НӘРСӘ УЛ «УҢЫШЛЫ УҢЫШ»?
«Сыйныфташларым киләчәктә нәрсә белән шөгыльләнәчәкләрен инде белә, ә мин кая укырга керәчәгемне дә белмим. Дус-ишләрем түгәрәкләргә йөри, үзләрен төрле өлкәләрдә сыный, аларның барысы да инде үз юлын тапкан. Минем исә бернәрсә белән дә шөгыльләнәсем килми, үз-үземне беркайчан да таба алмам кебек. Миңа нишләргә?»
Бүгенге көндә яшүсмерләрнең социаль челтәрләргә үзләренең продуктив көннәрен, уңышларын куйганнарын барыгызның да күргәне бардыр. Кемнеңдер 16 яшьтә инде үз бизнесы, 18дә эшләп алган машинасы бар. Һәм аларның барысы да бу тормышта инде үз юлын тапкан сыман. «Уңышлы уңыш» сүзтезмәсе дә нәкъ менә алар турында. Әйдәгез, моның нәрсә аңлатканын ачыклап китик!
Нәрсә ул «уңышлы уңыш»?
Яшүсмерләр күзлегеннән караганда, «уңышлы уңыш» ул – куелган максатларга ирешү, дөньяда үз урыныңны табу, барлык өлкәләрдә дә «гармония»дә булу. Ә хәзер үз-үзегезгә сорау биреп карагыз: җир йөзендә чынлап та барлык яктан да камил булган, һәрнәрсәгә өлгерә, һәр ай саен миллионнар эшли, «янып чыкмый» торган яшүсмерләр бармы икән? Миңа калса, юктыр. Гомумән, бу термин җәмгыять тарафыннан яшүсмерләргә басым ясый кебек. Ул аларга иртә олыгаерга, табигатьтәге процессларны тизләтергә мәҗбүр итә.
Ә хәзер белгеч фикере һәм киңәше белән танышып узыйк!
Хәбил Сәхәбиев, педагог-психолог:
«Шөгыльләнәсе килмәү хисе дә игътибарга лаек»
– Беренчедән, яшүсмер вакытта мондый ситуациягә проблема итеп карый алу – зур казаныш, чөнки кешеләр, гадәттә, бу ноктага олырак яшьтә килә. Кызыксынуларыңны белмәү үзең белән начар таныш булу белән бәйле. Шөгыльләнәсе килмәү хисе дә игътибарга лаек. Авторга ул хис белән элемтәгә керергә, аңа төрле яклап күз салырга, өйрәнергә кирәк.
«Һәрдаим төзәтмәләр кертеп торырга кирәк»
Аватар: легенда об Аанге мультфильмында Аэро исемле аксакал бар. Ул үзенең бертуганының улы Зукога мондый сорау бирә: «Кем син һәм нәрсә телисең син?», – ди. Яшүсмер вакытта кеше үз-үзенә шундый сораулар бирергә тиеш һәм һәрдаим төзәтмәләр кертеп торырга кирәк.
Сорауның авторы бер дә борчылмасын. 30% яшьләр университетка килгәч, үзләренең укыган юнәлешләрен алмаштыра. Бу – нормаль күренеш. Хәзерге заманда нинди дә булса катгый бер һөнәрне сайладың да, шуның буенча гомер буе эшләдең дигән әйбер юк.
«Кешеләрнең уңышын кабул итә алмау – гади күренеш»
«Супер» уңышлылык турында сөйләшкән вакытта, җәмгыять басымын күз алдында тотарга кирәк. «Профессионал булыр өчен, бу эш белән кечкенәдән кызыксынырга тиешсең», дигән сүзләр еш ишетелә. Ләкин бәхетле кеше булу юлы – андый гына гади түгел. Бер эш табып, гомер буе шунда эшләп, бик уңышлы булу – бәхет юлы түгел. Даими рәвештә үзең белән кызыксынып, үз халәтеңне тоеп, һөнәрләрең белән кызыксынып торсаң гына бәхеткә ирешеп була. Кешеләрнең уңышын кабул итә алмау – гади күренеш. Көнчелек тә кирәкле вакытта мотивация бирә. Ситуация өчен артык борчылу начар эмоцияләргә илтергә мөмкин. Хисләрне дөрес кичерсәң, алар сиңа кирәкле мәгълумат бирә. Шул очракта гына кеше дөрес нәтиҗәләр ясый ала.
Рәсем: Freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев