Логотип Идель
Бу – тема!

СӘЛАМӘТЛЕКНЕ САКЛАР ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ КИРӘК?

Һәр кеше өчен дә сәламәтлек мөһим. Сау-сәламәт булганда гына теләк-омтылышларга ирешеп, җәмгыять тормышында актив катнашып була. Организмны тонуста тотар өчен, мөһим этапларның үтәлүе кирәк. Шул хакта берничә киңәшкә тукталыйк.

 

1. Дөрес туклану. Кешегә көненә 4 тапкыр 3-4 сәгать аралыгы белән ашарга тәкъдим ителә. Иртә белән нәрсә ашавыңа зур игътибар бирергә кирәк. Бу вакытта организм ризыкны яхшы үзләштереп, көн дәвамына энергия туплый. Иртән солы һәм карабодай боткасы ашау файдалы. Алар магний, фосфор һәм цинк кебек витаминнарга бик бай. Шулай ук ботка эчәклек, йөрәк, мускул эшчәнлеген яхшырта.  

Чыннан да, витаминнарга бай булган ризыклар белән туклану турында онытмаска кирәк: яшелчә, җиләк-җимеш, чикләвек, ит һәм сөт продуктлары организмның ныгуына зур этәргеч ясыйлар.

2. Су эчү. Кеше организмында суның гомуми күләме, авырлыгына һәм тән составына карап, 70% ны тәшкил итә.  Аеруча каты азыкны эшкәрткәндә, су җитди функция үти. Ашкайнату системасы азыкны эшкәртсен өчен, сыеклык җитәрлек күләмдә булырга тиеш.

Иртән уянгач, су эчү организм өчен файдалы. Ул токсиннарны чыгарып, матдәләр алмашуын тизләтә, тән тиресенә һәм чәчләргә уңай йогынты ясый. Шуңа күрә көнгә 1,5-2 литр су эчәргә тәкъдим ителә. Шуны истә тоту мөһим, 15 кг тән массасына 0,5 л су туры килә. Кеше никадәр авыррак булса, организмның барлык системалары нормаль эшләсен өчен, аңа шулкадәр күбрәк су эчәргә кирәк.

3. Спорт белән шөгыльләнү.  Даими физик күнегүләр ясау – дөрес яшәү рәвешенең нигезе. Спортка 30 минут вакыт тапсагыз, тулы тренировка ясарга була. Әлбәттә, иң беренче чиратта, мускулларны һәм буыннарны физик активлыкка әзерләргә кирәк. Моның өчен кулларга, аякларга, аркага берничә күнегү ясыйсыз.  Алга таба организмга җайлашырга вакыт биреп, күнегүләрнең интенсивлыгын арттырырга мөмкин. Аннан соң үзегезгә уңайлы тизлек белән салмак кына йөгереп кайтыгыз. Шулай ук велосипедта яисә роликта йөрү, теннис уйнау, гимнастика белән шөгыльләнү – спортның бер өлеше.  Әлеге күнегүләрне көн аралаш эшләргә дә була. Шул рәвешле сез тәнне ныгытып, үз-үзегезне тонуста тотарга өйрәнәчәксез.

4. Җәяү йөрү – сәламәтлекне саклау өчен, җиңел ысулларның берсе булып санала. Җәяү йөрү кан басымын көйли, организмдагы шикәр күләмен җайга салырга һәм стресстан арынырга ярдәм итә.

Йөрергә чыкканда ашказанының буш булуы әйбәт яисә урамга ашаганнан соң сәгать ярым вакыт узгач кына чыгыгыз. Һәр көн 40-45 минут саф һавада йөреп керү организмга күп файда китерә.

5. Көн режимы. Иң мөһим өлешләрнең берсе – йокы. Төрле сәбәпләр аркасында йокыга аз вакыт сарыф итүчеләр шактый. Йокы туймау кешегә тискәре тәэсир итә: беренчедән, сәламәтлеккә зыян, ә икенчедән, начар авыруларны барлыкка китерә. Шулай ук хәтер начарлануына, иммунитетның көчсезләнүенә, баш авыртуына да сәбәпче.

Шуңа күрә йокы режимын бозарга ярамый. Йоклау өчен иң яхшы вакыт – 21:00-7:00 сәгатьтә. Шулай ук бер үк вакытта яту һәм тору бик әһәмиятле, чөнки ул җиңел йокыга китүне, тиз уянуны тәэмин итә.

Әлеге киңәшләр киләчәктә сезгә ярдәм итәр дип уйлыйм. Сәламәтлегебезгә битараф булмыйк!

Фото: Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев