Логотип Идель
Белми калма

БДИДА 200 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫ «МАТУР» МОБИЛЬ НОМЕР АЛАЧАК

Россия мәктәпләрен тәмамлаган һәм БДИның теләсә кайсы ике фәненнән барлыгы 200 балл җыйган укучылар махсус мобиль номерлар ала алачак. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгы хәбәр итә.

Министрлык мәгълүматларына караганда, әлеге номерларда өч бишле – 555 комбинациясе булачак. Акция Россия Мәгариф министрлыгы инициативасы белән үткәрелә һәм 2026 ел дәвамында гамәлдә булачак.

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, ЕГЭ-2026ның беренчел нәтиҗәләре буенча, 200 балл җыючылар саны – 933, 300 балл җыючылар – 76, 400 балл җыючылар – сигез, ә максималь 500 балл җыйган бер укучы бар.

«БДИдагы югары нәтиҗәләр – аттестаттагы саннар гына түгел, ә яшьләребезнең заман таләпләренә әзер булуын һәм зур максатларга ирешә алуын күрсәтә. Бу укучыларның казанышлары бүген үк киләчәктәге зур уңышлар өчен нигез булып тора», – дип белдерде Сергей Кравцов.

Өч бишле комбинациясе булган махсус номер 20 яшькә җитмәгән абонентларга биреләчәк.

Yota операторының матур номерлы сим-картасын «МегаФон» һәм Yotaның берләштерелгән сату челтәрендә рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Ә гамәлдәге абонентларга шәхси кабинет аша кереп, ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итү һәм имтиханда югары балл җыюларын раслау җитә. Оператор белгечләре 555 комбинациясе булган туры килгән номерны сайларга ярдәм итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев