Бу – тема!
ӘФЛИСУНЛЫ КАБАК ПИРОГЫ РЕЦЕПТЫ
Көз көне кабактан тәмле десерт пешерәсе килә, ләкин камыр белән озак мәшәкатьләнергә теләмисезме? Бу бәлешкә нибары 10 минут җитә. Кабак, әфлисун һәм хуш исле тәмләткечләр – аннары калган эшне мич үзе башкара.
Кирәк булачак:
- кабак йомшагы – 500 г;
- шикәр – 1 стакан;
- әфлисун – 1 данә;
- тәмләткечләр – теләк буенча дарчин, мускат чикләвеге, кориандр;
- тоз – бер чеметем;
- кукуруз полентасы – 1 стакан;
- бодай оны – 1 стакан;
- камыр күперткеч – 1,5 чәй кашыгы;
- ванилин – берничә чеметем;
- атланмай – 180 г.
- Башта атланмайны суыткычтан чыгарып куябыз – ул йомшарырга тиеш.
- Бу рецепттагы иң авыр эш – кабакны чистарту. Безгә бары тик йомшагы гына кирәк. Кабыгын әрчибез, орлыкларын алабыз һәм кабакны эре угычтан уабыз.
- Уылган кабакка тәмләткечләр, 1/3 стакан шикәр, әфлисун согы һәм цедрасы кушабыз. Шушы этапта ук кухняга цитрус һәм тәмләткечләр исе тарала башлый.
- Хәзер «камыр» ясыйбыз. Кулларны да артык пычратасы юк: калган шикәрне, полентаны, онны, тозны, ванилинны һәм көпшәкләндергечне бергә кушабыз. Йомшарган атланмай өстәп, валчык хәленә килгәнче уабыз. Булды – нигез әзер.
- Пешерү формасын атланмай белән майлыйбыз. Хәзер бәлешне җыябыз. Барысын да күз белән генә бүлергә мөмкин, ә төгәллек яратучылар коры катнашманы өч, кабаклы эчлекне ике өлешкә бүлә ала.
- Иң аска валчыклы катнашма салабыз, аннары кабак, яңадан валчык, тагын кабак һәм иң өскә кабат валчык җәябез. Иң мөһиме – катламнарны басып тыгызламагыз.
- Бөтен әзерлек якынча 10 минут вакыт ала. Калганын мич үзе эшли. Аны 180 градуска кадәр җылытабыз һәм бәлешне 40–50 минут пешерәбез.
- Бәлешне җылы килеш ванильле туңдырма белән ашарга була. Ә тулысынча суынгач, аның эчендәге катламнар тотрыклана, тәме дә, текстурасы да тагын да кызыграк була: бер үк вакытта йомшак та, кетердәвек тә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН
Нет комментариев