Логотип Идель
Бу – тема!

«АКЫЛЛЫ УЕННАР»: ӨСТӘЛ УЕННАРЫ ЧЕМПИОНАТЫ

Бүген, 14 нче май, Казанның Балалар ИТ-паркында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уйлап табылган «Акыллы уеннар» дип исемләнгән өстәл уеннарының республикакүләм чемпионаты узды. Ул быел икенче тапкыр уздырыла. Бу нинди уеннар соң һәм аларның уникальлеге нидә?

«Акыллы уеннар» проекты «Бала-Сити» гомуми белем бирү оешмасы тарафыннан оештырылган. Ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла. Бу программа бүгенге көндә Татарстанның шәһәр, районнарындагы 150ләп балалар бакчасында татар телендә генә алып барыла. Ә «Бала-Сити»ның үзенең оешмаларында өч телдә (татар, рус, инглиз) уеннар уйнатыла. Тәрбиячеләрне бу проекттан файдаланыр өчен махсус өйрәткәннәр. 

«Акыллы уеннар» программасына 4 яшьтән алып 6-7 яшькәчә балалар өчен 10 өстәл уены керә. Аларның уникальлеге – һәр уенның да татар телендә генә алып барылуында. Чемпионатта 6-7 яшьлек балалар катнаша. Алар 5 төрле уенда көч сынаша. Болар – «Түбәтәй», «Нәрсә бу?», «Кара кара», «Мин төзүче», «Мин булдырам» уеннары. Индивидуаль, парларда һәм төркемнәрдә эшли торганнары бар. Һәр уен нинди дә булса күнекмәне үстерүгә юнәлтелгән. Кайсыдыр вак моториканы, конструкцияләүне, күз-кул координациясен яхшырта. Кайберләре, мәсәлән, «Нәрсә бу?» уены фикерләү сәләтен һәм сөйләм телен үстерә. Бу уенда 4 бала өстәл артына утыра, алларында асты көзге булган, дүрткә бүленгән бер конструкция. Тәрбияче бер рәсемне каплап шуңа куя һәм «Нәрсә бу?» ди. Димәк, һәр балага рәсемнең бүленгән дүрттән бер өлеше генә күренә, һәм һәр бала билгеле бер вакыт эчендә чиратлашып бу рәсемдә нәрсә төшерелгәнен уйлап, фикер йөртеп татар телендә дөрес итеп әйтергә тиеш. Вакыт чиген билгеләүдә ком сәгате булыша.

Шулай итеп, «Акыллы Уеннар» балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну арттыра, тел лексикасын, мөстәкыйльлекне һәм үздисциплинаны, иҗади фикерләү сәләтен, игътибарлы булуны, командада эшли белүне, коммуникация һәм тайм-менеджмент күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.

«Бу проектны эшләгәндә күп факторлар исәптә алынды. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның психик процессларын үстерү бик мөһим: игътибар, фикерләү, сөйләм теле, хәтерне яхшырту. Бу уеннар балалар үзлектән шөгыльләнсен өчен каралган: ул керә, уйный, үзе җыеп куя. Үткән елдан аермалы буларак, без быел «Кара кара» уенына да күзәтеп торучы тренер куйдык, чөнки балалар үзләре генә уйнаганда җавапларны рус телендә дә әйтергә мөмкиннәр. Бу дөрес түгел, җавап татар телендә булганда гына кабул ителә», – диде чемпионатның төп судьясы, программаның методисты Гүзәл Мөхәммәтҗәнова.

Шулай ук, аның фикеренчеә, бу программага әти-әниләр, укытучылар тарафыннан ихтыяҗ зур. Ләкин бу уенның реквизитлары, кагыйдәләре ачык кулланылышта юк, чөнки аны махсус педагогик белеме булмаган әти-әни өйдә баласына өйрәтеп утыру артык файда китерми. Бала үз дәрәҗәсендәге яшьтәшләре белән өйрәнергә, үсәргә тиеш. Балалар бакчаларына бу программаны кертер алдыннан, тәрбиячеләрне җыеп, аларга махсус практик һәм теорик курс үткәргәннәр.

Бу чарада шулай ук Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та катнашты. Ул бу проектны бүгенге тәрбия-укыту системасында зур үсеш, кирәкле җимеш икәнен искәртте.

«Уйлый, фикерли белә торган, туган җирен, әти-әнисен, милләтен кадерли, татар телендә сөйләшә белә торган буын безгә бик кирәк. Һәм бу проект шундый балалар тәрбияләүгә хезмәт итә дә инде. Ихтыяҗ зур, киләчәктә дә бу идеяне үстерергә язсын», – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев