СТРЕССНЫҢ ЯХШЫ ЯКЛАРЫ НИНДИ?
Бүгенге яшәеш эш, уку, гаилә һәм башкалар белән тыгыз бәйләнгән. Һәр көн ниндидер ачыш, яңалык, шатлык яисә төшенкелек хисе алып килә. Әйтик, борчылу, эмоциональ яктан яну кебек проблемалар стресс башлануга этәргеч булып тора. Шуңа күрә организмда тискәре үзгәрешләр барлыкка килә. Мәсәлән, йокы туймау, баш авырту, тиз ару, йөрәк тибеше көчәю, мускуллар сызлавы күзәтелә. Әмма һәрберебез дә стресска бирешүчән дип әйтү дөрес түгел. Бер үк фактор бер кешегә бөтенләй йогынты ясамаска яки аз гына тәэсир итәргә мөмкин. Ә шул ук вакытта башка кешенең турыдан-туры сәламәтлегенә зыян салуы да ихтимал.
Бүгенге көндә актуаль булган проблемаларның берсе – стресс хакында кайбер сорауларга җавап алыр өчен беренче татар коуч-психолог Илүзә Әминовага мөрәҗәгать иттем.
– Стресс, курку хисе, депрессия – кайсы халәт кеше өчен иң авыры?
– Стресс – организмда тискәре факторлар тәэсире нәтиҗәсендә барлыкка килгән көчле киеренкелек халәте. Ул кыска вакытлы һәм организмда җыелып килә. Шулай ук курку хисе дә ике төрле була: кыска вакытлы һәм фобия дәрәҗәсендә. Әйтеп үтәргә кирәк, курку хисе хәтта «паник һөҗүм»гә кадәр барып җитергә мөмкин. Ә депрессия – ул кешенең психологиясе, кире үз халәтеңә кайтыр өчен терапия үтәргә дә туры килә. Әлеге өч халәт арасыннан иң авыры – депрессия.
– Стрессның тискәре яклары күп, ә уңай яклары бармы?
– Стресс вакытында кешенең организмы көчлерәк эшли башлый. Баш мие тизрәк уйлый, мусскулларның көче бер урынга җыелуы күзәтелә. Кайбер кешеләр үзләрен стресс кичерү өчен махсус ниндидер ситуацияләргә куялар. Мәсәлән, еллык хисапны тапшырыр өчен бер ай вакыт бар, ә ул аны берничә көн калгач кына эшли. Чөнки шул рәвешле генә, баш мие фикерне җитезрәк җыя, игътибарны туплый ала.
– Стрессны хатын-кызлар яисә ир-кешеләр җиңел кичерәме?
–Алар бер-берсеннән берникадәр аерыла, чөнки бу процесс кешенең табигате, характеры, психикасы һәм стресска каршы торучанлыгы белән бәйле. Әлбәттә, ир-кеше стресска җиңелрәк каршы тора. Ә хатын-кызга бу авыррак, чөнки ул эмоциональрәк. Шуңа да хатын-кыз стресс вакытында хис-кичерешләргә бирелә һәм шуның белән аның энергиясе дә күп сарыф ителә.
– Үзеңнең бу халәткә кергәнеңне ничек аңларга?
– Стресслы ситуацияләр безнең тормышыбызда булып тора. Сыйфатлы ял булмаган очракта, кешенең организмы тиз бирешә башлый һәм стресслы ситуацияләр вакытында авыр реакция күрсәтә. Аның беренче симптомнары: баш авырту, кан басымы күтәрелү, кул калтыравы, хәлсезлек, игътибарны җыеп булмау, кешеләр белән аралашканда кызып китүчәнлек. Әлеге күрсәткечләр синдә бар икән, димәк, организм чын мәгънәсендә арган. Мондый очракта мөмкин кадәр сыйфатлы ял турында уйларга һәм аны оештырырга кирәк.
– Стресстан ничек арынырга?
– Без көн дәвамында берничә стресс халәтен кичерергә мөмкин. Аннан арыну юллары күп төрле. Хәтта стресска карата мөнәсәбәтне алдан билгеләп була. Шул ук вакытта, стресслы ситуация барлыкка килгән очракта, үзебезне аннан тиз генә чыгара алабыз.
Иң беренчедән, игътибарны бөтенләй икенче якка юнәлтү кирәк. Үзебезне кулга алып «Бу миңа хәзер кирәкме? Мин моның өчен энергиямне һәм нервларны юкка сарыф итәргә тиешме?» дигән сораулар бирәбез. Боларны эчтән түгел, ә кычкырып әйтү мөһим.
Икенчедән, һава сулап керергә һәм тиз генә физик күнегүләр ясарга мөмкин. Шулай ук кискен хәрәкәт ярдәмендә, мәсәлән, кул чабып, игътибар фокусын үзгәртә алабыз.
Стресс вакытында җыелган киеренкелек авыруга сәбәпче була. Шуңа күрә атнага бер үзебезгә ял бирергә кирәк: йөзү, спорт белән шөгыльләнү, йөгерү, массажга бару, табигатькә чыгу һ.б.
Әлеге киңәшләрне үтәсәгез, стресска азрак биреләчәксез. Үзегезне саклагыз!
Фото: Freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 января 2025 - 10:14
КӨРӘШ БУЕНЧА ТР БЕРЕНЧЕЛЕГЕНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
15 января 2025 - 11:12
ИЛЬЯ АВЕРБУХ КАТНАШЫНДА WINTER FEST ФЕСТИВАЛЕ «КАРА КҮЛ» ПАРКЫНДА УЗАЧАК
-
14 января 2025 - 16:33
ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ 5НЧЕ ЭТАБЫ КАЗАНДА УЗАЧАК
-
9 января 2025 - 14:57
ГЫЙНВАР АЕНДА КАЗАНДА TEN SPIRIT БРЕЙКИНГЫ БУЕНЧА БАЛАЛАР-ЯШҮСМЕРЛӘР ТУРНИРЫ УЗАЧАК
Нет комментариев