Логотип Идель
Бу – тема!

МАЙ АЕНДА ЧЫГАЧАК ДОРАМАЛАР

Май ае Азия дорамаларын яратучылар өчен бик кызу ай булачак! Бу айда яңа, мавыктыргыч сюжетлы һәм шәп актерлар составыннан торган дорамалар көтелә.

 

1. 6 май: Весна молодости (SBS)

Жанр: комедия, романтика

Актерлар: Ха Ю Джун, Пак Джи Ху, Ли Сын Хёб

K-pop суперйолдызын төркеменнән куалар һәм ул көллият студенты сыйфатында яңа тормыш башлый. Ул таныш булмаган дөньяга эләгә, көллияттәге тормышка яраклашырга тырыша. Һәм бер көнне ул талантлы вокалистка һәм клавишчы Ким Бом белән очраша…

 

 

2. 6 май: Твой вкус (ENA)

Жанр: комедия, романтика

Актерлар: Кан Ха Ныль, Го Минся, Ким Син Рок, Ю Су Бин

Дорамада Сеулда югары кухнялы иң яхшы ресторан белән идарә итүче, эре азык-төлек компаниянең варисы Хан Бом У һәм авыл җирлегенең ерак почмагында бер өстәлле ресторан белән идарә итүче шеф-повар Мо Ен Джу турында. Аларның бер җирдә эшли башлаулары ни белән бетәр икән?

 

 3. 12 май: Хон Ран (Netflix)

Жанр: детектив, романтика

Актерлар: Ли Дже Ук, Ом Джи Вон, Ким Чжэ Ук, Чон Га Рам, Пак Пён Ын, Чжо Бо А

 Бай сәүдәгәрләрнең 8 яшьлек уллары югала. 12 ел үткәч ул кисәк кенә әйләнеп кайта, ләкин үзенең балачагы турында берни дә хәтерләми. Апасы табылган малайның чынлап та энекәше булуына ышанмый, аның ниндидер яшерен серләре бар дип уйлый.

 

4. 16 май: Девятый пазл (Disney+)

Жанрлары: детектив, триллер, криминал

Актерлар: Сон Сок Гу, Ким Да Мы

Ун ел элек төп геройның абыйсы рәхимсез рәвештә үтерелә. Җинаятьнең бердәнбер шаһиты була, ләкин ул да шик астына эләгә. Тикшерүне алып баручы Хан Сэм үтерүче И На булуына ышана. И На ун ел узгач, криминаль психолог була. Соңгы алты ел дәвамында ул Сеул полиция идарәсендә криминалистлар төркеменең төп әгъзасы булып тора. Язмыш И На белән Сэм Ханны кабат очраштыра. Алар янәшә эшләргә мәҗбүр булалар, һәм иске шикләр калкып чыккан саен алар арасындагы киеренкелек арта бара. Ләкин үткәнгә ныграк чумган саен, алар аның абыйсының үтерелүе турындагы күңелсез хакыйкатьне ача баралар.

 

 5. 21 май: Неизвестный Сеул (tvN)

Жанр: романтика, комедия

Актерлар: Рю Кен Су, Пак Бо Ен, Ли Чжэ Ин, Пак Джин Ен

Игезәк сеңелләр Ю Ми Джи һәм Ю Ми Рэ тышкы кыяфәтләре белән дә, холыклары белән дә бер-берсеннән нык аерылып торалар. Ю Ми Джи кайчандыр җиңел атлетика белән шөгыльләнгән, хәзерге вакытта берни белән дә шөгыльләнми. Ә Ю Ми Рэ исә карьераны сайлый һәм дәүләт корпорациясендә эшли. Игезәкләр ниндидер билгесез сәбәпләр аркасында тормышлары белән алмашына.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев