Логотип Идель
Бу – сер!..

«ӘНИЕМ МИНЕ ГЕЛ БЕРТУГАН АПАМ БЕЛӘН ЧАГЫШТЫРА»

Аноним, 15 яшь

«Әнием мине гел бертуган апам белән чагыштыра. Имеш, ул миннән яхшырак укый, ниндидер эшне әйбәтрәк башкара. Мин үземне кимсетелгән итеп хис итәм. Бу хакта әнинең үзенә әйтәсем килә, ләкин ул мине ишетергә дә, тыңларга да теләми. Миңа нишләргә?»

Миңа калса, бу ситуациядә 70-80 процент кешенең булганы бардыр. Кайчакларда без бу сүзләргә шулкадәр ияләшәбез, хәтта игътибар да бирми башлыйбыз. Ләкин искәрмәләр булуы да бик мөмкин. Һәркемнең үз язмышы, тормыш юлы. Ялгышлар, дөрес булмаган адымнар да безнең бер өлешебез булып тора. Якыннарыбыз безгә берәр кешене үрнәк итеп күрсәтү максатыннан, бу эшне хикмәтен белеп башкарсалар, күпкә җиңелрәк булыр иде. Чөнки кайбер очракларда бу рәвешле әти-әниләр бертуганнар арасындагы мөнәсәбәтләрне дә суыта ала.

Хәбил Сәхәбиев, педагог-психолог:

«Чагыштыру безне һәрвакыт гадиләштерә»

Һәр кешегә әйләнә-тирәдәгеләрнең аны шәхес буларак кабул итүе, аңа индивид итеп каравы бик мөһим. Бу – кешенең төп ихтыяҗларының берсе. Чагыштыру безне һәрвакыт гадиләштерә, образлы итеп әйтсәк, икенче берәүнең күләгәсенә әйләндерә. Әлеге хисне һәрберебез авыр кичерә.

Үз-үзеңә сораулар бир

Бу очракта, әлбәттә, әни белән сөйләшергә кирәк. Шул ук вакытта, әгәр мөмкин булса, ситуациягә читтән карарга була. Дөрестән дә әни безне чагыштырамы, авыр хисләр уятырга телиме? Яки бу ситуация апаны безгә үрнәк итеп куярга теләгәннән туамы? Без кирәгеннән артык авыр кабул итмибезме икән?

«Иркенләп аңлашу мөһим»

Һәм азактан барлык уй-фикерләребезне җыеп, әни һәм апа белән сөйләшеп алырга кирәк. Вакытны да дөрес сайлау зарур. Әни безне кабат чагыштырып, без авыр хисләргә тулган мизгелдә кирәкмәгән сүзләр кыстырып, сөйләшүне бозып ташларга мөмкинбез. Шуңа күрә тыныч вакытта, иркенләп аңлашу мөһим. Әниегездән ни өчен сезне чагыштыруны, аның болай нинди максатка ирешергә теләвен сорагыз. Үзегезнең авыр хисләргә бирелеп, күңел төшенкелегенә батканны, бу сезгә яшәргә, укырга комачаулавы турында да искәртү мөһим.

Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев