Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАННАН 70 ЯШҮСМЕР АБУ-ДАБИГА БАРАЧАК

Быел «Дуслар» халыкара яшьләр лагере Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узачак. Смена 27 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Абу-Дабида оештырыла. Татарстанны халыкара дәрәҗәдә тәкъдим итү мөмкинлеген республикадан 70 делегат алачак. Алар арасында 14–17 яшьлек яшүсмерләр һәм әйдаманнар булачак.

Сменада катнашу өчен теләгән һәркем 20 июльгә кадәр ачык конкурс сайлап алуында катнаша ала. Моның өчен инглиз телендә видеовизитка төшерергә һәм соңгы өч елдагы казанышларны күрсәткән портфолио беркетергә кирәк.

Читтән торып үткәрелә торган этаптан соң конкурсантлар әңгәмәгә һәм тестлаштыруга чакырылачак. Иң көчле кандидатлар махсус әзерлек узачак. Ул август аенда Татарстанда халыкара чараларда волонтерлык стажировкасын, шулай ук мәдәниятара аралашу, этикет һәм халыкара мохиттә инглиз телендә аралашу үзенчәлекләре буенча укытуны үз эченә ала.

Халыкара дәрәҗәдәге яшьләр лагерьлары «Беренчеләр хәрәкәте» тарафыннан инде өченче тапкыр оештырыла. Мондый смена беренче тапкыр 2023 елның августында Татарстанда узган иде. Ул вакытта Иннополиста Татарстаннан һәм дөньяның башка илләреннән 200гә якын яшүсмер җыелды. Узган ел көзен шундый ук смена Малайзиядә үтте, анда республикадан 100 кешелек делегация катнашты.

«2025 елның октябрендә миңа Малайзиядә “Дуслар” халыкара яшьләр лагере сменасында катнашу бәхете елмайды. Анда мин аралашучанрак булдым, үзем өчен яңа максатлар билгеләдем, төрле һәм кызыклы кешеләр белән таныштым. Без бергәләп илләр арасындагы хезмәттәшлеккә багышланган проект эшләдек. Шулай ук Малайзия, Һиндстан һәм, әлбәттә, Россиядән дуслар таптым. Алар белән әле дә аралашып торам. Иң мөһиме — мин һәрберебезнең уникаль булуын аңладым, ә лагерь безне берләштерде, якынайтты. Хәзер мин бу сәфәр миңа бәяләп бетергесез тәҗрибә бирде дип ышанып әйтә алам. Егет-кызларга читтә калмаска, мондый лагерьларга кыюрак гариза бирергә киңәш итәм. Бу төрле илләр белән танышу, яңалыклар белү һәм бөтен дөнья буенча дуслар табу мөмкинлеге», – дип сөйләде узган ел Малайзиядәге сменада катнашкан Мөслим районыннан Нурислам Мотыйгуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев