Логотип Идель
Бу – тема!

«МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ»: БЕЗНЕ ТУГАН ТЕЛЕБЕЗГӘ КАРАТА МӘХӘББӘТ ҖЫЛЫТА

26 апрельдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыныңяңа бинасы каршында «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең нәтиҗәләрен игълан итү тантанасы һәм гала-концерты узды. 

26 апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Әлеге көнне татар халкы Туган тел көнен дә билгеләп үтә.  Шулай ук һәр ел саен «Мин татарча сөйләшәм» акциясе уза. Быел чараның үз эшен башлап җибәрүенә 20 ел тула. 

Тантананы «Tubatay Beats» төркеме – Солтан Сафин, Ислам Вәлиев һәм Ильяс Фәрхуллин ачып җибәрде. Алар татар халык көйләрен заманча стильдә яңгыраттылар. Бу композиция яшь буынның гына түгел, хәтта өлкәняшьтәгеләрнең дә кәефен күтәрде. Барлык кеше әлеге җырга кушылып татар халык биюен биер өчен урыннарыннан торып бастылар. 

«Акция кайда гына узмады, ләкин бу юлы беренче мәртәбә тамашачыларыбыз берьюлы сәхнәгә дә һәм шул ук вакытта Кабан күленә дә карап утыралар. Көннәр салкынча, җилле булса да, йөрәкләр ут булып яна, безгә җылы, чөнки безне туган телебезгә мәхәббәт җылыта», – диде чараны алып баручы Айсылу Лерон.

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында узган музыкаль бәйгенең җиңүчеләре – Илнар Сибгатуллин, Ләйлә Хафизова, Мәликә Юнысова; тамашачы мәхәббәте яулаган җиңүче – Гүзәл Сабирова үзләренең җырларын тыңлаучыларга тәкъдим иттеләр. 

«Мин татарча сөйләшәм» акциясенең интеллектуаль уеннары һәм бәйгеләре кураторы Эльмира Вәлиева 14 апрель көнне Казан үзәгендә узган «Казан квиз» интеллектуаль уены катнашучыларын котлап, бүләкләр тапшырды. Призлы урыннарга лаек булучылар: 1 нче урын – Чистай муниципаль районы  3 нче гомуми белем бирү мәктәбе, 2 нче урын – Казан шәһәренең 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе, 3 нче урын – Аксубай муниципаль районы Аксубай 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе такымнары. Казан Федераль университетының IT-лицей вәкилләре Гран-при иясе булдылар. 

Бөтендөнья татар яшьләре форумы ел саен «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында төрле оешмаларның татар телен куллану дәрәҗәсен тикшерә һәм аларга нәтиҗә ясап, «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыра. Бу юлы ул Казан шәһәренең җәмәгать транспорт системасына бирелде. Яшьләр форумы рәисе Райнур Хәсәнов билгеләп үткәнчә, светофорларның аудио сигналлары да татарча яңгырамый, кондукторсыз маршрутлардагы экраннарда, күрсәткечләрдә татар теле кулланылмый.

Әйтеп үтәргә кирәк, быел чара 3 өлешкә бүленгән иде, ягъни чараны 3 буын алып барды. Беренчесен Айсылу Лерон һәм Илфар Кәримов башлап җибәргән булса, икенчесен Илгиз Шәйхразыев һәм Ләйлә Лерон, өченче өлешне «Ялкын» журналы баш мөхәррире урынбасары Зилә Дәрҗеманова һәм «Әйдә ШаяРТ!» татар КВН лигасы чемпионы Дилияр Борһанов дәвам итте.

«Мин татарча сөйләшәм» – уникаль мохит, яшьләргә яңгыр булу да, урыныүзгәрү дә мөһим түгел, чөнки безнең максатларыбыз башка – ул туган телебезн еүстерү һәм аны яшьләр арасында популярлаштыру», – диде Зилә Дәрҗеманова.  

Әлеге кичә «Мин татарча сөйләшәм, киләчәкне үзгәртәм» девизы һәм, әлбәттә, «Туган тел» җыры белән тәмамланды.  

Бәйрәм бер сулышта узды дисәм дә, дөрес булыр. Бу акция барлык татар милләтен бергә җыеп, туган телне үстерүне һәм аны онытмыйча, киләсе буынга тапшыруны зур максат итеп куйган. Шуңа күрә үз телебездә ешрак аралашу – бенең бурычыбыз!

Фото авторы: Фирүзә Вәлиева

Теги: печән базары мин татарча сөйләшәм Камал театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев