Белми калма
-
МӘСКӘҮ БАЗАРЫНДА «ТАСМА» ПОДКАСТЫНЫҢ АЧЫК СЪЕМКАЛАРЫ УЗАЧАК
2 август 18:00 сәгатьтә Мәскәү базарында «Тасма» подкастының киләсе ачык съемкалары узачак. Чыгарылыш кунаклары – татар мәдәнияте турындагы сәхифәләре белән танылган әтиле-кызлы Рәмис Латыйпов һәм Айгизә Латыйпова. -
ТАТАРСТАНДА БУЛЛИНГКА КАРШЫ КӨРӘШ ПЛАНЫ РАСЛАНДЫ
Татарстанда мәктәпләрдә, көллиятләрдә һәм балалар коллективларында буллингны кисәтүгә юнәлдерелгән махсус план расланды. Программаның төп максаты – эзәрлекләү очракларын тизрәк ачыклау һәм агрессиягә дучар булган балаларга вакытында ярдәм күрсәтү. -
ЭНЕРГЕТИКАДАН МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘРГӘ КАДӘР: БИЛӘРДӘ «КИЛӘЧӘК ҺӨНӘРЛӘРЕ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ БАШЛАНДЫ
Биләрдә «Сәләт» палаткалы лагереның мәйданчыгында «Киләчәк һөнәрләре» республика яшьләр форумының тантаналы ачылышы узды. Биш көн дәвамында 600гә якын чыгарылыш сыйныф укучылары үзләрен яңа һөнәрләрдә сынап караячак. Форум Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән катнашучыларны, шулай ук Россия Федерациясенең 10нан артык субъектыннан делегацияләрне берләштерә. -
9 НЧЫ СЫЙНЫФТАН СОҢ КӨЛЛИЯТКӘМЕ, ӘЛЛӘ 10 НЧЫ СЫЙНЫФМЫ?
Сыйныфташларыңның бер өлеше документларын колледжга тапшыра, икенчеләре БДИга әзерләнә башлый. Ә син кайсы юлны сайларга белмисеңме? Колледж һәм 10 нчы сыйныфның плюсларын, минусларын тикшерәбез. -
ЯМПОЛЬСКАЯ: «УКУЧЫ ФИКЕРЕН ТЕЛДӘН ДӘ АҢЛАТА БЕЛЕРГӘ ТИЕШ»
Россия Президенты киңәшчесе Елена Ямпольская гуманитар фәннәр буенча Бердәм дәүләт имтиханына телдән җавап бирү өлешен кертү тәкъдимен хуплады. Бу хакта ул «Ведомости» басмасына биргән әңгәмәсендә белдерде. -
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫНА ГАРИЗАНЫ 25 ИЮЛЬГӘ КАДӘР БИРЕРГӘ МӨМКИН
Россия югары уку йортларында бакалавриат һәм специалитет программалары буенча бюджет урыннарына гаризалар кабул итү 25 июльдә тәмамланачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. -
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН «РОССИЯ – УЛ...» БӨТЕНРОССИЯ АКЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРАЛАР
Татарстан укучылары, студентлары, яшьләр оешмалары активистлары һәм яшьләр бергәлекләре вәкилләре «Россия – ул...» Бөтенроссия патриотик акциясендә катнаша ала. -
«ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ» ТӘМАМ
Биләрдә XV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының йомгаклау сменасы - «Һөнәрләр Биләр Форум» тәмамланды. Форум Россиянең төрле регионнарыннан һәм Татарстанның барлык районнарыннан 800гә якын баланы берләштерде. -
«ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
Бәйгедә Татарстанның һәм Россиянең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче, татар телендә иҗат итүче яшь каләм ияләре катнаша ала. Максаты – сәләтле яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру. -
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КӨНЕ УҢАЕННАН ӨСТӘМӘ ЯЛ БУЛМАЯЧАК
Быел Татарстан Республикасы көне өстәмә ял көне булмаячак. 30 август якшәмбегә туры килә, әмма ял көнен дүшәмбегә күчерү каралмаган. -
РОССИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕН БЕЛҮЧЕЛӘР САНЫ 11 ЕЛДА БЕР МИЛЛИОННАН АРТЫККА КИМЕГӘН
Халык санын алу мәгълүматларына караганда, соңгы 11 елда Россиядә татар телен белүчеләр саны бер миллионнан артыкка кимегән. Элек татар телендә сөйләшүчеләр 4,28 миллион кеше булса, хәзер аларның саны 3,26 миллионга калган. -
АЛДАГЫ ЕЛЛАРДА БДИ 1 ИЮНЬНӘН ИРТӘРӘК БАШЛАНМАЯЧАК
Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнары алдагы елларда 1 июньнән дә иртәрәк башланмаячак. Бу хакта ТАСС агентлыгына биргән әңгәмәсендә Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр итте. -
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
Казан федераль университетының СУНЦ IT-лицее чыгарылыш укучысы Ләйсән Шакирова, Бердәм дәүләт имтиханында өч фәннән 300 балл җыеп, укуын туган Татарстанында дәвам итәчәк. Ул Казан федераль университетына укырга керергә булган. -
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
Казанның 12 нче мәктәбендә («Мишпахтейну») белем алучы 6-10 сыйныф укучылары Malcolmco продюсерлык үзәге һәм «Слово автора» китап авторлары һәм шагыйрьләр клубы белән берлектә аудиокассетада чыгачак үзенчәлекле музыкаль альбом тәкъдим иткән. -
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
Россия Мәгариф министрлыгы 10 нчы сыйныфка кабул итү тәртибен аңлатты. Ведомство мәгълүматлары буенча, мәктәп укучыны ике очракта кабул итмәскә мөмкин: әгәр буш урыннар булмаса яки профильле сыйныфка керү өчен үткәрелгән шәхси сайлап алуны үтә алмаса.
Белми калма
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК