Бүгенге яшәеш эш, уку, гаилә һәм башкалар белән тыгыз бәйләнгән. Һәр көн ниндидер ачыш, яңалык, шатлык яисә төшенкелек хисе алып килә. Әйтик, борчылу, эмоциональ яктан яну кебек проблемалар стресс башлануга этәргеч булып тора. Шуңа күрә организмда тискәре үзгәрешләр барлыкка килә. Мәсәлән, йокы туймау, баш авырту, тиз ару, йөрәк тибеше көчәю, мускуллар сызлавы күзәтелә. Әмма һәрберебез дә стресска бирешүчән дип әйтү дөрес түгел. Бер үк фактор бер кешегә бөтенләй йогынты ясамаска яки аз гына тәэсир итәргә мөмкин. Ә шул ук вакытта башка кешенең турыдан-туры сәламәтлегенә зыян салуы да ихтимал.