МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
Мәгариф министрлыгы балаларның гаджетлар куллану вакыты буенча тәкъдимнәр әзерләгән. Бу хакта РИА Новости ведомство хатына сылтама белән хәбәр итә.
Тәкъдимнәрдә экран каршында утыру вакытын баланың яшенә карап чикләү кирәклеге әйтелә. Әйтик, 2-3 яшькә кадәрге балалар өчен гаджетларны мөмкин кадәр кулланмаска, аларны хәрәкәтле уеннар, иҗат һәм гаилә белән аралашу кебек традицион шөгыльләр белән алыштырырга киңәш ителә.
2-3 яшьлек балаларга гаджетларны көненә 20 минуттан артык кулланмаска тәкъдим ителә. 3-7 яшьлекләр өчен бу вакыт – көненә бер сәгатькә кадәр, 7-11 яшьлекләр өчен – сәгать ярымга кадәр, ә 11-16 яшьлек яшүсмерләр өчен ике сәгатькә кадәр булырга тиеш.
Шулай ук ведомство экран вакытын физик активлык белән чиратлаштырырга, баланың утыру рәвешен, күз һәм ишетү органнарына төшкән йөкләнешне контрольдә тотарга кирәклеген искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев