ДӨРЕС ТУКЛАНУ СЕРЛӘРЕ БЕЛӘН ТАНЫШАБЫЗ!
Ябыгу темасын дәвам итеп, дөрес туклану, диеталар турында да сөйләшеп алырга тәкъдим итәм. Яшүсмер вакытта нинди ризыклар ашау файдалы? Диеталар ярдәмендә чынлап та артык авырлык белән саубуллашып буламы? Ябыгыр өчен нишләргә кирәк? Әйдәгез, сорауларга бергәләп җавап табыйк. Бу эштә безгә нутрициолог, диетолог Чулпан Мөслихова ярдәм итәчәк.
«Кызлар ябыгам, дип майлардан баш тарта»
Яшүсмер чакта рацион баланслы булырга тиеш: файдалы чиста майлар, катлаулы углеводлар, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр. Сөт ризыклары, эремчек, сыр кальцийга бай. Әлеге ризыклар үзләштерелсен өчен фосфор һәм магний кирәк. Аларны бавыр, чикләвектән алырга була, балык шулай ук омега 3кә бай. Яшүсмернең көндәлек рационын төрләндерү мөһим. Көн дә бер үк төрле ризык ашамаска киңәш ителә. Кызлар ябыгам, дип майлардан баш тарта. Бу алар өчен куркыныч, чөнки майлар гормоннар ясалуга зур йогынты ясый. Витамин һәм минералларны да организм беренче чиратта ризыклардан ала.
Авырлыкны киметү өчен нишләргә?
Ябыгыр өчен, иң беренче чиратта, баллы газлы сулардан, фастфудлардан, соус, кибет ярымфабрикатларыннан, шикәрдән баш тартырга кирәк. Газлы эчемлекләрдәге углекислый газ гастрит, язва, эрозия китереп чыгарырга мөмкин. Фастфуд – бик нык майлы, калорияле ризык. Алар да симерүгә китерә, шулай ук аларда трансмайлар күп. Онкология куркынычы да янарга мөмкин. Гамбургер, шаурма ашыйсың килсә, аларны файдалы ингредиентлардан өйдә ясау хуплана. Ябыгырга теләгәндә, киләсе ысулны куллану уңай нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Диаметры 22-25 см лы тәлинкә алыгыз. Аның 50%ы яшелчә һәм җиләк-җимештән, 25%ы катлаулы углеводлардан (ярмалар), 25%ы аксымнан (ит, балык) торырга тиеш. Шулай ук майлар да кушарга кирәк. Ашаган вакытта гаджетлар кулланмау мөһим, чөнки чама хисен онытырга мөмкинсез.
«Диеталар вакытлыча гына нәтиҗә бирә»
Диеталарның да төрлесе була. Әйтик, монодиеталар (кефир гына эчү, карабодай гына ашап тору). Алар безнең өчен зыянлы да булырга мөмкин, чөнки организм ризыктан кирәкле микро- һәм макроэлементлар алмый. Дәвалау диеталары да бар, мәсәлән, глютенсыз, шикәрсез, сөтсез. Алар ярдәмендә дә ябыгып була. Әмма биредә әйтеп үтелгән диеталар вакытлыча гына нәтиҗә бирә, бу эшне туктатканнан соң, авырлык кире кайтырга мөмкин.
Суны ничек дөрес эчәргә?
Суны ашарга 30-40 минут кала һәм ашаганнан соң 30-40 минут үткәч, 1 стакан күләмендә җылы (авызны пешерми торган кайнар су) килеш эчәргә киңәш итәм. Ул ашказанын ризыкны кабул итәргә әзерли башлый һәм шулай ук күп ашаудан саклый. Тукланган вакытта суны чамасын белеп кенә һәм бик эчәсе килсә генә эчү кирәк. Ашаганда су эчү коры ризыкны җебетеп җибәрергә ярдәм итә, йоту җиңел була. Ләкин күп һәм еш эчәргә ярамый, чөнки ашамлык авызда ук эшкәртелә башлый. Ашаганда су эчүне гадәткә кертергә кирәкми. Шуны да искәртик, ашказанының тешләре юк, шуңа ризыкны авызда яхшылап чәйнәргә кирәк. Төкерек бүленеп чыгып, ул шунда беренче эшкәртелүне үтәргә тиеш.
Май запасын «яндырабыз»
Интерваль ач тору (интервальное голодание) вакытында без 16 сәгать эчендә ашамыйбыз. Бу вакытта организм ял итә һәм энергия сыйфатында май тукымасы запасларын файдалана. Без ашамаганда инсулин дәрәҗәсе кими, запаста тупланган энергияне яндыра башларга сигнал бирә. Шушы вакытта кандагы глюкоза микъдары да кими һәм организмдагы май запасы «яна башлый». Әмма шунысы мөһим: интерваль ач торуны табиб рөхсәте белән генә кулланырга кирәк, чөнки ул барлык кешегә дә ярамый!
«freepic.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев