Логотип Идель
Белми калма

«КИНО ГРАМОТАЛЫЛЫГЫ ДӘРЕСЛӘРЕ» РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ТӘРБИЯ ЭШЕНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ БУЛАЧАК

Россиянең белем бирү оешмалары «Кино грамоталылыгы дәресләре» проектына керә алачак. Ул укучыларны һәм студентларны заман геройлары турында төшерелгән фильмнар һәм сериаллар белән таныштыруны күздә тота.

Россия халыклары бердәмлеге елында педагоглар «Герои большой страны» кинопремиясе материалларын тәрбия эшендә куллана алачак.

Программага 2026 ел премиясенең кыска исемлегенә кергән иң яхшы проектлар кертелгән. Быел шорт-листка 532 гаризадан сайлап алынган 55 эш кергән. Алар арасында «10 дней до весны», «Екатерина Великая», «Про людей и про войну», «Комитет», «Тыловики» фильмнары һәм сериаллары, шулай ук башка әһәмиятле кинопроектлар бар.

Проектта дәресләр үткәрү методикасына аерым игътибар бирелә. Ул укучыларга уңай һәм тискәре геройларны аерырга, сюжет линияләрен анализларга, заманча кинога карата үз фикерләрен формалаштырырга ярдәм итә. Актер Виктор Хориняк билгеләп үткәнчә, герой темасы сәнгатьтә дә, җәмгыять тормышында да мөһим урын алып тора.

Материаллар «Мотивирующие уроки» платформасында урнаштырылачак һәм барлык белем бирү оешмалары өчен бушлай ачык булачак.

Проектны оештыручылар белдерүенчә, әлеге инициатива үзенең нәтиҗәлелеген инде күрсәткән. Алты ел эчендә «мотивирующие уроки» Россиянең барлык 89 төбәген колачлаган. Оештыручылар фикеренчә, мондый формат укучылар һәм студентларның шәхес буларак үсешенә ярдәм итә, шулай ук аларга тормыш кыйммәтләрен аңларга булыша.

Материаллар Россия Мәгариф министрлыгы катнашында әзерләнгән. Проект яшьләрдә кинематографка карата кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев