Белми калма
-
КӨЗГЕ OPEN SPACE MARKET: БАРУ ӨЧЕН 6 СӘБӘП15 сентябрь 2023 - 14:5516-17 сентябрьдә Казан ипподромында көзге Open Space Market фестивале узачак. Мәйданчык 11:00 дән 20:00 гә кадәр эшли. Кояшлы ялларны файдалы үткәрергә теләсәң, рәхим ит! Open Space Marketка бару өчен сәбәпләрне тулырак язмада санадык.
-
КАЗАННЫҢ «ТИТРЫ» ИНКЛЮЗИВ КИНО МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАР ҖЫЯ13 сентябрь 2023 - 11:54Дәресләргә 11-17 яшьлек теләүчеләр кушыла ала. Укулар атнага ике тапкыр «Перемена» инклюзив-ял үзәгендә Кол Гали ур., 10 адресы буенча алып барыла. Гаризалар 21 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Тулырак һәм расписаниене түбәндәге телефон буенча белергә мөмкин: +7 (987)416-07-20.
-
КАЗАНДА УНБЕРЕНЧЕ BEAT WEEKEND ДОКУМЕНТАЛЬ КИНО ФЕСТИВАЛЕ УЗА11 сентябрь 2023 - 11:3121 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Казанда унберенче Beat Weekend документаль кино фестивале узачак. Beat Weekend программасына җәйге Beat Film Festival хитлары, узган елларның иң яхшы фильмнары һәм «Милли бәйге»дә җиңгән кинолар кертелгән.
-
УКУЧЫЛАР ҺӘМ СТУДЕНТЛАР АРАСЫНДА «TATAR. БУ ХАКАТОН» ЯРЫШЫ СТАРТ АЛДЫ8 сентябрь 2023 - 12:49Казанда 8-10 сентябрь көннәрендә укучылар һәм студентлар арасында «Tatar. Бу Хакатон» ярышы үтә. Ул татар телен үстерү буенча инновацион кушымталар һәм сервислар ясау, мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге мәдәниятне үстерү максатыннан оештырыла.
-
6 ЯШЬЛЕК КЫЗ КОМПЬЮТЕР УЕНЫН УЙЛАП ТАПКАН8 сентябрь 2023 - 12:41Канадада яшәүче 6 яшьлек Симар Хурана балалар өчен компьютер уенын булдырып, дөньяда иң яшь видеоуеннар эшләүче исемен алды. Барысы да кызның ютубта видео аша математиканы өйрәнүеннән башланып киткән. Кызының сәләтләрен күреп, әтисе аңа программалаштыру белән шөгыльләнергә тәкъдим итә.
-
АЧЫК ИШЕКЛӘР КӨНЕ: КАЗАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ КЫЗЫКСЫНУЛАР БУЕНЧА 55 КЛУБКА ЯЗЫЛА АЛА7 сентябрь 2023 - 13:2110 сентябрьдә Казан яшьләр клубларында бердәм Ачык ишекләр көне уза. Яшүсмерләр үзләре теләгән түгәрәкләргә һәм секцияләргә языла алачак. Ачык ишекләр көнендә «Подросток» челтәренең 55 учреждениесе тәкъдим ителәчәк, алар 50 дән артык юнәлеш буенча дәресләр тәкъдим итәчәк дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.
-
ҮЗ ШӨГЫЛЕҢНЕ ҺӨНӘРГӘ ӘВЕРЕЛДЕР: PROИНТЕРЕС ФЕСТИВАЛЕ СИНЕ КӨТӘ!6 сентябрь 2023 - 10:284 сентябрьдә PROинтерес фестивале старт алды. Фестиваль үз шөгылеңне һөнәргә әверелдерергә чакыра. Катнашучылар теге яки бу һөнәрне үзләштерүдә нәрсә ярдәм итәчәген беләчәк, төрле биремнәрне үтәгәндә, предприятиеләр командалары белән танышачак.
-
«100 ЛИДЕР – ТАТАРСТАН КИЛӘЧӘГЕ. СТУДЕНТЛАР» ПРОЕКТЫ ГАРИЗАЛАР КӨТӘ6 сентябрь 2023 - 10:26«Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге яшьләр өчен «100 лидер – Татарстан киләчәге. Студентлар» яңа социаль проектын эшләтеп җибәрә.
-
«ГАИЛӘ ТАРИХЫ», «ТЕАТРНЫҢ ЯШЕ ЮК» I РЕСПУБЛИКА ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ БАШЛАНДЫ5 сентябрь 2023 - 11:51Россиядә укытучы һәм остаз елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгы уңаеннан Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды.
-
БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА БЕЗГӘ ИҢ ЗАРАРЛЫ БОТКАНЫ АШАТАЛАР?!5 сентябрь 2023 - 08:48Күптән түгел табиб-диетолог Елена Соломатина манный боткасын сәламәтлек өчен иң зарарлы ярма дип атады, чөнки аның гликемик индексы югары һәәәм...
-
ZARINA ШӘХСИ КОНЦЕРТКА ЧАКЫРА4 сентябрь 2023 - 18:5515 сентябрь көнне 18:00 да Милли китапханә террасасында зарыгып көтелгән чара уза. Зәринә Вилданова елның соңгы җылы көннәрендә, Ilgiz, Malsi Music, The CheekLaWeek, Тимур Вәлиев катнашында, шәхси концерт оештыра. Ул дуслары һәм фикердәшләре белән бергә яраткан җырларын акустик һәм электрон вариантта башкарачак. Концерт Милли китапханәнең «Отдел искусств» концертлар сериясе кысаларында уза.
-
КАЗАНДА НЕЙРОЧЕЛТӘР ТАРАФЫННАН ЭШЛӘНГӘН СПЕКТАКЛЬ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘЧӘК31 август 2023 - 16:0915-24 сентябрьдә Казанда «Артмиграция» бөтенроссия фестивале узачак.
-
РЕСПУБЛИКА КӨНЕНДӘ АННА АХМАТОВАНЫҢ ШИГЫРЬЛӘРЕН ТАТАРЧА УКЫЯЧАКЛАР30 август 2023 - 07:1630 августта Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры ике проектны тормышка ашыра: «Казан – шагыйрьләр шәһәре» һәм «Вакыт кайтавазы: Анна Ахматова – татарча».
-
МИЛЛИ МУЗЕЙ 1 СЕНТЯБРЬ УҢАЕННАН «УкуДА!» КҮРГӘЗМӘСЕНӘ ЧАКЫРА29 август 2023 - 11:34ТР Милли музее 1 сентябрьдә «УкуДА!» күргәзмәсен тәкъдим итәчәк. Оештыручылар совет тарихына чумарга һәм ул вакыттагы һәр укучыда булган предметлар белән танышырга чакыра. Кунакларга мәктәп портфельләре һәм дипломатлар, дәреслекләр, көндәлекләр, дәфтәрләр, линейкалар, каурый каләмнәр һәм башка экспонатлар күрсәтеләчәк.
-
КАРИЕВ ТЕАТРЫНЫҢ ЯҢА СЕЗОНЫНДА НИЛӘР КӨТЕЛӘ?28 август 2023 - 14:15Кариев театрының 36 сезоны 2 сентябрьдә «Ал җилкәннәр» (12+) премьерасы белән ачыла. Ассоль белән Грей хикәяте Кариев театры сәхнәсендә гадәти булмаган форматта тәкъдим ителә: тамашачы үзе дә спектакльдә катнашучыга әйләнә, зал диңгезгә әверелә, аудио һәм визуаль технологияләр, электрон музыка һәм табигать тавышлары белән кушылып, тылсымлы мохит тудыра, ә театр училищесы студентлары башкаруында пластик сәхнәләрне тамашачы чып-чын диңгез бинокльләреннән күзәтә алачак.
Шәп укыла
-
4 октябрь 2023 - 13:32
-
3 октябрь 2023 - 14:49
-
2 октябрь 2023 - 17:25
-
29 сентябрь 2023 - 16:01