Белми калма
РОССИЯДӘ БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНА ӨЙ ЭШЛӘРЕ БИРҮНЕ ГАМӘЛДӘН ЧЫГАРАЛАР
Россиядә яңа уку елыннан беренче сыйныф укучыларына өй эшләре бирелмәячәк. Бу хакта РИА Новости, Мәгариф министрлыгы хатына сылтама белән, хәбәр итә.
Документта әйтелгәнчә, беренче сыйныфта укыту өй эшләреннән башка оештырылачак. Шулай ук барлык фәннәр буенча өй эшләрен башкару вакыты бер сәгатьтән артмаска тиеш дигән элекке норма да гамәлдән чыгарыла.
Моңа кадәр гомуми белем бирү оешмаларында укучыларның өйдәге уку эшен оештыру буенча методик киңәшләрдә беренче сыйныф укучыларына өй эше бирү рөхсәт ителә иде. Әмма аны акрынлап кертү һәм башкару вакытының бер сәгатьтән артмавы шарт итеп куелды.
Яңа тәртип 1 сентябрьдән гамәлгә керәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
Нет комментариев