ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Яшүсмерләр арасында экстремаль субкультуралар дип аталган күренешләр модада, куркыныч мавыгулар популярлаша бара. «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина аларның төп төрләрен атады.
Спикер иң куркыныч күренешләр рәтенә түбәндәгеләрне кертте:
зацепинг – тимер юл транспортының тышкы өлешләрендә йөрү;
руфинг – биналар һәм корылмалар түбәләренә рөхсәтсез керү;
диггерлык – ташландык җир асты коммуникацияләрен һәм тоннельләрне өйрәнү;
сталкерлык – кешене эзәрлекләү һәм аның шәхси тормышына тыкшыну.
«Әлеге практикаларның югары дәрәҗәдә җәрәхәтләнү һәм үлем очрагы белән бәйле булуын аңларга кирәк. Моннан тыш, мондый мавыгулар еш кына яшүсмерләрне деструктив идеологияләргә, экстремистик мохиткә һәм хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итүгә этәргеч бирүче фактор булып тора», – дип билгеләп үтте Алсу Асадуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
-
7 июля 2026 - 08:58
РОССИЯДӘ БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНА ӨЙ ЭШЛӘРЕ БИРҮНЕ ГАМӘЛДӘН ЧЫГАРАЛАР
-
6 июля 2026 - 11:13
СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ ЮБИЛЕЙ СМЕНАСЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
6 июля 2026 - 11:11
ТАТАРСТАННАН 70 ЯШҮСМЕР АБУ-ДАБИГА БАРАЧАК
Нет комментариев