Логотип Идель
Белми калма

ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы – «Татмедиа» каршындагы Яшьләр советы үсмерләрне деструктив эшчәнлеккә җәлеп итүне кисәтүгә багышланган сериал әзерләде. «Без челтәрдә нәрсә эшлибез?» дип аталган проект «Идел» журналы мәйданчыкларында чыкты һәм беренче көннәрдә үк 10 меңнән артык карау җыйды.

Сериал кыска вертикаль эпизодлар форматында төшерелгән. Анда мессенджерлардагы язышулар, яшьләргә таныш булган ситуацияләр һәм цифрлы мохиткә якын күренешләр кулланыла. Эпизодлар яшьләрнең деструктив көчләр йогынтысына ничек эләгүен күрсәтә.

«Без яшьләр аудиториясе белән профилактика темасына сөйләшүнең яңа алымнарын эзлибез. Шушы максаттан Агентлык каршындагы Яшьләр советының эшче төркемнәре арасында конкурс үткәрдек. Җиңүче проект булып социаль челтәрләр өчен сериал форматы сайланды. Ул 12–18 яшьлек яшьләргә юнәлтелгән һәм реаль мисаллар аша яшьләрне җинаятьләргә, шул исәптән дәүләткә каршы гамәлләргә, ничек сиздермичә җәлеп итүләрен аңлата», – дип сөйләде Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы – «Татмедиа» җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Проект Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Экстремизмга каршы көрәш үзәге ярдәме белән тормышка ашырылган. Аның актуальлеген һәм әһәмиятен Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев тә билгеләп үтте.

«Еш кына балаларны, әле ныгып җитмәгән кешеләрне мессенджерлар аша террористик эшчәнлеккә җәлеп итәләр. Кызганычка каршы, Татарстан трансформатор тартмаларын яндыру һәм яңа технологияләр аша оештырылган башка җинаять очраклары белән дә очрашты. Шуңа күрә бу хакта яшьләргә аңлаешлы телдә сөйләшү мөһим», – диде Илдус Гәрәев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев