РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы Россиядә уннан артык яңа медицина белгечлеге булдырырга тәкъдим итте. Үзгәрешләр 1 сентябрьдән үк үз көченә керергә мөмкин. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Тәкъдим ителгән исемлеккә медицина биологиясе, медицина логопедиясе, медицина психологиясе, медицина физикасы, медицина эмбриологиясе, нейропсихология, нутрициология һәм физик реабилитация кебек юнәлешләрне кертергә ниятлиләр.
Моннан тыш, медицина һәм фармацевтика хезмәткәрләре номенклатурасында яңа вазифалар да барлыкка килергә мөмкин. Алар арасында – сәламәт озын гомер медицинасы табибы һәм нутрициолог.
Шул ук вакытта Сәламәтлек саклау министрлыгы искергән кайбер белгечлекләрне исемлектән чыгарырга тәкъдим итә. Алар арасында табиб-диабетолог, табиб-сексолог, яшүсмерләр психиатры һәм терапевты, фельдшер-нарколог һәм башка кайбер юнәлешләр бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 августа 2026 - 13:52
ТАБИБ 14 ЯШЬКӘ КАДӘР КЫЗЛАРГА НИ ӨЧЕН МАКИЯЖ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМАВЫН АҢЛАТТЫ
-
20 августа 2026 - 11:21
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИҢ АВЫР ФӘН – МАТЕМАТИКА
-
19 августа 2026 - 15:18
КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА
-
18 августа 2026 - 13:17
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
Нет комментариев