Логотип Идель
Иҗат

ЧИП

Хикәянең беренче биш өлешен бу сылтама буенча  укый аласыз.

V

Өйгә кайткач та үземне кая куярга белмәдем. Йоклый да алмадым. Чәчәкне кайдан табарга соң? Социаль челтәрдә сораштырып карадым. Кайсы ак розаны зәңгәргә буярга кушкан, кайсы бездә зәңгәр сабын розалары бар дип язган. Ничек тә Рифатны табарга кирәк. Телефон номерын да алмадым, ичмаса. Шулчак бүлмәгә әти керде. Дәү әни янына барып кайтырга чакырды.

Дәү әниләрнең күршеләрендә җиргә иңеп барган бер ташландык йорт бар. Без балачакта гел аның бакчасына алма ашарга керә идек. Бу юлы да шунда сугылып чыгарга булдым. Уйланып утырганда, каршыма чәчләренә чал кергән, бөкресе чыккан, таякка таянган бер әби килеп чыкты. Иреннәре зәңгәрләнгән, күзе белән бер төстә, диярсең. Ап–ак тәне аша, кан тамырлары беленә.

–  Айзилә, миндә син эзләгән әйбер бар, – диде ул.

Кайдан белә ул минем исемне? Үзе кем? Уйларымны укыгандай, әби дәвам итте.

–  Мин Гөлфия апаң булам, миңа булышсаң, сиңа да ярдәм итәрмен. Зиратка барышым. Бер каберне җыештырырга булыш әле миңа. Үзем генә булдыра алмам, – диде әби.

Зиратта тынлык иде. Гөлфия әби төртеп күрсәткән каберне чистарта башладым. Күптән кеше кулы тимәгән икәне сизелеп тора. Кабергә чүп үләннәре үскән, ташы да ауган, өстенә туфрак коелган. Корыган ботакларны җыеп кырыйга чыгарып куйгач, кызыксынып, таштагы язуны укырга булдым. Шул чак өстемә салкын су сиптеләрмени? Ташта Җәләлиева Гөлфия Камал кызы дип язылган иде. Башым әйләнеп китте. Бу Гөлфия әбинең кабере түгелме соң? Күпме эзләсәм дә, минем белән килгән Гөлфия әбине таба алмадым. Аңладым, ул инде күптән үлгән хатын икән. Бер туганы да юк, каберен караучы да булмаган. Шул чак кабер өстендә үсеп утырган чәчәккә күзем төште. Әле генә юк иде югыйсә. Бу – зәңгәр таҗлы роза иде.

Чәчәкне яшереп, машинага кереп утырдым. Юлы буе саташтым ахыры. Колагыма әниемнең, әтиемнең: “Кызым, уян», дигән сүзләре ишетелде.

Бу чәчәкне тизрәк Рифатка бирергә кирәк иде. Эзләп йөрисе булмады, иртән СМС килде. «Бүген сәгать алтыда институт артында». Тиешле урынга вакытында килеп җитсәм дә, берәү дә юк иде. Инде китәм дигәндә генә кулымнан берәү тотып алды. Рифат.

–  Таптыңмы? – диде ул коры гына.

–  Таптым.

–  Сине бәяләп бетермәгәнмен, тиз таптың, әйдә, коткар дөньяны, – диде ул мыскылы гына караш белән елмаеп.

Теге кан исе килгән бүлмәгә кердек. Рифат чәчәкне катнашмага кушкан арада, мин ялгышып бер бүлмәгә эләктем. Монда тимер исе килә иде. Ул бүлмәдә тагын берничә ишек. Һәрберсен ачып чыктым. Берсе генә ачылды. Ә анда... меңләгән робот иде. Шул чак кына акылыма барып җитте, монда бит кеше роботка әйләнми, аннан робот ясыйлар. Мине эзләп килгән Рифатның ачулы карашын күргәч барысын да аңладым. Моны ул эшли, ул кешеләрне көчләп роботка әйләндерә. Бир миңа кире чәчәкне, дип таләп иттем. 

Тик ул үзе робот сыман иде. Күзләрендә нур юк. Шаркылдап көлде генә. Юк инде минем матур Айзиләм. Бүләкне кире бирергә ярамый. Әйе, мин – начар кеше, сине ялганладым. Тик син үзең мина булыштың. Син мине танырсың дип уйлаган идем. Танымадың. Бу бит – мин, Фәрит. Ә тагын Рәсим. Шулай төрле кыйяфәткә керә алам. Тик күзләрем үзгәрми. Әмма син, телефондагы дөньяга алданып, күзләремнән кемлегемне укый алмадың. Шунысын да әйтим, мин кеше түгел.

Ул да түгел, Рифатка өстәмә куллар үсеп чыкты, аяклары дүрткә әйләнде. Куркуымнан калтырый башладым. 

–  Беләсенме бу чәчәкне нишләтәм мин? Хәер, белмисең, син бит – чираттагы телефонга бәйле колым. Аңың томаланган. Мин – синең хужаң. Хәзер мин әйткәннәрнең барысын да үтәргә тиеш буласың. Минем кулымда төнәтмә. Аның белән мин кешеләрнең чипларына тидереп, вирус кертәм. Тик менә зәңгәр чәчәгем беткән иде. Тиз табып килүең яхшы булды әле. Синең кулыңдагы чип та ясалма түгел. Әйдә, кешеләрне бергәләп телефонга бәйле итәбез, вирусны тизрәк таратыйк, – диде Рифат. – Танышың Нәзилә дә минем кулымда. Син бит аны гел китаплар укыганга яратмыйсың, әйдә бергә аны роботка әйләндерәбез, – диде дә, күрше бүлмәгә чыгып китте.

Шул арада Нәзилә үзе Айзилә янына йөгереп чыкты. Аның кулында энә иде.

–  Айзилә, менә бу энә ярдәмендә бармагыңнан кан чыгар. Чипка тидерәсе төнәтмәгә, кеше каны салынырга тиеш. Шул вакыт төнәтмә үз көчен югалта. Кеше каны гына роботны кире кешегә әйләндерә ала. Теле дә, милләте дә кешенең канында саклана. Шул чакта гына без кешелекне саклап кала алабыз, мин боларны китаплардан укып белдем, – диде Назилә һәм Рифат күрмәсен, дип китеп югалды.

Күзләремне чытырдатып йомдым да, имән бармагыма шул энәне кададым. Кып–кызыл берничә тамчы кан бәреп тә чыкты.

Рифат, сиңа ярдәм итәргә булдым, әйдә төнәтмәне бергә әзерлибез, дигән булып, булышырга талпындым. Рифат, шикләнсә дә, ашыгуы аркасында миңа рөхсәт бирде. Берничә тамчы канымны төнәтмәгә кушканымны сизми дә калды. Шунна соң без бу төнәтмәне роботларның чипларына тидереп чыктык. Ахыр чиктә минем аякларым тотмый башлады, егылдым. Шуннан берни хәтерләмим.

Дәвамы бар.

Хикәя авторы – Мозаффарова Язилә Рамил кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев