СУГЫШ ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР
Быел Бөек Ватан сугышында җиңүгә – 80 ел тула. Шул уңайдан иң популяр сугышка багышланган шигырьләрне тәкъдим итәбез. Якынлашып килүче бәйрәм белән!
СОЛДАТЛАР
Роберт Әхмәтҗанов
Озатып вокзаллар каршында
Маңгайдан үптеләр аналар.
Тузанлы юллардан үттеләр
Дөньяны күрмәгән балалар.
Балалар керделәр утларга,
Балалар сүз бирде тупларга.
Күпләре, төренеп шинельгә,
Калдылар еракта йокларга.
«Балалар, торыгыз, балалар,
Ашыгыз суына табында…»
Ничә ел тормыйлар балалар
Иделдә һәм Дунай ярында…
Уятма, йокласын, син, ана,
Айларны, елларны санап бар:
Күңелдә һаман яшь, гел бала –
Кайтмаган солдатлар, солдатлар.
Ана ул йокламый, сабые
Юрганын ачса да уяна.
Аналар йөрәге шикелле
Мәйданда мәңгелек ут яна.
Аналар йөрәге шикелле
Ут яна, уйлана, талпына.
Аналар хәтере шикелле
Җил йөри курганнар артында.
ҖИҢЕП КАЙТ!
Кави Нәҗми
Чулпан калка, таң ата,
Кыз сөйгәнен озата,
Исән барып, исән кайт,
Дошманнарны җиңеп кайт!
Миннән сиңа теләк шул –
Ил мактарлык үрнәк бул.
Мин тагын телим сиңа –
Үткенлек кылычыңа.
Быргы уйный еракта,
Туплар сөйләшкән якта.
Егет китте шул якка,
Атланып аргамакка.
Теләр идем тагын да,
Бик сагынган чагында, –
Язып җибәр сәлам-хат!
Сау бул, җиңеп кайт!
КОЯШ ЧЫККАН ЯКТА — БАТКАН ЯКТА
Рамазан Байтимеров
Сугыш уты кинәт каплап алды
Тыныч иртә, аяз ал таңны.
Ил уллары бердәм яуга китте
Саклар өчен газиз Ватанны.
Күп батырлар илгә җиңеп кайтты,
Ә берәүләр ятып калдылар.
Кояш чыккан-баткан якка карап,
Көтә-көтә күзләр талдылар.
Җан коелды, азмы кан коелды,
Авыр көрәш барган якларда.
Бәлки шуңа кояш кызарадыр
Чыккан чакта, баткан чакларда.
ӘЙЛӘНЕП КАЙТЫГЫЗ
Мансур Шиһапов
Агыла тын гына,
Җыр булып моң гына,
Кемнәрдер кайларга китәләр…
Сагыштан янганнар,
Яшьләре тамганнар
Юлларда өзелеп көтәләр.
Күңелдә йөргән яр,
Төшләргә кергән яр,
Кайсыбыз сагынмый, әйтегез?!
Яшьлекнең таңына,
Вәгъдәләр хакына
Тизрәк әйләнеп кайтыгыз.
Парлылар бергәләп,
Йөрәкне телгәләп,
Күңелне әрнетеп үтәләр.
Олы юл чатында
Күрешү көннәрен
Ялгызлар зарыгып көтәләр.
Туган җир тарта ул,
Исәннәр кайта ул,
Кавышу көннәрен беләләр.
Хәбәрсез югалган
Дусларын юллардан
Тол кызлар һаман да көтәләр.
КАЙТУ
Марсель Галиев
Олы юлдан яуга киткән чакта
Таң җиленнән томан таралды.
Авыл башындагы куш наратка
Атлар да бит борылып карады.
Һаваларда торна тавышлары,
Ишетелә канат кагышлары.
Кошларда да кеше язмышлары,
Чит җирләргә китеп барышлары.
Туган якның хәбәрләрен белдек
Ызаннардан искән җилләрдән.
Күпләребез олы юлдан кире
Кайталмады ерак илләрдән.
ЛЕНИНГРАД, СУГЫШ, БЛОКАДА
Сибгат Хәким
Ленинград, сугыш, блокада…
Илдән илгә куды әсирлек…
Кайтты, истә әйткән сүзләре:
Ышанмагач, нигә яшим дип,
Медаль генә үзе югыйсә,
Кояшыдай яна өйләнең.
Бүтәннәрдә күреп уфтанды
Ватан сугышының медален.
Ышанучы кеше син генә,
Коткарсаң син коткәраласың…-
Елый иде бәйрәм көннәрдә
Кочып үзенең ул карт анасын.
Елый иде тотып йөрәген,
Бар икән дип нинди яралар?
Тик анасы салыр шикелле
Йомшак кулы белән ямаулар.
Кеше бер чак дулый-дулый да,
Укыгачтын аңа җеназа,
Кинәт тынып, көтеп ята күк
Үзенә һаман хөкем, бер җәза.
Ята кеше көтеп җиренең
Гаделлекне яклап раславын.
Килде медаль, кабре өстенә
Койды усак соңлап яфрагын.
КИРӘКМИ БЕЗГӘ СУГЫШ
(кыскартып бирелә)
Әхмәт Исхак
Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
Илебез зур, җиребез киң,
Хисапсыз байлык бездә!
Җир өстендә, җир астында,
Тауларда һәм диңгездә.
Без үз кулларыбыз белән
Төзибез гүзәл тормыш.
Без – тыныч ил төзүчеләр,
Кирәкми безгә сугыш!
ВЕТЕРАННАР
Гәрәй Рәхим
Картаймагыз әле, ветераннар,
Ауропаны саклап калган ирләр;
Хәтерлиләр, сезне данлы юллар,
Хәтерлиләр, сезне азат; илләр,
Илләр, җырлый бәйрәм, көннәрендә
Сезнең яшьлек — җиңу көйләрендә.
Сез аларга ирек китердегез,
Шатлык китердегез өйләренә.
Картаймагыз әле, ветераннар,
Илгә дан китергән тынмас җаннар.
Сезгә тиеш әле бик күп назлар,
Сезгә тиеш әле бик күп язлар.
БИЛГЕСЕЗ СОЛДАТ
Мостай Кәрим
Һәйкәл тора. Имеш, сөйлиләр,
Бу — билгесез солдат һәйкәле.
Билгесезме шушы бакыр кеше?
Билгесезме, хәтер, әйт әле?!
Атакага күтәрелдек бергә,
Ега сукты әҗәл бер мәлне,
Вакытлыча янә терелдем мин,
Ул — мәңгелек сынга әйләнде.
Каршысында түтәл — түтәл гөлләр
Изге ялкын булып яналар,
Баш өстендә таңнан кошлар сайрый,
Эргәсендә сайрый балалар.
Ә артында аның чал бер хатын
(Ил әнисе — улдыр, мөгаен.)
Ничәмә ел инде өнсез елый,
Салкын ташка бәреп маңгаен.
Җиңү! Кояш балкый бер битеңдә,
Бер битеңдә — моңсу ай һаман.
Бер күзеңнән шатлык нуры сибелә,
Бер күзеңнән әче яшь тама…
Сурәт: «freepic.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев