Логотип Идель
Белми калма

«IT-ЛИДЕР» ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ

«IT-лидер» еллык тармак премиясенә гаризалар кабул итү башланды. Бәйге мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге иң яхшы проектларны ачыклау һәм уңышлы цифрлы тәҗрибәләрне киң җәмәгатьчелеккә таныту максатыннан үткәрелә.

Премия 2023 елда Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев ярдәме белән гамәлгә куелган.

Быел катнашучылар үз проектларын ун төп номинациядә тәкъдим итә ала:

– дәүләт һәм муниципаль идарә;
– интеллектуаль мобильлек системалары;
– бизнес нәтиҗәлелеген арттыру технологияләре;
– кибериминлек;
– сәнәгать;
– финанс технологияләре;
– мәгариф;
– авыл хуҗалыгы;
– медицина;
– ясалма интеллект.

Моннан тыш, «Фән һәм технологияләр» һәм «Мәдәният» махсус номинацияләре дә каралган.

Премиядә катнашу өчен гаризаны рәсми сайтта тапшырырга кирәк. Kazan Digital Week 2026 форумында экспонент буларак теркәлгән компанияләргә өстәмә күрсәтмәләр алу өчен күргәзмә менеджерына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

Бәйгенең беренче этабы – гаризалар кабул итү – 6 июльдә башланган һәм 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 11-15 сентябрьдә оештыру комитеты тәкъдим ителгән IT-чишелешләрне таләпләргә туры килү-килмәүгә тикшерәчәк.

16 сентябрьдән 19 октябрьгә кадәр тавыш бирү һәм финалистларны билгеләү этабы узачак. Нәтиҗәдә һәр номинациядә өчәр финалист сайлап алыначак.

29-30 октябрьдә эксперт комиссиясе финалистларның презентацияләре һәм IT-проектлары белән танышачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 31 октябрьдә, Kazan Digital Week 2026 халыкара форумын ябу кысаларында узачак.

Kazan Digital Week 2026 форумы 29-31 октябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә үткәреләчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев