СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ ЮБИЛЕЙ СМЕНАСЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
Изге Биләр җирендә Сәләт Биләр Форум сменасы башланды. Быел «Сәләт» җыены – 30 еллыгын, ә Сәләт форумнары 15 еллыгын билгеләп үтә. Форум Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан 800гә якын баланы берләштерә. Смена фән, иҗат һәм сәнгать, спорт юнәлешләрен берләштергән тематик лабораторияләр форматында уза. Анда «Сәләт»нең «Раушан», «Биләр каласы», «Гайрәт», «Азнакай», «Рухият», «Саба» җәйге профильле аланнарында катнашучы сәләтле балалар һәм яшьләр җыелды.
Форум катнашучыларын «Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова сәламләде. Ул Биләрнең сәләтлеләрне көтеп алуын билгеләп үтте һәм форум кысаларында «Остаз» проекты, «Асыл гаилә җыены» узачагын әйтте.
– «Сәләт» рухын тудыручы кешеләр – ул сез, сәләтлеләр! Форум вакытында һәрберегезгә яңа дуслар табарга, яңа белемнәр алырга һәм вакытны нәтиҗәле үткәрергә телим, – диде ул.
Ачылыш тантанасында Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Хәмзина да катнашты.
– Инде 15 ел Изге Биләр җире сәләтле, максатчан балаларның җыелу урынына әйләнә. Монда килгән һәр бала сәләтле дип аталырга лаеклы, – дип белдерде ул.
Форум кысаларында остаханәләр, ачык очрашулар, воркшоплар, әйдәп баручы белгечләр белән интерактив очрашулар планлаштырылган. Сменаның һәр көне дәресләр, уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни кичәләр белән үрелеп барачак.
Шулай ук форумда укытучылар, педагоглар һәм коллектив җитәкчеләре өчен «Остаз» уку-укыту программасы оештырылачак. Проект педагогларның һөнәри һәм шәхси үсешенә, мәгарифтә актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә, татар телен үстерүгә һәм тәҗрибә уртаклашуга юнәлтелгән.
Сменаның бер көнендә форум территориясендә «Асыл гаилә җыены» узачак. Анда Сәләт берләшмәсе активистларының гаиләләре иҗади, интеллектуаль һәм спорт мәйданчыкларында катнашачак.
Форумда эко-юнәлеш буенча да активлыклар каралган. Катнашучылар табигатьне саклау һәм экологик шартларны яхшыртуга багышланган остаханәләрдә һәм практик дәресләрдә катнашачак.
Смена дәвамында «Җанлы Сәләт» турыдан-туры эфирлар студиясе чыгарылышы да булачак. Трансляцияләр форумның ВКонтакте төркемендә 10 июль, 18:30 сәгатьтә алып барылачак.
Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
Сәләт Биләр Форум 11 июльгә кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 июля 2026 - 11:13
СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ ЮБИЛЕЙ СМЕНАСЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
6 июля 2026 - 11:11
ТАТАРСТАННАН 70 ЯШҮСМЕР АБУ-ДАБИГА БАРАЧАК
-
3 июля 2026 - 08:44
БДИДА 200 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫ «МАТУР» МОБИЛЬ НОМЕР АЛАЧАК
-
2 июля 2026 - 10:46
МЕДИНСКИЙ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ҺӘМ ТАРИХ ИМТИХАННАРЫН БЕРЛӘШТЕРҮНЕ МӨМКИН ДИП САНЫЙ
Нет комментариев