Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕСТ: НИНДИ ҺӨНӘР СИҢА ТУРЫ КИЛӘ?

Бу тест үзеңнең кызыксынуларыңа, көчле якларыңа, ихтыяҗларыңа карап сиңа иң әйбәт туры килгән һөнәрне билгеләргә ярдәм итәчәк. Һәр сораудан бер җавапны сайла. Нәтиҗәләр тест ахырында.

 

1. Социаль челтәрләрдә сиңа нинди контент күбрәк ошый? 

а) мемнар, трендлар, кызык видеолар;

ә) спорт челленджлары, сәяхәтләрдән видео;

б) музыка яки кул эшләре белән бәйле видеолар; 

в) фәнни фактлар, китапларга күзәтү.

 

2. Син ничек итеп ял итүне өстен күрәсең? 

а) сериаллар карау;

ә) саф һавада йөрү, спорт белән шөгыльләнү;

б) рәсем ясау, шигырь язу; 

в) логик мәсьәләләр, мисаллар чишү. 

 

3. Син нинди супер көчкә ия булырга теләр идең? 

а) компьютер технологияләре белән уй/фикер ярдәмендә идарә итү;

ә) бик тиз һәм көчле булу;

б) гади генә әйбердән шедевр ясау;

в) барлык сорауларга җавапларны белү. 

 

4. Нинди жанрдагы фильмнар карарга яратасың?

а) фантастика яки комедия;

ә) экшен яки маҗаралар;

б) тирән мәгънәле драма һәм мультфильмнар;

в) детектив яки фән турында.

 

5. Кеше яшәми торган утрауга эләксәң, үзең белән нәрсә алыр идең?

а) интернетка чыгу мөмкинлеге булган ноутбук;

ә) спорт инвентаре; 

б) кәгазь һәм ручка;

в) китаплар һәм фәнни журналлар. 

 

6. Мәктәптә иң яраткан дәресең нинди (иде)?

а) информатика яки физика;

ә) физкультура;

б) рәсем/музыка яки әдәбият; 

в) математика яки химия.

 

7. Дусларың сине ничек күрә дип уйлыйсың? 

а) «һәрвакыт трендлар турында хәбәрдар!»

ә) «энергияле һәм актив!» 

б) «креатив һәм бай фантазияле!» 

в) «акыллы һәм кызыксынучан!»

 

Ә хәзер нәтиҗәләрне барлыйк. Беренче итеп, кайсы хәрефне (а, ә, б, в) күбрәк сайлагансың, шуны ачыкла. Шуңа карап, түбәндәге җаваплардан үзеңә туры килгәнен сайла.

«а» җавабы күбрәк булган очракта цифрлы технология һәм медиа юнәлеш белән бәйле һөнәрләр, мәсәлән, видеомонтажер, стример, SMM-щик, программист.

«ә» җавабы күбрәк булган очракта спорт һәм актив тормыш рәвеше белән бәйле һөнәрләр туры киләчәк, мәсәлән, скейтбордист, футболист, көрәшче, волонтер.

«б» җавабы күбрәк булган очракта иҗат һәм сәнгать белән бәйле һөнәрләр туры киләчәк, мәсәлән, фотограф, видеограф, биюче, җырчы, төрле график дизайнер.

«в» җавабы күбрәк булган очракта интеллектуаль һөнәрләр туры киләчәк, мәсәлән, телләр өйрәнүче, төрле коллекцияләр җыючы, шахматист, фәнни экспериментлар үткәрүче.

Бу тест сиңа бары тик юнәлеш кенә бирә. Бәлки, син аның ярдәмендә үзеңә яңа һөнәр табарсың.

Рәсем: Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев