да туктап калма, дустым!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев