Логотип Идель
Бу – тема!

НИЧЕК ҺӨНӘР САЙЛАРГА?

Җәй якынлаша, күпләрегез үз киләчәге турында уйлана башлыйдыр. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен уку йортын һәм һөнәр сайлау – зур бурыч. Нинди юл сайларга кирәк икәнен әле белмәсәң, борчылма! Бу – нормаль күренеш. Бу мәкаләдә без сиңа үз сәләтләреңне аңлап, ничек һөнәр сайларга икәнен аңлатырбыз.

 

  1. Үзанализ.

Киләчәк турында хыяллана башлаганчы, беренче чиратта үзеңне аңларга кирәк. Ни белән шөгыльләнергә яратканыңны, кызыксынуларыңны язып чык. Мәктәптә нинди предметлар ошый иде сиңа? Нинди эшләрне рәхәтлек белән башкарасың? Үзеңнең көчле якларыңны барла, башкалардан сора, алар сине ничек күрә икән. Синең өчен нәрсә мөһим, шуны аңла: ирек, акча, стабильлек, сәяхәт итү мөмкинлеге, иҗат яки башкасы? Профориентация тестлары үт, ләкин нәтиҗәләр төгәл булмаячак, бу бары тик ориентир.

 

2. Һөнәрләрне барлап чык.

Үз-үзеңне аңлагач, төрле профессияләр белән танышырга кирәк. Моның өчен мәкаләләр укы, видеолар кара, төрле өлкәдәге профессионаллар белән сөйләш, һәр һөнәрнең үзең өчен авыр һәм җиңел якларын билгелә. Университетларда ачык ишекләр көненә йөр, берәр белгечлеккә уку процессына тирәнрәк күз сал. Мөмкинлегең булса, үзеңә ошаган өлкәдә волонтер, ярдәмче булып эшләп кара.

 

3. Сайлау вакыты.

Билгеле бер һөнәрне сайларга курыкма. Ялгышсаң да, тормышны үзгәртергә беркайчан да соң түгел. Үзеңә ошаган һөнәрләрне язып чык, чагыштыр. Һәрберсенең уңай һәм тискәре якларын барла, акча мәсьәләсен, карьера үсеше  мөмкинлекләрен белеш. Үзеңне төрле өлкәләрдә сынап карарга курыкма, бүгенге дөньяда күп кеше бер генә юнәлештә эшчәнлек алып бармый.

 

Киңәшләр:

  • Ашыкма!
  • Реалист бул, үз мөмкинлекләреңнән чыгып эш ит.
  • Чит кешеләрне тыңлама.
  • Яңа һөнәрләрне татып карарга курыкма.
  • Үзеңә ышан!

Сурәт: «freepic.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев