Автор автор яңалыклары
-
РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ: "СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК КЕБЕК БӘЙРӘМ БАРЫ ТИК БЕЗДӘ ГЕНӘ"
22 апрель көнне Казанда Пирамида концерт залында Масштаблы республика проекты – “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгатенең ел саен уздырыла торган XXII ачык республика яшьләр фестиваленә йомгак ясалды. -
ӘГЕРҖЕ РАЙОНЫ КЫЗЛАРЫ – ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ
Казанда IX Халыкара татар теле олимпиадасы һәм «Илһам» яшь ижатчылар бөтенроссия бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды һәм жиңүчеләр бүләкләнде. Чарага республика районнарыннан һәм чит төбәкләрдән мәктәп укучылары, укытучылар, танылган язучылар, дәүләт эшлеклеләре чакырылган иде. -
ДИНАМИКА: КАЗАНДА БИЕРГӘ ЯРАТУЧЫЛАР ӨЧЕН ХАУС-ТУСОВКА БАРЛЫККА КИЛДЕ
1980нче елларны сагыну хисеме әллә Татарстанда уникаль бию-музыка мәдәнияте булдырумы? Ничек хоббины кызыклы һөнәргә әйләндерергә һәм үз янында берләшмә булдырырга – материалыбызда Данил Исламовның тәҗрибәсен сөйлибез. -
УРАЗА ҺӘМ ДӨРЕС ТУКЛАНУ: НӘРСӘЛӘРНЕ ИСТӘ ТОТАРГА КИРӘК?
Изге Рамазан аенда барлык мөселман кардәшләребез ураза тота. Бу айда алар начар гамәлләрне калдырып, хәерлеләрен генә башкарырга тырышалар. Шулай ук, иртә таңнан алып кояш батканчыга тикле ашамый-эчмичә йөрү җиңелләрдән түгел. Аның өчен физик яктан әзер булу мөһим. Бу нәрсә дигән сүз? Әйе, ураза тотар өчен, беренче чиратта, сәхәрдә һәм ифтарда дөрес тукланырга кирәк. Язмада дөрес туклануның берничә ысулын тәкъдим итәбез. -
ЧЕМОДАН: «GAUGA» ТӨРКЕМЕ ЯҢА КЛИП ТӘКЪДИМ ИТТЕ
GAUGA рок төркеме «Чемодан» дип аталган өр-яңа клип тәкъдим итте. «Чемодан» – 28 апрельдә чыгачак яңа альбомдагы җырларның берсе. Бу җыр Gauga төркеме тыңлаучыларына яхшы таныш. Төркемнең фронтмены Оскар Юнысов сүзләренчә, «Чемодан»ның беренче куплеты кызык өчен генә язылган булган. Тик соңрак аннан бу җырны ахырына кадәр язып бетерүен сораганнар. -
АКТАНЫШТА УЗГАН «КИЛӘЧӘККӘ АДЫМ» БӘЙГЕСЕНДӘ ҖИҢҮЧЕ 100 МЕҢЛЕК ГРАНТ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНДЕ
Күптән түгел Актаныш районында «Киләчәккә адым» дип исемләнгән бәйге игълан иттелде. Әлеге бәйгедә укучылар үзләренең проектларын һәм иҗади эшләрен башкарыр өчен бизнес-план төзеп аны якларга тиеш иделәр. -
ҖӘЙГЕ ЯЛЛАР: ЭШ КИРӘКМЕ? АНЫ КАЯН ЭЗЛӘРГӘ?
Җəйге каникулларда эшлəүче студентлар проценты арта. Бу күренешнең сəбəбе берничə: тəҗрибə туплау, үзеңдə дисциплина, җаваплылык хисен тәрбияләү һəм, əлбəттə, акча эшлəү. Лəкин күп кенə студентта «кая урнашырга?» – дигəн сорау килеп туа. Вариантлар аз түгел: кибеттə сатучы, офис менеджеры, официант, җəйге лагерь әйдаманы һәм башкалар... -
«МЕНӘ СИҢА КУШ КУЛЫМ» - ДӨНЬЯДА БЕРЕНЧЕ ИНКЛЮЗИВ БӘБИ-СПЕКТАКЛЬ
16 апрельдә Кәрим Тинчурин театрында дөньяда беренче инклюзив «Менә сиңа куш кулым» спектаклененең премьерасы көтелә. Бәби-спектакльнең режиссеры – Алмаз Садриев. -
ПАНИКАГА БИРЕЛМӘСКӘ! ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕН УЗДЫРУ БУЕНЧА КИҢӘШЛӘР (үз башымнан узганнардан...)
Әй, чыгарылыш сыйныф укучысы, нихәл? Паника башландымы әле? БДИга әзерсеңме? Хыялыңа балларың җитәме? Соңгы кыңгырауны уйладыңмы әле? Бу сорауларны язганда ук баш зыңлый башлый, каз тәннәре чыга. Кемгәдер куркыныч төш булса, кемгәдер чынбарлык... Иптәшләр, сезгә бераз булышасым килә. Бер-ике, өч, биш... күп киңәш белән, гомумән үз башымнан үткәннәрдән чыгып. -
ТУГАН КӨН
Яратам да инде мин туган көннәрдә кунак булырга! Кечкенәрәк чакта бу бәйрәм туйганчы уйнап, тәмле ризыклар белән сыйланып уза иде. Үскән саен күңеллерәк уеннар белән сыйлыйлар кунакларны. Беркөнне Маратның туган көнен батут үзәгендә бәйрәм иттек, шундый күңелле булды. -
БАЛАЛАР КИТАБЫ КӨНЕ УҢАЕННАН «САБАНТУЙ» ЖУРНАЛЫ ГАИЛӘ БӘЙРӘМЕ ҮТКӘРӘ!
2 апрель – балалар китабы көне уңаеннан, «Салават күпере» журналы Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә гаилә бәйрәме үткәрә һәм редакция тарафыннан нәшер ителгән өр-яңа әкиятләр сериясен тәкъдим итә. -
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛ ТЫШЛЫГЫНДА ТӨШӘРГӘ ТЕЛӘҮЧЕЛӘР ӨЧЕН КАСТИНГ ИГЪЛАН ИТӘ!
Соңгы айларда үзләрен журналыбыз тышлыгында күрергә теләүче егет-кызлар артып китте. Без аларны бик яхшы аңлыйбыз: «Ялкын» көннән-көн чибәррәк, яктырак һәм кызыклырак була бара. Димәк, без журналның май саны тышлыгында төшәргә теләүче яшүсмерләр арасында кастинг игълан итәргә булдык! -
АНАТОЛИЙ ИВАНОВ: «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК ФЕСТИВАЛЕНЕҢ МӘДӘНИ ӘҺӘМИЯТЕН РЕСПУБЛИКАНЫҢ БАРЛЫК РАЙОН БАШЛЫКЛАРЫ БИЛГЕЛИ»
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика яшьләр фестиваленә югары бәя бирде. Аның әйтүенчә, фестиваль хәрәкәте – ул республиканың зур байлыгы. -
ЯҢА БӘЙГЕ: «МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ» ЯШЬ ШАГЫЙРЬЛӘР ЭЗЛИ!
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе һәр ел яшь, талантлы музыкантларга зур сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге биреп килде. Ә Бу елда узачак акция сәхнәсенә без шигъриятне дә чакырабыз. -
МӘҢГЕЛЕК БӘХЕТ
– Ни дисәң дә, вакыт тиз үтә шул... Быел Зөһрәне мәктәпкә түгел, вокзалга озатасы булачак, – дип быел 11 сыйныфны тәмамлаган Зөһрәнең әти-әнисе өстәл алдында сөйләшеп утыралар иде. Бер яктан, алар кызлары өчен бик сөенәләр, аның белән горурланалар – имтиханнарын да шактый югары балларга тапшырды, ә икенче яктан, әлбәттә, һәр ата-ана шикелле, баласын икенче шәһәргә – яңа юлга озату алар өчен бик борчулы булды.