«ҮЗЕМНЕ ҮЗГӘРТЕРГӘ ТЕЛИМ, ТИК БАРЫП ЧЫКМЫЙ»
Аноним, 15 яшь
«Мин үземне таза дип саныйм. Диеталарда да утырып карадым, спорт белән дә шөгыльләнәм инде. Тик болар берничә көнгә генә. Ихтыяр көчем тиз юкка чыга. Үземне үзгәртергә телим, тик барып чыкмый. Миңа нишләргә?»
Яшүсмер вакытта күпләр әлеге проблема белән күзгә-күз очраша. Дуслары, якыннары белән бүлешергә оялучылар да аз түгелдер. Язмабызда әлеге ситуациягә ачыклык кертербез һәм белгеч фикере белән дә танышырбыз.
Хәбил Сәхәбиев, психолог:
– Бу яшьтә безнең төп эшебез – яшьтәшләр белән аралашу. Күп вакытыбыз һәм энергиябез нәкъ менә шуңа юнәлтелә. Шуңа күрә бу яшьтә әти-әни фикере түгел, ә дусларныкы мөһимрәк була башлый. Эчке дөнья җитәрлек дәрәҗәдә «үсмәгән» булу сәбәпле, алар күбрәк тышкы кыяфәткә игътибар бирә. Шуңа күрә алар арасында бу феномен шактый еш таралган.
Ситуациягә икенче яктан карасак, күңел халәтенә игътибар итәргә кирәк. Безнең чынлап та ябыгасы киләме? Әллә инде бу бары тик сүзләрдә генә булган, эчтән безнең өчен бик үк мәгънәсе булмаган фикерме? Ябыгу синең өчен чынлап та мөһимме? Ни өчен үзеңне үзгәртергә телисең? Бу очракта үзеңне алдамаска һәм сорауларга төгәл җавап бирергә кирәк.
Әгәр кеше нинди дә булса эшне эшли алмый икән, димәк, ул аның мәгънәсен, асылын аңламый. Кеше чынлап та бу эшне башкарырга теләсә, ул аннан тәм таба. Шуның өчен дә аны җиңеллек белән башкарып чыга. Аноним яшүсмер ситуациясендә бераз каршылыклар бар икәне күренеп тора. Ябыгуның максаты төгәл билгеләнмәгән сыман. Ни өчен ул үзен үзгәртергә тели? Үзе бу фикергә килгәнме яисә башкаларга ияргәнме? Шушы сорауларга да җавап табу мөһим. Тышкы якны гына үзгәртеп, без эчке дөньябыз белән килешә алмаячакбыз.
Бәлки, син таза да түгелсеңдер. Үзеңне ниндидер бер стандартка кертү кирәк түгел. Кайвакытта без кешеләр әйткән стандартлар белән яшибез. Шуңа күрә бу очракта, мин үз күңелеңне тыңларга тәкъдим итәр идем.
Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 июня 2025 - 12:04
«ШӘЛПЕРӘЙМӘС ЕГЕТЛӘР» ҺӘМ «САБАЛЕТА» КОМАНДАЛАРЫ «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ҖИҢДЕ
-
4 июня 2025 - 12:40
«КОРБАН-ФЕСТ» БӘЙРӘМЕНДӘ БЫЕЛ НИЛӘР БУЛА?
-
1 июня 2025 - 15:25
«ЕЛМАЙ» ПАРКЫНДА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
-
30 мая 2025 - 13:12
1 ИЮНЬ КӨНЕНӘ «УРАМ» ЭКСТРИМ-ПАРКЫНДАГЫ ЧАРАЛАР
Нет комментариев