Логотип Идель
Иҗат

23 ФЕВРАЛЬ – ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР КӨНЕНӘ ШИГЫРЬЛӘР

Тиздән 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бу бәйрәм хөрмәтеннән төрле чаралар үткәрелә, концертлар һәм ярышлар уздырыла, кыюлык һәм батырлык турында хәрби фильмнар күрсәтелә. Без дә кешелекнең көчле яртысын – бабайларыбыз, әтиләребез, абыйларыбыз, егетләребезне котлап, шигырьләр тупладык.

Егет булу турында

Егет булсаң, егетлек күрсәт илгә,

Тугры дуслык путасын бәйлә билгә...

 

Гаделлек кыл, лаек бул изгеләргә,

Тузан чаклы җәфа кылма берәүгә.

 

Тидермә һичберәүгә син ачы тел,

Әгәр дә ул тидерсә, син бары көл.

 

Димә: күркәм минем йөз һәммәсеннән...

Китәр күркең бер-ике көндә синнән.

 

Шулай дисәң әгәр дә – буш адәм син,

Череп гүрдә, булырсың корт өчен җим.

 

Димә: мин зур, көчем күп, мин булыйм баш...

Хода әмрен үтәүдән тартма һич баш...

 

...Телен, күзең, кулыңны саклый күр син,

Гөнаһ эшләп, соңыннан булма хур син...

Габдерәхим Утыз Имәни

 

Егет көче

Ул, кабатлап лачын йөрәгенең

Изге антын сөйгән халкына,

Автоматын асты аркасына

Һәм атланды акбүз атына.

Егет үткән юлда сафлар сынды,

Туплар ауды, танклар ватылды.

Кайдан алды егет мондый көчне,

Кайдан алды мондый ялкынны?

Байрак итеп илгә турылыкны,

Утны -суны кичте бу егет,

Автоматы түгел, аты түгел,

Анты белән көчле бу егет.

Муса Җәлил

 

Сиңа

Чирү-чирү адәми зат,

Бу халыкмы?

Бу – халык…

Сөләйман

Уннан бер, йөздән бер, меңнән бер…

Чирүне ил итә – ир кеше.

Чирүне ил итә – бер кеше.

Меңәүләр берәүдән башлана,

Чиксезлек – берәүдән башлана.

Ыруың юнәлгән кыйбладан

Кайрылып карау юк башкага!

Син чиксәң – югала бөтенлек.

Меңәүләр чигенә, син чиксәң.

Нәселең, ыруың, өммәтең,

Илең дә тез чүгә – син чүксәң.

Тузгынып болганган замана

Нәкъ синең иңнәргә сыенсын.

Өммәтең туңмасын дисәңме – 

Үзеңнең йортыңда ут булсын.

Үзеңнең ишегең нык булсын,

Үзеңнең күңелең бик булсын – 

Хурлыкка, сатылу, алдауга

Үзеңнең нигезең чик куйсын.

Син – татар, үзеңчә сөйләш син,

Синеңчә сүзләшсен углың да.

Киләчәк көнең дә, телең дә,

Денең дә – бар да үз кулыңда.

Өеңдә иминлек булмаса,

Ил-йортта иминлек булмас ул.

Тирмәсен тәртиптә тотмаган,

Илен дә тәртиптә күрмәс ул.

Илсезләр ир булып яшәми,

Илне ил иткән дә – ир кеше.

Унлыклар, йөзлекләр, меңлекләр... – 

Бөтенлек нигезе – бер кеше.

Телеңне, денеңне хур итеп,

Җиреңә яшертен яу килсә,

Кол булма, тез чүкмә, чигенмә,

Ил белән чигәбез – син чиксәң.

Берәүләр тез чүксә – хурлыгы

Меңнәрнең иңенә ишелә.

Меңнәрне изгәләп сыта да,

Илеңне изәргә үчегә.

 

Киләчәк сагаеп төбәлгән

Үзеңә – чирме бу? Ирме бу?

Йөздән бер, меңнән бер адәмнән

Тупланган чирүме? Илме бу?

Лилия Гыйбадуллина

 

Ветераннар

Картаймагыз әле, ветераннар,

Ауропаны саклап калган ирләр;

Хәтерлиләр, сезне данлы юллар,

Хәтерлиләр, сезне азат; илләр.

Илләр, җырлый бәйрәм, көннәрендә

Сезнең яшьлек — җиңу көйләрендә.

Сез аларга ирек китердегез,

Шатлык китердегез өйләренә.

Картаймагыз әле, ветераннар,

Илгә дан китергән тынмас җаннар.

Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

Сезгә тиеш әле бик күп язлар.

Гәрәй Рәхим

 

 Ирләр булыйк!

Ирләр булыйк һәрвакытта һәм һәр адымда,

Малай чакта-

Уйнаганда,

Күккә карап төрле уйлар уйлаганда.

Кыйналганда.

Ирләр булыйк — үсмер чакта,

Беренче кат яратканда:

Яшьтәш кызыңа оялып бер көн аңлатканда.

Үпкәләшеп йөрешкәндә.

Килешкәндә.

Ирләр булыйк —

Якыннардан аерылганда

Һәм аларны сагынганда.

Егет булгач — юллар үтеп

арган чакта,

ерып булмас карурманда

калган чакта.

Куркынычның күзенә карап

барган чакта,

тормыш таләп иткән һәр урында,

утта, суда.

Ирләр булыйк — мәхәббәттә җиңелгәндә,

чигенгәндә,

кайгы һәм шатлык килгәндә,

мәҗлесләрдә, бәхәсләрдә...

Акыл һәм дәрт көрәшкәндә.

Вәгъдәләрдә.

Ирләр булыйк — ир булгач та,

картайгач  та.

Ирләр булыйк!

Һич югында

күк гөмбәзен иңебездә

бары бер көн тотып торыйк.

Ирләр булыйк!

Рәдиф Гаташ

 

Ир-егеткә

Шундый булсаң гына

Кирәк син миңа.

Эд. Межелайтис

Җир кызларын фәрештәдәй күргән,

садәлекне сөйгән ир-атлар,

кер кундырмый аны саклар өчен

сездә көч бар, сүнмәс гайрәт бар.

Гүзәллекне сез бик яратканга

дәвам итә безнең яшәү дә, –

яңа кеше белән өмет туа

киләчәкне күреп яшәргә.

Вакланмаучы, акланмаучы җаннар,

саклау, кадерләүгә сез лаек.

Никадәрле сездә ирлек булса,

шулкадәрле бушсыз малайлык.

Абайламый агу биргән дә сез,

саранланмый ширбәт эчергән.

Шуңа да бит без, хатыннар, сезне

мең кат каргап, мең кат кичергән.

Сез ул – якты көндә ут уйнатып,

башын ташлап биючеләр дә,

афәт купса илдә, янгын чыкса,

башлап утка керүчеләр дә.

Үлемнәрдән өстен ир-егетләр,

сезнең белән көчле Ватаным.

Үзеннән дә алда киләчәккә

яхшы аты бара атаның.

Яшәп туймас гомер дәвамчысы,

һәрчак беренчелеәр сафында,

кылычтан да үткен чор чатында

син торасың тормыш сагында.

Саҗидә Сөләйманова

 

Теги: шигырьләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев