«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ФИНАЛЫ КАЙДА УЗА?
6 май көнне «Татмедиа» бинасында Республикалүләм «Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестиваленең финал этабы һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Чара Татарстан мәктәпләрендә эшләп килүче медиа-командаларны бер мәйданчыкта берләштерәчәк.
Фестиваль мәктәп журналистикасын үстерүгә, укучыларның иҗади потенциалын ачуга һәм яшьләр арасында ватанпәрвәрлек кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелгән. Анда мәктәп газеталары, журналлар, радио һәм телевидение студияләре, SMM-проектлар һәм башка медиаформатларда эшләүче командалар катнаша.
Финал көне дәвамында катнашучылар өчен белем бирү һәм практик чаралар каралган.
Программа 08:30 сәгатьтә теркәлүдән башланачак.
09:00 сәгатьтә фестивальнең рәсми ачылышы узачак.
Аннан соң укучылар «Вертикаль видео» һәм «Ясалма интеллект» темаларына багышланган практикумнарда катнашачак. Шулай ук финалистлар өчен «Татмедиа» буенча экскурсия, кейслар белән эшләү, темаларны анализлау һәм очрашу оештырылачак.
Фестивальнең төп этабы – җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы – 15:00 сәгатьтә «Татмедиа»ның брифинг-залында узачак.
Фестиваль җиңүчеләре өчен шәп яңалык та бар: алар «Алтын каләм» – «Золотое перо» фестиваленең финалына үтү мөмкинлегенә ия булачак. Бу карар 2026 елда «Алтын каләм» фестиваленең 30 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан кабул ителде.
Фестивальдә ике төп номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк: «Рус телендәге мәктәп медиасы» һәм «Татар телендәге мәктәп медиасы». Шулай ук фестивальнең төп бүләге – «Иң яхшы мәктәп ММЧ» Гран-при тапшырылачак. Гран-при ияләре «Тур для СВОих» Россия социаль туристик маршруты кысаларында сәяхәткә барачак.
Чара турында мәгълүмат:
Дата: 6 май
Урын: «Татмедиа», Казан, Декабристлар ур., 2
Вакыт: 08:30-16:00
Бүләкләү тантанасы: 15:00, брифинг-зал
ММЧ өчен контактлар: 89393826396
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
4 мая 2026 - 15:36
«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ФИНАЛЫ КАЙДА УЗА?
-
4 мая 2026 - 09:37
РОСОБРНАДЗОР БДИ ТАПШЫРУ АЛДЫННАН УКУЧЫЛАРНЫ ТИКШЕРҮНЕ ТЫЙДЫ
-
30 апреля 2026 - 10:21
V КАЗАН ЯШЬЛӘР САММИТЫ 40 ИЛДӘН 300 ДЕЛЕГАТНЫ ҖЫЯЧАК
-
29 апреля 2026 - 15:20
МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ТАТАРСТАНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛЫР?
Нет комментариев