Белми калма
-
ЗАМАНЧА БИЮ СПЕКТАКЛЬЛӘРЕ, ВОРКШОП ҺӘМ ОСТАХАНӘЛӘР: КАЗАНДА «БАЛАЛАР БИИ» ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘЯЧӘК
19-21 апрельдә «УРАМ» экстрим-паркында «Балалар бии» заманча бию спектакльләре фестивале узачак. Программа спектакльләр һәм перформансларга бай. Килгән кунаклар остаханәләрдә, воркшопларда һәм түгәрәк өстәлләрдә катнаша алачак. -
«УРАМ»ДА ВЕЛОСИПЕДЛЫ ЭКСТРЕМАЛЬ ТУРНИР УЗАЧАК
13 апрельдә «УРАМ» экстрим-паркының эйр-паркында BMX һәм МТВ буенча турнир үтәчәк. Ярышның максаты – экстремаль спортны популярлаштыру, физкультура-спорт эшенең сыйфатын арттыру, яшьләрне даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. -
БИЮЧЕЛӘР ӨЧЕН ШӘП МӨМКИНЛЕК!
Иҗат кешесе һәрвакыт үсәргә, үзен күрсәтергә, камилләшергә тиеш. Остаханәдә, бию залында, студиядә генә утырып моны эшләп булмый. Шуңа күрә бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнашырга кирәк. Ә без сезнең өчен бик шәп бәйге таптык. Хәзер сөйлибез! -
КАЗАНДА ГАБДУЛЛА ТУКАЙГА БАГЫШЛАНГАН ТЕАТРАЛЬ-ЦИРКЛЫ СПЕКТАКЛЬ КҮРСӘТЕЛӘЧӘК
Казан дәүләт циркы Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Габдулла Тукайның әкиятләре һәм шигырьләренә нигезләнгән беренче милли театраль-цирклы спектакль тәкъдим итәчәк. Премьера Туган тел көненә – 26 апрельгә планлаштырылган. Милли театраль-цирклы спектакль Казан циркында 26 апрельдән 5 майга кадәр – барлыгы 8 тапкыр күрсәтеләчәк. -
КИЛӘСЕ УКУ ЕЛЫННАН НИНДИ ЯҢА ПРЕДМЕТЛАР КЕРТЕЛӘ?
Казан мәктәпләрендә киләсе уку елында «Хезмәт», «Куркынычсызлык һәм Ватанны саклау нигезләре» дип аталган предметлар укытыла башлаячак. Моннан тыш, математика буенча курска яңа тема да кертеләчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. -
«МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ-2024»: ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ БАШЛАНДЫ!
«Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүчеләр өчен шәп яңалык! 26 апрель көнне узачак музыкаль бәйгегә гаризалар кабул итү башланды. -
«ЯЛКЫН»НЫҢ ИҢ АКТИВ УКУЧЫЛАРЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЫНДА КУНАКТА БУЛДЫ
«Ялкын»ның иң актив укучылары һәм яшь авторлары Мәгариф һәм Фән министры Илсур Һадиуллин белән очрашуга барды. Өстәл янында министр белән утыру һәркемгә дә насыйп булмый! Казан һәм төрле район, авыл мәктәпләреннән килгән 15 яшүсмер, мөмкинлектән файдаланып, курыкмыйча, үзләрен борчыган сорауларны министрга бирә алдылар. -
«АПУШ» БАЛАЛАР ТЕАТР СТУДИЯСЕ – «ТЕАТРАЛЬ ИДЕЛ БУЕ ФЕСТИВАЛЕ» ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ РӘТЕНДӘ!
27 мартта, нәкъ менә Театр көнендә, балалар һәм яшьләр театр коллективларлары арасындагы V «Театраль Идел буе фестивале» җиңүчеләре билгеләнде. Идел буе шәһәрләреннән барысы 28 спектакль катнашып, төрле номинацияләрдә урын яулады. «Балалар театр коллективлары һәм студияләре» номинациясендә «Кечтүк» спектакле белән Казаннан «Апуш» балалар театр студиясе икенче урынга лаек булды. -
ЯШЬ ТАТАРСТАНЛЫЛАРНЫ «ТӨЗҮЧЕДӘН СОРА» БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧЫКЫРАЛАР
Яшь татарстанлыларны «Төзүчедән сора» бәйгесендә катнашырга чакыралар. Бәйге Россия Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет тарафыннан оештырыла. -
XXVII «ӘДӘБИ МАРАФОН»ГА ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ БАШЛАНДЫ
XXVII Дөньякүләм «Әдәби марафон» проектына гаризалар кабул итү башланды. Марафонда катнашучылар 58 әдәби әйдаман арасыннан үз әйдаманнарын сайлый һәм алар «канаты астында» 21 көн эчендә Әдәби марафон проектында катнаша алачак. -
КАЗАНДА «ЯЗ ГҮЗӘЛЕ-2024» БИЛГЕЛӘНДЕ
Кичә «Пирамида» концертлар залында «Яз гүзәле-2024»не ачыкладылар. Проект инде унбишенче тапкыр үткәрелә. Быел финалга бөтен Идел буе федераль округыннан 30 кыз чыкты. Бу шактый зур сан. «Яз гүзәле-2024» үз эченә читтән торып сайлап алуны, килеп катнашу этабын һәм финалны ала. Катнашучылар арасында Казан, Уфа, Чаллы, хәтта Әстерхан, Пермь, Самара, Мәскәү, Түбән Новгород һәм Саранск студентлары да бар иде. -
БӘЙРӘМ БЕЛӘН, ТАКСИСТЛАР!
22 март Халыкара таксистлар көне! Бу көнне такси йөртүчеләр генә түгел, аларның диспетчерлары да, такси хезмәтендә эшләүче техник хезмәткәрләр дә бәйрәм итә. Чын күңелдән тәбрик итәбез! Юллар имин булсын һәм сезгә бары тик шатлык-сөенеч кенә китерсен! -
«САЛАВАТIK» МӘКТӘБЕНӘ КАСТИНГ ИГЪЛАН ИТЕЛӘ!
2 апрель көнне «САЛАВАТIK» МӘКТӘБЕНӘ 4-8 яшьлек талантлы балалар өчен кастинг үтәчәк. -
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯНЫНДА НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ УЗА
23 мартта 12.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Г. Камал театры янындагы мәйданда Нәүрүз бәйрәме узачак. Бәйрәмдә төрле төрки халыклар бер мәйданчыкта үз мәдәниятләре һәм традицияләрен тәкъдим итәчәк. -
КАЗАНДА РӘССАМНАР ӨЧЕН ОPEN CALL УЗА
Рәссамнар һәм сынчылар өчен Оpen call игълан ителә! Әкиятләрнең читләтеп әйтү үзенчәлеге темасына ясалган рәсем, коллаж һәм арт-объектлар Казан Кремлендәге Гавами урыннар ишегалдында «Калейдоскоп» күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк.
Белми калма
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
18 декабря 2024 - 15:05
КАЗАН БУЕНЧА АК ЕЛАН СӘЯХӘТКӘ ЧЫГА!
-
16 декабря 2024 - 10:35
ШАЯРТЫРГА ЯРАТУЧЫЛАР БЕР СӘХНӘДӘ!
-
13 декабря 2024 - 10:40
КАЗАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ДИДЖЕЙЛАРНЫ БАРЛАУ, ТЫҢЛАУЛАР УЗАЧАК