Әлфинә ФӘЙЗКӘБИРОВА автор яңалыклары
-
ГАШЫЙКЛАР КӨНЕНӘ НӘРСӘ БҮЛӘК ИТӘРГӘ?
14 февраль - гашыйклар көне! Әлеге бәйрәм дөньяның күп илләрендә билгеләп үтелә. Гашыйклар көнендә, кызлар һәм егетләр бер-берсенә үзенчәлекле бүләк бирергә тырыша. Әлбәттә, ул истә калырлык булсын өчен нинди бүләк бирүеңне алдан ук уйларга кирәк. Мин сезнең «эшегезне» җиңеләйтү масатыннан егетләр һәм кызлар өчен шәп бүләкләр исемлеге тупладым. -
СӘЛАМӘТЛЕКНЕ САКЛАР ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ КИРӘК?
Һәр кеше өчен дә сәламәтлек мәһим. Сау-сәламәт булганда гына теләк-омтылышларга ирешеп, җәмгыять тормышында актив катнашып була. Организмны тонуста тотар өчен, мөһим этапларның үтәлүе кирәк. Шул хакта берничә киңәшкә тукталыйк. -
ЯҢА ЕЛНЫ НИЧЕК КҮҢЕЛЛЕ ИТЕП КАРШЫ АЛЫРГА?
Яңа 2025 елны каршы алырга һәрбер кеше әзерләнә һәм тулы өметләр белән ниндидер могҗиза көтә. Әлеге бәйрәмгә әзерләнү дусларга, туганнарга бүләк алудан башлана. Аннан соң кайда һәм ничек каршы алу белән дәвам итә. Әлбәттә, барыбызның да Яңа елны үзенчәлекле һәм кызыклы итеп каршы аласы килә. Шуңа күрә мин бәйрәмнәрегезне мавыктыргыч итеп үткәрер өчен, берничә уен тупладым. -
СТРЕССНЫҢ ЯХШЫ ЯКЛАРЫ НИНДИ?
Бүгенге яшәеш эш, уку, гаилә һәм башкалар белән тыгыз бәйләнгән. Һәр көн ниндидер ачыш, яңалык, шатлык яисә төшенкелек хисе алып килә. Әйтик, борчылу, эмоциональ яктан яну кебек проблемалар стресс башлануга этәргеч булып тора. Шуңа күрә организмда тискәре үзгәрешләр барлыкка килә. Мәсәлән, йокы туймау, баш авырту, тиз ару, йөрәк тибеше көчәю, мускуллар сызлавы күзәтелә. Әмма һәрберебез дә стресска бирешүчән дип әйтү дөрес түгел. Бер үк фактор бер кешегә бөтенләй йогынты ясамаска яки аз гына тәэсир итәргә мөмкин. Ә шул ук вакытта башка кешенең турыдан-туры сәламәтлегенә зыян салуы да ихтимал.