ГОРУРЛЫК ХИСЕ УЯТА ТОРГАН «МИЛЛИ ХӘЗИНӘ» ФЕСТИВАЛЕ
15 апрель көнне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Милли хәзинә» балалар һәм яшүсмерләр өчен бөтенроссия халык иҗаты фестиваленә багышланган конференция узды.
Бәйге 2010 елда үз эшен башлап җибәрә һәм еллар узу белән конкурсның катнашучылар географиясе зурая бара. Хәзерге вакытта фестивальдә мәктәп балалары, педагогик көллиятләрдә һәм төрле техникумнарда укучы студентлар да катнаша ала.
Быелгы конкурсның яңалыгы – оештыруда һәм матди яктан ярдәм күрсәтүдә яңа оешмаларның катнашуы. Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фондына, «Туган авылым» милли-туристлык комплексына, Бөтендөнья татар конгрессы һәм ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондларына КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының директоры, профессор Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улы зур рәхмәтен җиткерде.
Конференция барышында вокал һәм уен кораллары буенча бәяләүнең төп билгеләрен «Бәйрәм» фольклор вокаль-инструменталь ансамбле җитәкчесе, Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан консеваториясенең Опера студиясе хормейстеры Акбарова Гөлназ Наил кызы әйтеп китте. «Темага туры килү, халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләрне белү, музыкаль әсәрне сәнгатьчә аңлату, интонация чисталыгы, сәхнә культурасы, тембр һәм тавыш көче, репертуарның катлаулылыгы, башкаручының мөмкинлекләренә туры килүе, башкару осталыгы исәпкә алына».
«Милли хәзинә» конкурсының йомгаклау туры 17-18 апрель көннәрендә КФУның Татарстан, 2 адресы буенча урнашкан бинасында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 июля 2025 - 12:18
ТАТАРСТАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ТУГАН ТЕЛДӘ ШӘХСИ БЛОГЫН ҮСТЕРӘ ҺӘМ ЗУР ЧАРАЛАРГА АККРЕДИТАЦИЯ АЛА АЛАЧАК
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
Нет комментариев