Автор автор яңалыклары
-
ЛАГЕРЬ ТУРЫНДА 6 МИФ!
Беренче тапкыр лагерьга барасың, тик ишеткән имеш-мимешләр һәм мифлар аркасында шикләнеп, куркып торасыңмы? Без үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга һәм кайбер мифларны юк итәргә булдык. -
АТ СПОРТЫ: МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ, ПЕРСПЕКТИВАЛАР, МӨМКИНЛЕКЛӘР
Ат спорты иң чыгымлы спорт төрләре рейтингында икенче урында тора (беренче урында – «Формула 1»). Бу спорт шулай ук шактый куркыныч санала, чөнки аттан егылу бишенче каттан яки хәрәкәт итә торган машинадан егылу белән чагыштырырлык. Ат спорты шулай ук иң мавыктыргыч спорт төрләренең берсе, монда кеше белән хайван бергә эшли. -
ТӘҮГЕ ЧАБЫШ (хикәя)
Самир шәһәрдә туып үскән малай. Аның әти-әнисе шунда эшли һәм ял көннәрен дә шәһәр ыгы-зыгысында үткәрә. Шулай да җәйге каникул вакытында Самир әбисе белән бабасы янына кунакка кайта. Балачакта ул җәй буе авылда тора иде. Вакыт узу белән аның шәһәрдә яңа дуслары барлыкка килде һәм Самир каникулларда вакытны алар белән күбрәк үткәрә башлады. -
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ КҮЧМӘ МӘКТӘБЕНЕҢ 3 КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
Өч көн дәвамында кучмә мәктәп кысаларында «Алтын каләм – Золотое перо» фестиваленең катнашучылары үзләрен чын журналист яки язучы итеп хис итте, төрле тәҗрибә белән уртаклашты, яңа дуслар, мөмкинлекләр тапты, ә иң мөһиме – илһамланып кайтты. -
ОСКАР ПРЕМИЯСЕ, АВЫЛ СТАЙЛ ҺӘМ 90 НЧЫ ЕЛЛАР: ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ИДЕЯЛӘР
Инде күптән мәкалә язмаганлыктан «ТАТМЕДИА» төшкә керә башлады инде, һәм менә кабаттан минем бармаклар клавиатура төймәләреннән сикерешә. Тиздән укучыларның иң яраткан бәйрәмнәре җитә. Элек «25 май бәйрәме» генә дия идек, хәзер ул 23 май да, 27 май да, 30 май да була ала, иң мөһиме БДИ ул көнгә туры килмәсен. -
КФУның ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫНДА «ТОТАЛЬНЫЙ ДИКТАНТ-2024» УЗДЫ
20 апрель көнне бөтен Россия буенча «Тотальный диктант» – барлык теләүчеләр өчен ирекле диктант формасында ел саен үткәрелә торган акция узды. КФУ – диктантның Казандагы мәйданчыкларның берсенә әверелде. -
«КӘҖӘ БЕЛӘН САРЫК»: ХЫЯЛЫЙ ДӘВАМ
Менә таң атты. Кәҗә белән Сарыкка тагын юлга чыгарга кирәк. Иң башта Сарык күзләрен ачты һәм Кәҗәне уятырга кереште. Алар урыннарыннан торып, кыр буйлап киттеләр. Ләкин Кәҗә белән Сарык иң мөһим нәрсәне оныттылар. -
ТУКАЙ – БЕЗНЕҢ ЙӨРӘКЛӘРДӘ!
Тукай яши безнең күңелләрдә, Илһам биреп барча дөньяга. -
КАЗАН ЮЛЛАРЫНДАГЫ БЕТМӘС РЕМОНТ: ШӘҺӘР БРИКСка НИЧЕК ӘЗЕРЛӘНӘ?
Мәркәзебез Казанның ел саен матуралана баруына ияләшкән идек инде, ләкин быел шәһәр аеруча интенсив рәвештә үзгәрә, гүзәлләнә, чөнки биредә бу җәй БРИКС Уеннары узачак. Казан мэры Илсур Метшин кисәтүенчә, шәһәр киләсе ике айда зур төзелеш мәйданына әвереләчәк. -
«ЯЛКЫН» КОМИКСЛАР БӘЙГЕСЕНӘ СТАРТ БИРӘ!
«Ялкын»ны телгә алгач, күпләр иң беренче чиратта журналның азаккы битләрендәге әкиятләрне искә төшерә. Ул иллюстрацияле әкиятләр инде ярты гасырга якын «Ялкын»ның аерылгысыз өлеше булып тора, һәм мөгаен, нәкъ менә шул әкиятләр татар телендә комикс сәнгатенең тәүге яралгылары дип саналырга хокуклыдыр. -
«ЯРАҢНЫ КЫСЫПЛАР БӘЙЛИМ ДӘ БЕР»: РӘМИС АЙМӘТНЕҢ «МӘҢГЕЛЕК САГЫШ» ИСЕМЛЕ ҖЫЕНТЫГЫ ДӨНЬЯ КҮРДЕ
21 нче март Халыкара шигърият көнендә Габдулла Тукай әдәби музеенда язучы, журналист, тәрҗемәче Рәмис Аймәтнең «Мәңгелек сагыш» исемле шигырьләр җыентыгы тәкъдим итү кичәсе узды. Кичәдә әдәбият белгечләре, яшь язучылар һәм студентлар кунак булды. -
«САЛАВАТIK» МӘКТӘБЕНӘ КАСТИНГ ИГЪЛАН ИТЕЛӘ!
2 апрель көнне «САЛАВАТIK» МӘКТӘБЕНӘ 4-8 яшьлек талантлы балалар өчен кастинг үтәчәк. -
САЙЛАУЛАРДА ЛЭЙНА КҮЗӘТҮЧЕ БУЛАРАК КАТНАША
Россия Федерациясе Президенты сайлауларында җырчы Лэйна күзәтүче буларак теркәлгән. Ул сайлау участогының эш тәртибе белән танышты, тавыш бирүчеләр белән аралашты. -
УТ ТУРЫНДА МИФ
Бик күптән, әле кешеләр ут кулланмаган вакытта, яшәгән бик мәрхәмәтле егет – Йосыф. -
«DURA LEX, SED LEX»: ШӘХСИ ЭШМӘКӘР БУЛЫП ТЕРКӘЛҮ КАТЛАУЛЫ ЭШМЕ?
Сәлам-сәлам барыгызга да! Казан федераль университетының Хокук факультетында укыганлыктан бүген үземне чын юрист дип хис итеп сезгә юридик консультация бирергә булдым әле. Кайсы сорауга кагылышлы рәвештә, диярсез. Җавабым әзер: шәхси эшмәкәрлек һәм үзмәшгульләр хакында сөйләшербез.