«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ ФИЛЛӘР КӨНЕНДӘ ЗООПАРКТА АЧЫК ПОДКАСТ ЯЗДЫРАЧАК
16 августта Казан зооботаника бакчасында узачак Бөтендөнья филләр көнендә «Ялкын» журналының «Башка яктан» подкасты ачык форматта яздырылачак. Чыгарылыш татар балалар әдәбиятындагы хайваннар образына багышлана.
Зур бәйрәм Казан зооботаника бакчасының «Замбези елгасы» дип аталган яңа территориясендә 13:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Оештыручылар бу чараны ел саен Бөтендөнья филләр көне уңаеннан үткәрергә планлаштыра. Әлеге халыкара дата 12 августта билгеләп үтелә.
Бәйрәмнең төп геройлары – зооботаника бакчасында яшәүче өч фил: Филимон исемле ата фил һәм яшь ана филләр Сахар белән Удача. Июнь аенда Лаостан Казанга китерелгән Сахар белән Удача өчен бу шәһәр халкы белән беренче зур очрашу булачак.
Дүрт яшьлек Сахар һәм биш яшьлек Удача Россия белән Лаос арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 65 ел тулу уңаеннан Лаос җитәкчелеге тарафыннан Россиягә бүләк ителгән. Хәзер зооботаника бакчасында тулы бер филләр гаиләсе формалаша.
Яңа яшәүчеләрнең Казан шартларына ияләшүе уңышлы бара. Алар ачык вольерда йөри, ә киперлар – хайваннарны караучы белгечләр – филләр белән даими күнекмәләр үткәрә. Белгечләр Сахар белән Удачаның тыныч һәм аралашучан холыклы булуын әйтә.
Кунаклар өчен берничә тематик мәйданчык эшләячәк. Белем бирү зонасында филләрнең төрле халыклар мәдәниятендәге урыны, алар белән бәйле мифлар һәм риваятьләр турында лекцияләр һәм квизлар узачак.
Иҗади остаханәләрдә «Реактор» резиденциясе белгечләре үләннән келәм үрергә һәм фил рәвешендәге күн брелоклар ясарга өйрәтәчәк. Балалар өчен «Смена.Дети» командасы да махсус чаралар әзерли.
Тематик экскурсияләрдә кунаклар «Замбези елгасы» территориясендә яшәүче хайваннар белән танышачак һәм аларның зооботаника бакчасына килеп эләгү тарихларын ишетәчәк. «Кипер станциясе»ндә исә теләгән һәркем хайваннарны караучы белгеч ролен сынап, аларның көндәлек рационына кергән ризыклардан күчтәнәч әзерли алачак.
Музыкаль сәхнәдә «Хит» вокаль-инструменталь ансамбле, Scratch School диджейлары һәм Гүзәл Сибгатуллина вокал студиясе укучылары чыгыш ясаячак.
Бәйрәм кысаларында «Смена» проектының әдәби кунакханәсе һәм китап мәйданчыгы да эшләячәк. Шунда ук «Ялкын» журналының «Башка яктан» подкасты ачык форматта яздырылачак. Сөйләшү татар балалар әдәбиятында хайваннарның ничек сурәтләнүенә һәм алар аша укучыларга нинди фикерләр җиткерелүенә багышланачак.
Чарага керү зооботаника бакчасы билетлары буенча: өлкәннәр өчен – 550 сум, 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен – 300 сум.
Катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк:
https://kazanskiy-zoobotsad-event.timepad.ru/event/4123508/.
Чараның сәгатьләп төзелгән тулы программасы Казан зооботаника бакчасының социаль челтәрләрендә өстәмә рәвештә басылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 августа 2026 - 15:59
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ ФИЛЛӘР КӨНЕНДӘ ЗООПАРКТА АЧЫК ПОДКАСТ ЯЗДЫРАЧАК
-
4 августа 2026 - 13:22
КАЗАНДА РЕСПУБЛИКА ҺӘМ ШӘҺӘР КӨНЕН ҮТКӘРҮГӘ 45 МИЛЛИОН СУМ ТОТАЧАКЛАР
-
3 августа 2026 - 11:00
ТҮБӘН КАМАДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН МОБИЛЬ УЕННАР ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
3 августа 2026 - 10:56
V КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНДА БИШ АЧЫК СЕССИЯ УЗАЧАК
Нет комментариев