Бу – тема! рубрикасы буенча яңалыклар
-
КАЗАНДА БРИКС: ТАРИХИ ВАКЫЙГАГА КҮЗӘТҮ
Бүгенге көннәрдә Казанда инде күп шау-шу куптарган зур сәяси вакыйга БРИКС саммиты бара. Шәһәр бер яктан гөрли дә кебек, икенче яктан, киресенчә, тынып калды. Соңгы берничә атнада һәркемнең телендә БРИКС кына, теләсә кайсы үзгәрешләрне шушы чарага бәйләп карыйлар. Ә чынлыкта исә казанлылар тормышына ничек тәэсир итә соң бу саммит? -
ЖУРНАЛИСТ ҺӨНӘР АЛЫШТЫРА: МИН ҮЗЕМНЕ НИЧЕК ТӨРЛЕ ӨЛКӘЛӘРДӘ СЫНАП КАРАДЫМ
Бервакыт күрше Зөләйха әби: «Кызым, кем булып эшлисең? Синең яшьтә инде ипилек булса да акча эшләргә кирәк», – дигән иде. Мин, бераз уйлагач: «Журналист мин, әбекәй», – дидем. Әмма Зөләйха әбине бу бер дә канәгатьләндермәде. «Журналист та һөнәр буламени?», – диде ул, сәерсенеп. Мин дә уйга калдым һәм үземне төрледән-төрле өлкәләрдә сынап карарга булдым. Кем белгән, бәлки, ниһаять, 16 нчы айфонга акча туплармын! -
Авылда укучылар өчен менә дигән мөмкинлек!
Авыл мәктәпләрендә укучылар өчен яңа проектлар саны елдан-ел артып тора. Шулар арасында «Видимо-невидимо» дип аталганы да бар. 16 октябрь көнне нәкъ менә шуның эшчәнлегенә багышланган конференция узды. -
БИЗӘНЕРГӘМЕ-ЮКМЫ?
Төньяк Азия мәдәнияте белән кызыксына башлагач, яшьтәшләрем дә, гомумән әйләнә-тирәмдәгеләр дә, бу мавыгуыма тискәре карадылар. Музыкаль төркемнәрнең иҗатына гашыйк булуымны кабул итсәләр дә, бу милләттән булган егетләргә симпатия белдерүемне берничек тә аңлый алмадылар. Янәсе, әлеге илләрдә ир-атларга карата матурлык стандарты башка. Янәсе, бизәнгән, ясанган егетне ничек яратып булсын! Ир-атлар бөтенләй дә косметика куллана алмыймыни? Аларның йөз-кыяфәтләрен кайгыртырга хаклары бармы? Әйдәгез, бергәләп фикер алышыйк! -
«БЫВШИЙ»ЛАР АРАСЫНДА ДУСЛЫК?
«Әйдә, дуслар булып калыйк!» – бу сүзләрнең нинди контекстта әйтелгәнен чамалыйсыңдыр инде... Ә асылда ни аңлата икән бу тәкъдим? Дуслар булып калу мөмкин хәлме? Әйдә, бергәләп уйлап карыйк әле! Танышларым, дусларым арасында да күперләрне «яндыра» белмәүчеләр шактый. Мин гел әйтә киләм: «Андый дуслык була алмый. Я тулаем араны өзәсең, я каласың». Әлбәттә, кайбер очракларда минем фикер аларга ошап бетми. Бәлки мин ялгышамдыр да. Шуңа күрә бу теманы тирәнтенрәк өйрәнү өчен белгечкә мөрәҗәгать итәргә булдым. -
ЧӘК-ЧӘК ТУРЫНДА КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
Бүген, 14 октябрь, татар халкының милли ризыгы - чәкчәк көне икән бит! Әйдәгез барыбыз да яраткан шушы тәмлүшкә турында фактларны барлап китик әле. -
КАЗАН ЦИРКЫ ЯҢА СЕЗОНГА НӘРСӘЛӘР ТӘКЪДИМ ИТӘ?
Манежны тулаем ремонтлау, милли шоу, гастрономик тамаша, чит ил артистлары: болар турында Казан дәүләт циркында узган пресс-конференциядә сөйләделәр. -
ЗУМЕРЛАРНЫҢ СТОМАТОЛОГИЯГӘ БӘЙЛЕ ЯҢА ТРЕНДЛАРЫ
Интернет челтәрләрендә инде берничә ел стоматология трендлары вирусланып килә. Тешкә бизәнү әйберләре (скайслар) модасы кайтты, маркетплейсларда ялган брекетлар һәм кулдан ясалган вакытлы пломбалар барлыкка килде. Өстәвенә яшүсмерләр тырнак ясар өчен яраклашкан пилкалар белән тешләрен төзәтә. -
«ӘГӘР ДӘ МИН УКЫТУЧЫ БУЛСАМ...»
«Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!» дип, мәктәпләрдә еш яңгырый торган җыр сүзләре белән башлыйм әле. Бүген бит барлык уку йортларында бәйрәм күрке хөкем сөрә. Бүген бит укытучылар, олы хөрмәткә лаек мөгаллимнәр көне Шушы уңайдан без мәктәп укучыларыннан сораштыру үткәрдек. -
Дубай шоколады: иң популяр тәм-том турында сөйләшәбез
Социаль челтәрләрдә хәзер Дубай шоколады зур популярлык казанып килә. Бу тәм-томга Казанда ихтыяҗ зурмы? Ул калган шоколадлардан нәрсәсе белән аерыла? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны язмадан белерсез. -
«Ялкын»лы өлкәннәребез: «Без үсмерләр белән ике арага чикләр куймыйча, алар телендә сөйләшә идек»
Октябрьдә илебездә Өлкәннәр декадасы билгеләп үтелә. 100 еллык тарихы булган журналда нинди генә шәхесләр эшләмәде! Буыннар алмашы барышында алар «Ялкын»ның ялкыны сүрелмәсен өчен күпме кеше көч куйган, йөрәк җылысын биргән... Үз яшьлекләрен журналга багышлаган, бүгенге көндә безгә үрнәк булган кадерле кешеләр белән Айгөл Фәттахова сөйләште. -
«Хәзер каһвә эчү, аны социаль челтәргә урнаштыру – заманча тренд»: кофе турында 5 факт
1 октябрьдә халыкара каһвә көне билгеләп үтелә. Әлеге йокыдан уята торган эчемлек турында бик күп мифлар бар. Әйтик, кофе эчкән кешенең сөякләре нык булмый, ул зыянлы эчемлек һәм башкалар. Әлеге язмада кофеинлы эчемлек турында күбрәк мәгълүмат белербез, кайбер каһвәханәләр белән танышырбыз һәм психолог фикеренә дә колак салырбыз. -
ХОРАФАТЛАР ФЕНОМЕНЫ: ДИН ҺӘМ ПСИХОЛОГИЯ КҮЗЛЕГЕННӘН
«Аягыңны селтәп утырма – шайтан килә» кебек сүзләрне барыгызның да ишеткәне бардыр инде. Кечкенә чактан ук әйтелеп килгән әлеге юраулар безнең психикага зур йогынты ясый икән. Зур үскәч, әлбәттә, моның бары тик тәрбия чарасы гына булганын аңлыйсың, тик инде башка сеңдерелгән бу мәгълүматтан арыну җиңелләрдән түгел. -
2024 ЯШҮСМЕРЛӘРЕННӘН КИЛӘЧӘККӘ ХАТ
«Ялкын»га нигез салганда Муса Җәлил, Абдулла Алишлар, бер гасырдан соң яшь егет һәм кызлар аның 100 еллыгын бәйрәм итәрләр дип күз алдына китерделәрме икән? Ә вакыт исә күз ачып йомганчы узган да киткән. Ә тарихта каласы килә бит. Шуңа без киләчәк буыннар өчен вакыт капсуласы калдырырга булдык. 2024 елның яшүсмерләре киләчәк турында нәрсә уйлый? -
«AUTUMN VIBES» ЯКИ КӨЗНЕ ЯРАТАМ ДИСӘҢ...
Теләсәң, көзнең үзенә генә хас әкияти вайбларын тотарга һәм әлеге фасылны чын мәгънәсендә яратырга өйрәнергә була икән бит. Менә уйлап карыйк әле: «җәй бетте» дә «җәй бетте», дип ыңгырашудан һәм зарланудан ни мәгънә бар? Көзнең җылысын, матурлыгын тулысынча тоеп калу рәхәтрәк түгелмени?
Белми калма
-
18 апреля 2025 - 12:12
TUBATAY BEATS ТӨРКЕМЕ БЕРЕНЧЕ АЛЬБОМЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
18 апреля 2025 - 11:53
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫНДА ЯҢА СПЕКТАКЛЬ
-
18 апреля 2025 - 10:52
ТАТАРСТАНДА ЭШЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «МОЛОТ» ПРОЕКТЫНЫҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ДӘВАМ ИТӘ
-
18 апреля 2025 - 10:46
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА XII ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ