ГАШЫЙКЛАР КӨНЕНӘ НӘРСӘ БҮЛӘК ИТӘРГӘ?
14 февраль – гашыйклар көне! Әлеге бәйрәм дөньяның күп илләрендә билгеләп үтелә. Гашыйклар көнендә, кызлар һәм егетләр бер-берсенә үзенчәлекле бүләк бирергә тырыша. Әлбәттә, ул истә калырлык булсын өчен нинди бүләк бирүеңне алдан ук уйларга кирәк. Мин сезнең «эшегезне» җиңеләйтү максатыннан егетләр һәм кызлар өчен шәп бүләкләр исемлеге тупладым.
Кызларга нәрсә бүләк итәргә?
1. Театрга билет. Әгәрдә көнегез матур хатирәләргә бай булсын дисәгез, театрга барырга киңәш итәм. Күңелегезгә якын булган спектакльне сайлап, хис-кичерешләрегез белән бүлешегез.
2. «Тәмнүшкәләр» . Кәефне күтәрер өчен шәп ысул. Кечкенә тартмага баллы ризыклар салыгыз, һәм янына открытка куеп, әйтергә теләгән матур сүзләрегезне җиткерегез.
3. Букет. Кызларның нинди чәчәккә өстенлек бирүләренә карап, матур чәчәк бәйләме сайларга мөмкин. Күп очракта, кызыл гөлчәчәк (роза) бүләк итәләр, чөнки ул мәхәббәтнең бер билгесе булып тора.
4. Фотоальбом. Истәлекле фотосурәтләрегезне альбомга беркетеп куегыз. Беренчедән, алар югалмыйча сакланып киләләр. Икенчедән, яраткан кешегез белән матур вакыйгаларны искә төшерергә бер сәбәп булыр!
5. Аксессуар. Әлбәттә, беләзек, алка, муенса – хатын-кызга ямь өсти. Шуңа күрә алар әлеге бүләкләрне бик кадерләп тагып йөриячәкләр.
6. Фотосессия. Фотосессиягә сертификат бирү бик отышлы вариант. Бу көнгә әзерләнү дә кызыклы үтә: образ, фотога төшү урынын сайлау. Аннан матур фотоларны күргәч, елмаеп искә алу – үзе рәхәт.
Егетләргә нәрсә бүләк итәргә?
1. Концертка билет. Вакытны күңелле үткәрер өчен, яраткан җырчыгызның концертына барып, ошаган җырларны тыңлагыз!
2. Торт яки пирог. Үзегез пешергән ризык тагын да тәмле була бит ул! Бу якын кешегезне сөендерергә иң яхшы ысул.
3. Сәяхәт. Дөньяда нинди генә гүзәл табигатьле урыннар юк! Сәяхәткә барып, яңа мөмкинлекләр белән танышуны кулдан ычкындырмаска кирәк. Алдан ук кая барасыгызны уйлап, план төзергә онытмагыз!
4. Сертификат бирү. Күп ир-егетләр машина белән кызыксына яисә спорт ярата. Шул рәвешле аларның нәрсәгә өстенлек бирүләренә карап, берәр кибеткә сертификат бирергә мөмкин.
5. Сувенир. Гашыйклар көненә бәйле булган чынаяк, брелок бирергә була. Хәтта зур булмаган картина бүләк итү дә, көнегезне ямьләндереп җибәрә ала.
6. Кием. Парлы футболка бирү – уникаль бүләк. Икегезгә дә ошаган үзенчәлекле рәсемне сайлап, футболкага беркетергә кирәк. Иң мөһиме, фотосурәтләргә караган саен, кәефегез күтәрелсен!
Бер-беребезне яратып, якын кешеләребезне сөендереп яшик!
Фото: Freepik.com
Теги: любовь мәхәббәт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев