Логотип Идель
Бу – сер!..

«ЯРАТУЫМНЫ АҢЛАТЫРГА КУРКАМ»

«Мин сыйныфташ кызым белән 7 ел бергә укыйм. Без бик яхшы аралашабыз, ләкин мин аны дус буларак кына күрмим. Яратуымны аңлатырга куркам. Ул мине кире кагар да, безнең аралар суыныр сыман. Миңа нишләргә

Аноним, 16 яшь

 

Яшүсмер вакытта мәхәббәт темасы бик актуаль. Тик аның да төрлесе була: җаваплысы һәм киресенчә. Үз хисләребезне җиткерү кайвакыт шулкадәр катлаулы булып тоела. Ул кеше сине кабул итмәсә яисә көлсә?! Әлбәттә, мондый хәлләр дә очрый, тик хисләрне яшереп яту да яхшы күренеш түгел, килешәсеңдер?

 

Нәкъ менә шул сүзләр белән мин дә мәктәптә укыган чакта ничә ел бергә укыган сыйныфташыма хисләрем турында сөйләдем. Моңа кадәр, һичшиксез, борчылып, куркып йөрдем. Баш миендә төрле хәлләрне уйладым. Әгәр: «Син нәрсә инде, без бит дуслар гына. Мин сине яратмыйм», – дисә, нишләргә дигән сценарийлар башта 100 кат әйләнде. Аңа карамастан, бар батырлыгымны җыеп, әйттем. Һәм беләсезме нәрсә? Хисләр җаваплы булып чыкты! Кайвакыт курыкмыйча, үз-үзеңне җиңәргә өйрәнергә генә кирәк икән. Нинди генә җавап ишетсәң дә, дөнья бетмәячәк.

Минем тәҗрибә белән таныштык, хәзер белгеч фикерен дә белик.

 

Хәбил Сәхәбиев, педагог-психолог:

– Мәхәббәт – яшьлекнең иң матур мизгелләренең берсе, аеруча беренче мәхәббәт. Һәм бу юкка гына түгел...

Яшүсмерләрдә туган бу хиснең беренче булуы аның үзенчәлекләрен билгели: тәүге адымнан курку, тәҗрибә булмаганлыктан ялгышулар.

Сер итеп кенә әйтәм: ничек дөрес эшләргә кирәк икәнен берәү дә белми. Син ничек башласаң, нинди адымнар ясасаң, шулай дөрес була. Бу синең тормыш, синең беренче мәхәббәт һәм җаваплылык та нәкъ менә синдә.

Бу очракта юнәлешләр генә бирергә мөмкин:

1. Үз тормышыңның чынга ашуына юл куярга кирәк. Буласы вакыйгаларга каршы торып, без үзебезгә чикләр генә куябыз. Эшләмичә генә нәтиҗәне беркем дә белә алмый.

2. ⁠Хисләр һәм эмоцияләрне тоярга һәм аларны сүзләр белән әйтә белергә өйрәнергә кирәк. Кызганыч, берәү дә башканың башына кереп, аның ниләр тойганын белә алмый. Аларны сүзгә салып кына уртаклаша алабыз.

3. Һәр чын мәхәббәттә курку яши. Төрле хисләр бергә катнаша һәм бу төрле үләннәр салынган чәй кебек аеруча тәмле була. Гадирәк әйтсәк, курку – бер өлеш кенә, ул булырга тиеш тә.

 

Әйтә калып та, миллионлаган мәхәббәтнең бәхетсезлеккә ирешкәне бар. Әмма әйтелмичә калып, бер генә мәхәббәтнең дә бәхеткә ирешкәне юк. Кыю булыйк, кыюлык бәхеткә илтә!

Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев