Логотип Идель
Бу – тема!

БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ТУРЫНДА СЕЗ БЕЛМӘГӘН ФАКТЛАР

2025 ел бөтен Россия халкы өчен истәлекле. Быел Бөек Ватан сугышына – 80 ел. Әлбәттә, бүгенге көндә сугышта батырларча ил язмышы өчен көрәшкән ветераннар бармак белән генә санарлык. Әмма тарих битләрендә 4 дәһшәтле ел мәңгегә уелып калган.

Саннарга килгәндә, Бөек Ватан Сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итә. 54 миллион кеше хәлак була. 90 миллионы төрле җәрәхәтләр ала. Советлар Союзы Герое исеменә 11500 кеше лаек була.

1941 елда военкоматлар янына якын да килерлек булмый. Ни өчен дисезме? Чөнки ватанпәрвәрлек һәм үз илеңнең киләчәген кайгырту беренче урында тора. Сугышка барырга теләүчеләр арасында күбесе яшь егетләр була.

Алай гына да түгел. Солдатлар арасында хатын-кызлар да була. Саннары 600 меңнән 1 миллионга кадәр җитә. Шуларның 80 меңе офицерлар була. Советлар Союзы Герое исеме исә 87 хатын-кызга бирелә.

Сугыш вакытында мәчеләр дә эшсез ятмаган. Алар окопларны тычкан, күселәрдән «чистартканнар». Ленинград блокадасы тәмамланганнан соң, шәһәргә азык-төлек белән беррәттән песиләр алып килгәннәр. Нәкъ менә алар Ленинградтагы кимерүчеләрне юк иткәннәр дә инде.

Яшүсмерләр дә сугыш тәмамлануга үзләренең өлешләрен керткәннәр. Алар тимер юлларда ялган уклар ясап, составны фронтка түгел, икенче якка җибәрә торган булганнар. Бу эшләре өчен немецлар аларны үтергәннәр, ләкин аңа карамастан, батыр яшьләр үз эшләрен дәвам иткәннәр.

Безнең якты киләчәгебез, тыныч тормышыбыз өчен үз гомерләрен биргән әби-бабаларыбызны беркайчан да онытмабыз!

Фото: Freepik. com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев