Логотип Идель
Бу – тема!

ӘБИЕМ КӨНДӘЛЕГЕ – ҮТКӘННӘРДӘН КАЙТАВАЗ

Күпме вакыт үтүгә карамастан, ул елларның хәтере сакланырга тиеш. Нинди генә рәхәт тормышта яшәсәк тә, әби-бабаларыбыз күргән михнәт онытылырга тиеш түгел. Әйе, әлеге язмам 1941-1945 еллар афәте турында. Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тула. Шул уңайдан, әбием көндәлегенең сугышлы битләреннән бераз хатирә белән бүлешәм.

Бу көндәлек 1940 елда, әбием 6 сыйныфта укыганда, башланган булган. Көндәлек дигәч тә, көн саен язылмаган ул. Әмма әбиемнең шатлыклы да, күңелсез дә көннәре урын алган анда. Шулай ук матур мәхәббәт шигырьләре, дусларыннан теләкләр, тетрәндергеч бәетләр дә акка кара белән яткан. Әбием аларның барысын да хәтерли, яратып искә ала. Әмма көндәлекнең сугыш вакытына караган битләрен ачарга теләмәде ул. Болай да онытылмаган бит ул көннәр, онытылмаячак та... Бүгенге көндә 97 яшен тутырган әбием ул елларда 15 яшьлек кыз булган. Ул да шушы елларда Ватан дип яшәгән, фронт өчен эшләгән һәм кайбер үзәккә үткән көннәрен теркәп тә барган.

1941 ел, 22 июнь. Көн гадәттәгечә башланды. Әни бакчада эшли иде, ә мин аңа булышам. Кинәт нидер булды, кешеләр хафалана башлады. Әни сугыш башланды, диде һәм капчык-сумкаларга кирәк-яраклар җыя башлады. Шулай итеп ике абыемны сугышка озаттык. Минем абыйлар гына түгел, ярты авыл китте фронтка. Җигелгән 20ләп ат көтеп тора иде аларны. Закир абый гармун уйнады, әниләр җырлады. Исән-сау булып, тизрәк җиңеп кайтыгыз. Мин сезне бик яратам.

1943 ел, 12 июнь. Берничә көн элек безне – 14-15 яшьлек балаларны районга клубка чакырдылар. Врачлар килеп, һәрберебезне тикшереп чыкты. Күпмедер вакыттан сумкалар тотып, әниләр дә килде. Ул сумкалар безгә булып чыкты. Шул көнне безне ФЗӨгә (фабрика-завод өйрәнчеклеге мәктәбе) җибәрделәр. Бөтен кеше елады. Әни мескенкәй минем белән соңгы тапкыр күрешкән төсле саубуллашты. Шулай озакка киттек микәнни? Беренче көнне Борнак авылында йокладык. Иртән җәяү Шәмәрдәнгә төшеп, товар поездларына утырдык. Шулай итеп, бүген Казаннан ерак булмаган Паратский дигән җиргә килдек.

1943 ел, 5 август. «Серго» дигән военный заводта браковщица булып эшлим. Беренче тапкыр заводка кергәч, мондагы тавыштан куркып, кочаклашып елашкан идек кызлар белән.

1945 ел, 12 октябрь. Сугыш күптән бетте инде. Әмма без һаман корал ясыйбыз. Узган атнада, абый сугыштан кайтты дигән хәбәрне ишеткәч, дус кызым белән качып кайттык. Шундый сагынган идем үзен! Абыем исән-сау! Мин шундый бәхетле! Ике көннән кире эшебезгә кайттык. Качып киткән өчен җәза каралды үзебезгә: 6 ай дәвамында ипине тиешенчә бирмәячәкләр. Булсын... Ә мин өйдәгеләрне күрдем!

1948 ел, 16 март. Өйгә кайтам! Әллә чынлап та бетте? Әллә чынлап та түздек? Әти-әни, туганнар белән очрашуны уйлыйм. Ничек сагындым мин сезне! Туганнарым, туган авылым, туган җирем, ничек кадерле сез миңа...

Бай гаилә мирасын саклап калган иске көндәлек сугыш елларыннан  тетрәндергеч кайтавазын саклый. Һәр гаилә тарихына эз салган бит ул Бөек Ватан сугышы! Моны аңлап, хәтер саклап, рәхмәтле булып яшәсәк иде... Онытырга хакыбыз юк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев