Бу – тема!
-
ПРЕЗЕНТАЦИЯ ЯСАГАНДА БӨТЕН СЫЙНЫФНЫ КЫЗЫКСЫНДЫРЫР ӨЧЕН 7 КИҢӘШ
Син такта янына чыгасың. Беренче слайд ачыла. Анда вак хәрефләр белән язылган дүрт абзац. Син укый башлыйсың. Бер минуттан соң кемдер тәрәзәгә карый, кемдер дәфтәр читенә рәсем ясый, ә соңгы партада инде телефон тикшерәләр... Таныш хәлме? -
РУС ЕЛЕ БУЕНЧА БДИДА ИҢ ЕШ ОЧРЫЙ ТОРГАН ХАТАЛАР
2026 елда урыс теле буенча БДИ тапшырган укучылар сүз тамырларын, кушымчаларны һәм суффиксларны язганда ешрак ялгышкан. Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) белгечләре имтихан эшләрендә очраган иң характерлы хаталарны туплаган. -
ЯХШЫЛЫКНЫҢ ЯШЕ ЮК
Яңалыклар ташкынында без еш кына борчулы яки авыр хәбәрләргә тап булабыз. Әмма тирә-ягыбызга игътибар белән карасак, дөньяда яхшылык та җитәрлек. Сезнең кәефне күтәрү өчен илебез буенча соңгы вакытта булган җылы хәбәрләрне бергә барларбыз. -
СИҢА НИНДИ УКУ ЫСУЛЫ ТУРЫ КИЛӘ?
Бер үк теманы бөтен кеше дә бертөрле өйрәнми. Кемдер конспект язып истә калдыра, кемдер укытучының аңлатуын тыңлагач кына теманы аңлый, ә кемгәдер «үзем эшләп карыйм әле» дигән юл якынрак. -
ЯШҮСМЕР ЧАКТА ЯБЫГЫРГАМЫ, ЮКМЫ?
Бер мизгелдә көзгегә карап: «Мин артык тазардым бугай», – дип уйлап куйганың бармы? Ә аннары социаль челтәрләрдән «бер атнада 5 кило», «шикәрне бөтенләй ташла», «кичке алтыдан соң ашама» кебек киңәшләр очрый башлый. Тик яшүсмер чакта организм әле үсә һәм формалаша. Шуңа күрә бу чорда авырлыкка караш та олыларныкыннан аерыла. -
АЛМА-ДАРЧИНЛЫ КЕКСЛАР
Көз җиткәч, өйгә тәмле алма һәм дарчин исе таралуы үзе бер рәхәт. Бу кексларны әзерләү җиңел, ә тәме – йомшак, җылы. -
НИГӘ БЕЗ КАЙБЕР ФӘННӘРНЕ ЯРАТАБЫЗ, Ә КАЙБЕРЛӘРЕН КҮРӘ АЛМЫЙБЫЗ?
Бер дәрескә кергәндә: «О, бүген биология!» – дип сөенәсең. Ә икенче дәрес исеме расписаниедә күренүгә үк кәеф төшә. Кемдер математиканы ярата, әмма тарихтагы даталарны күрә алмый. Кемдер, киресенчә, инша язарга әзер, тик формулалардан кача. Нигә шулай? Безнең «гуманитар» яки «технарь» булып тууыбыз гына сәбәпме? Әллә монда башка нәрсәләр дә бармы? -
МӘКТӘП МИФЛАРЫ: ДӨРЕСМЕ, ЮКМЫ?
Мәктәптә рәсми дәресләрдән тыш тагын бер «фән» бар. Аның дәреслеге юк, контроль эшләре дә үткәрелми, ләкин кагыйдәләрен һәркем белә кебек. Мәсәлән: соңгы партада начар укучылар утыра, отличниклар барысын да беренче тапкырдан аңлый, контроль эш алдыннан төне буе укысаң – бишле аласың, ә күп китап укысаң – күзләрең начарлана. -
ХЛОРОФИЛЛ КАЯ ЮГАЛА?
Сәлам! Сентябрь җитте, ләкин яфракларның күбесе әле яшел. Бүген без алардан яшел пигмент – хлорофиллны аерып алабыз һәм анда крахмал барлыгын йод ярдәмендә тикшереп карыйбыз. Киттек! -
ӘТИ-ӘНИ МӘКТӘП ТУРЫНДА СОРАУЛАРЫ БЕЛӘН АЧУНЫ КИТЕРСӘ, НИШЛӘРГӘ?
«Бүген мәктәптә нәрсә булды?», «Өй эшләрен эшләдеңме?», «Ничәле алдың?», «Нигә укытучы шулай әйтте?» – әти-әниләрнең бу сораулары кайвакыт укучыга бик күп булып тоелырга мөмкин. Бигрәк тә мәктәптән арып кайтканда, кәеф булмаганда яки үз проблемаларың белән мәшгуль чакта, гади генә сорау да ачуландырырга мөмкин. -
МӘКТӘПТӘ ИҢ КИРӘКЛЕ 7 SOFT SKILL
Мәктәптә барысы да билгеләр тирәсендә генә әйләнә кебек: өй эше, БДИ, олимпиада, контроль эш... Әмма тормышта «5ле»ләр генә җитми. Кемдер күп белә, ләкин фикерен аңлата алмый. Ә кемдер авыр хәлдә каушап калмыйча, тиз генә чишелеш таба. -
ӨЙ ЭШЕН СОҢГЫ МИНУТКА КАЛДЫРМАСКА ӨЙРӘНӘБЕЗ
«Әле вакыт бар», «биш минуттан башлыйм», «башта бер генә видео карыйм»… Таныш сүзләрме? Аннары «бер генә видео» ун видеога әйләнә, сәгать инде унбер була, иртәгә мәктәп, ә математикадан мәсьәләләр дә, тарихтан параграф та сине көтеп ята. Бу хәлнең исеме бар – прокрастинация. -
КҮК НИГӘ ЗӘҢГӘР, АЛМА НИГӘ КЫЗЫЛ?
Сезнең берәр кайчан тирә-юньгә карап: «Ни өчен үләннәр яшел, ә күк йөзе зәңгәр?» – дип уйланганыгыз бармы? Без сокланып караган кызгылт кояш баешы, ямь-яшел җәйге урман, чиксез зәңгәр диңгез – барысы да фәнни кануннарның баш мие белән бергә эшләү нәтиҗәсе. Төс – матдә түгел, ә яктылык нурларының безнең баш миендә тудырган шәүләсе генә. Әйдәгез, фәнни яктан гади төсләрнең серле пәрдәсен ачыйк. -
ГАДИ РИЗЫКНЫҢ КӨТЕЛМӘГӘН МӨМКИНЛЕКЛӘРЕ
Бәрәңге – безнең кухнядагы иң гадәти ризыкларның берсе. Боламык, кыздырылган бәрәңге, бәлеш эчлеге, аш... Аны шулкадәр еш күрәбез ки, кайчак «бәрәңгенең нәрсәсе кызык инде?» дип тә уйларга мөмкин. -
ЯХШЫЛЫК ЭШЛӘР ӨЧЕН МИЛЛИОНЕР БУЛУ КИРӘКМИ
«Хәйриячелек» сүзен ишеткәч, күз алдыгызга нәрсә килә? Зур фондлар, миллионлаган сум акча, танылган кешеләр, хастаханәләргә кыйммәтле җиһазлар? Ә чынлыкта хәйриячелек күпкә якынрак. Ул безнең көндәлек тормышыбызда да булырга мөмкин. Һәм моның өчен бай булу да, супергерой костюмы кию дә кирәкми. Хәйрия – ул кемгәдер ярдәм итү. Ә ярдәм акча белән генә үлчәнми.
Белми калма
-
16 октября 2026 - 11:24
РАКЕТА КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАНДА УКУЧЫЛАР НИШЛӘРГӘ ТИЕШ?
-
15 октября 2026 - 11:31
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА РОССИЯ ХАЛЫКЛАРЫ ӘДӘБИЯТЫ ӘСӘРЛӘРЕ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
-
14 октября 2026 - 11:38
2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК