Логотип Идель
Бу – сер!..

«ЕГЕТЕМ ҮБЕШЕРГӘ ҮРЕЛӘ, МИН ҺАМАН БЕРӘР СӘБӘП ТАБЫП АНЫ ТУКТАТАМ...»

«Бер егет белән очрашып йөри башладык, озакламый 1 ай була. Бик яратам һәм ышанам да сыман, тик үбешергә оялам, чөнки бер тапкыр да үбешкәнем юк. Аның инде тәҗрибәсе бар, миннән көләр шикелле. Ул үбешергә үрелә, мин оялам, һаман берәр сәбәп табып аны туктатам, әмма гел болай дәвам итә алмавын аңлыйм. Аралар суыныр дип куркам».

Аноним, 16 яшь

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

– 16 яшьтә бер тапкыр да үбешмәү бу абсолют рәвештә нормаль күренеш, хәтта зур плюс дип тә әйтер идем. Партнерың моны бары тик уңай кабул итәргә тиеш. Әгәр сезнең киләчәктә ышанычлы, ныклы мөнәсәбәтләр төзисегез килә икән, хәзердән үк эшләгән-эшләмәгән гамәлләрегез турында курыкмыйча әйтергә киңәш итәм. Үбешергә оялуыңны да яшермә. Бу очракта уйнарга, «тәҗрибәле леди» булып кыланырга кирәкми. Мөнәсәбәтләрдә якынаю ир-атлар кулында, күп очракта алар – инициатор. Нәкъ менә ир-атлар бу очракта юл күрсәтә һәм алып бара, партнерыгызга ышансагыз, ул барысын да үзе эшләячәк. Ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләре – нинди дә булса фән түгел, каян да булса укып, өйрәнеп булмый, монда хисләр белән эш итәргә кирәк. Хисләр булган җирдә исә контроль үзеннән-үзе юкка чыга,  бу нормаль күренеш (бары тик үбешү очрагын күздә тотам). Әгәр егетең үбешергә теләмәвеңнән көлә яки мыскыл итә икән, бу – «кызыл әләм». Егет кеше бу очракта сак булырга, булдыра алганча ярдәм күрсәтергә тиеш.

Игорь Дмитриев, җырчы:

– Минемчә, бер ай гына очрашып йөрү – ул әле аз, күбрәк вакыт кирәк. Ашыкмаска тәкъдим итәм. Бер шигем юк, тагын бераз аралашсагыз, бер-берегезгә ияләшсәгез, барысы да үз җае белән килеп чыгачак. Иң мөһиме – борчылмагыз, барысы да әйбәт булачак! Уңышлар!

Лиана Абзалова, PR-менеджер:

– Минемчә, ачыктан-ачык сөйләшергә, егеткә беркайчан да үбешмәгәнеңне аңлатырга кирәк. Тыныч, намуслы сөйләшү сезнең ышанычлы мөнәсәбәтләрегезнең башлангыч ноктасы булырга мөмкин. Мөнәсәбәтләрнең башлангыч чорында ук сөйләшергә, сөйгәнеңнең фикере белән кызыксынырга, үз уйларыңны җиткерергә һәм компромисска барырга өйрәнергә киңәш итәм. Бу очракта икенче чишелеш – вакыйгалар агымына каршы бармау. Күзләр курка, куллар эшли, диләр бит. Заманча итеп әйткәндә, куркуың белән күзгә-күз очраш! Борчылма, без барыбыз да моны кичердек.

Илшат Вакказов, алып баручы:

Хәзерге заманда бер ай үбешмичә йөрү сәер, әлбәттә. Сабыр егет дияр идем. Үбешергә оялмаска кирәк, сеңлем. Кайчан да булса бу эшне башкарырга туры киләчәк, табигать законнарына каршы килеп булмый. Кочакларга, үбәргә үрелүче яраткан кешең бар икән, сөенеп ризалашасы гына. Гел алай дәвам итмәячәк, үбешкәннән соң хисләрегез тагын та яктырып, ялкынланып китәчәк. Уңышлар сезгә! Туегызны алып барырга чакыру көтеп калам, «әче-әче» дип кычкырырбыз, Аллаһ боерса!

Ләйлә Вәлиева, видеограф:

– Беренчедән, 1 ай эчендә мәхәббәт барлыкка килгәндер дип уйламыйм. Бу бары тик гашыйклык чоры, ошатып йөрү булырга мөмкин, барыбызның да әлеге хис белән очрашканы бардыр. Икенчедән, егетеңә бер тапкыр да үбешмәгәнеңне турыдан-туры әйтә аласың, бу оят түгел. Ул сине хөрмәт итә икән, теләсә нинди карарыңны аңлаячак, хәтта кире кагуыңны да. Әгәр син үбешүгә әзер булмасаң, башка кешенең теләгенә бирешмә. Гомумән, мондый яшьтә егетләр белән якынлык кылырга ашыкмаска киңәш итәр идем. Бүген ул сиңа – үбешергә дип, ә иртәгә тагын да күбрәккә тартылырга мөмкин. Монда инде сиңа баш тарту авыррак булачак, аның тәҗрибәсе булгач, бигрәк тә. Мөнәсәбәтләрегез суынып китсә дә, борчылма, димәк, аңа синнән физик ихтыяҗларны канәгатьләндерү генә кирәк булган. Әгәр ул синең насыйбың икән, Аллаһы Тәгалә сезне барыбер кавыштырачак. Безнең һәрберебезгә инде пар сайлап куелган, беркемне дә эзләмә, насыйп ярыңны бары тик көт кенә.

Рәсем: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев